ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

0111300095523000002 номерлы  муниципаль контрактны үтәү йөзеннән  2023 елныж 25 февраленнән  2023 ел  азагына кадәр шәхси эшмәкәр «Мадьянкин С.А.» Буа шәһәре территориясендә сукбай хайваннар санын җайга салу  һәм этләрне тоту буенча эш алып барачак. Контракт нигезендә башкаручы ел ахырына кадәр хайваннарны планлы һәм планнан тыш (шәһәрлеләр мөрәҗәгатьләре буенча) аулый. Хайваннарны тоту гамәлгә ашырылмаган чорда шәһәр халкыннан алынган барлык заявкаларны 3-30-84 телефоны буенча җыялар.

«Электр энергетикасы турында» 2003 елның 26 мартындагы 35-ФЗ номерлы федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 июнендәге 1178 номерлы «Электр энергиясен кулланучыларның энергия кабул итү җайланмаларын электр челтәрләренә технологик тоташтыру һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карары нигезендә, тарифларны җайга салу органы тарафыннан технологик тоташтырганда сорала торган максималь егәрлеккә 1 кВт өчен ташламалы түләү ставкасы билгеләнде.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында торак сертификаты Гафуровлар гаиләсенә тапшырылды. Бу шатлыклы мизгелләр белән бүлешергә гаилә тулы составта килде. Күпләргә үрнәк булырлык гаилә башлыгы Искәндәр Әнсар улына сертификатны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов тапшырды. Гаилә 2012 елдан бирле исәптә тора.

1 март-Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.

Наркомания проблемасы- көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Наркотиклар кулланган кеше җәмгыять өчен реаль куркыныч тудыра. Андый кешеләр эшкә урнашмый, туганнарын һәм дусларын рәнҗетә, җинаять кыла. Наркоман яшүсмерләр киләчәктә бала табу мөмкинлегеннән мәхрүм булалар яки начар үсеш кичергән сабыйларны тудыралар.

1 марттан Россиядә яфракларны һәм чүп-чарны яндыруның, бакчаларга мангаллар куюның яңа кагыйдәләре үз көченә керәчәк.

РФ Хөкүмәтенең "Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында" 2020 елның 16 сентябрендәге  1479 номелы карары белән расланган янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

«Хәерле юл, алга!» - дип бизәлгән иде Мәдәни үсеш үзәге бинасы. Буада кадерле укытучыларыбызга һәм тәрбиячеләребезгә багышланган елга старт бирелде. «Без «Ел укытучысы-2023», «Педагогик дебют», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Кеше тәрбиячесе» һәм «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика һәм Бөтенроссия конкурсларының муниципаль этабы призерларын һәм лауреатларын хөрмәтләдек.Бүген сәхнәгә педагог һөнәре-гаилә тормышына әверелгән укытучылар  чыкты, » - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

Күл Черкене авылында яшәүче хатын-кызлар махсус хәрбия операция башланганнан соң  утыз пардан артык йон оекбашлар җибәргәннәр. Ә хәзер Дания Хәйруллинаның тормыш иптәше курокка басу өчен уңайлы бияләйләр бәйләргә киңәш итте. Ир-ат андый бияләйләрне армиядә хезмәт иткәндә кулланганын  искә төшерде. Хатын-кызлар, үз чиратында, баш бармакка өстәмә урынлы бияләйләрне бәйләргә өйрәнделәр. Якын арада үз эшләнмәләрен мобилизацияләнгән якташларына ярдәм күрсәтү штабына илтәчәкләр

2023 елның  март аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:

эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән башлап.


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов күптән түгел сабыйлары дөньяга килгән махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гаиләләрдә булды, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Әйтик, Иван һәм Мәликә гаиләсендә икенче кыз бер ай элек, әтисе Иван  хәрби зонада хезмәт иткән вакытта туган. Иванга гаилә шартлары буенча ял бирделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең беренче утырышы узды.

Беренче чиратта утырышта Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган узган утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында доклад яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International