ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхәттарова һәм Буа шәһәре прокуроры ярдәмчесе Ришат Гыйззәтуллин Буа районының Казначылык департаментының территориаль бүлеге инициативасы белән оештырылган семинарда катнаштылар. Семинар кысаларында хезмәткәрләр өчен дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу турындагы закон таләпләрен үтәүне тәэмин итү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәү мәсьәләләре дә күтәрелде. Буа шәһәре прокуроры ярдәмчесе Ришат Гыйззәтуллин керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында мәгълүмат бирү мәсьәләләренә тукталды. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхәттарова методик тәкъдимнәрдәге төп аспектларны яктыртты. Коррупциягә каршы тору белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде.

 


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 8 декабрендә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр бизнес алып бару белән бәйле ярдәм һәм башка сораулар буенча хатын-кыз эшкуарлары өчен кайнар линия булачак.

Метеорологик фараз

Казан буенча: аязучан болытлы. Явым-төшемсез. Җил көньяк 2-7 м/с. Төнлә һәм иртә белән минималь һава температурасы -15..-17, аязганда -20гә кадәр. Көндез максималь һава температурасы 11..-13˚. Юлларда бозлавык.

Ел саен Россия юристлары Ассоциациясе оештыручылар һәм партнерлар белән берлектә Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант үткәрә. Диктант 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән.  Сорауларның төп темасы: Россия Федерациясе Конституциясе, хезмәт, гражданлык, гаилә хокуклары, ватандашлар хокуклары. Тестта юрдиктант.рф.  сайтында теләгән һәркем катнаша ала. Ул 40 сораудан тора, җаваплар өчен 60 минут вакыт бирелә. Тест тәмамлангач, һәр катнашучы шәхси нәтиҗә белән диктант узу турында сертификат ала, шулай ук хаталар буенча мәгълүмат материалларына керә ала. Исегезгә төшерәбез, беренче диктант 2017 елда узды һәм 55 меңнән артык катнашучы җәлеп ителде, 2018 елда теркәлгән катнашучылар саны 165 мең кеше тәшкил итте.

     Инвалидлар  ункөнлеге кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәтләр алучылар белән «Даруларсыз сәламәтлек» дигән темага әңгәмәләр уздыру оештырылган. Бу эшкә Буа медицина училищесы студентлары-волонтерлары җәлеп ителде.

Буа шәһәр прокуратурасы 20 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд егетне РФ Җинаять кодексының 112нче статьясының 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (сәламәтлеккә белә торып уртача авырлыктагы зыян китерү).

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхәттарова һәм мәгариф идарәсе методисты Рәисә Ярхунова 2022 елның 6 декабрендә " Син законны беләсеңме. Коррупция нәрсә белән куркыныч? " дигән уен программасын М. М. Вахитов исемендәге гимназиядә уздырды.

2022 елның 3 декабреннән Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача температура нормадан 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-салкын һава торышы (-16..-26°) саклана . Республикада аномаль-салкын һава торышы 2022 елның 9 декабренә кадәр булачак.

2022 елның 9 декабрендә инвалидлар  ункөнлеге кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Буа районы делегациясе Казанда җыелу пунктында мобилизацияләнгән ир-атлар белән янә очрашты. Сугышчыларга ике квадрокоптер, коткару юрганнары һәм жгут-турникетлар тапшырдылар. Шулай ук медикаментлар партиясен һәм гуманитар ярдәм алу пунктында җыелган әйберләрне китерделәр, дип хәбәр итә район администрациясе. Буа районы башлыгы үз телеграм-каналында хәрби хезмәткәрләрдән рәхмәт  сүзләре белән видео урнаштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International