Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 2022 елның 7 ноябреннән 11 ноябренә кадәр товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырылды.
Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча, шулай ук 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин. 8(84373) 2-52-59
Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева Захаровлар гаиләсендә булды.
Диана Захарова Ватанны сакларга ирен озатты. Андрей Захаров – «ТКХ Буа күптармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ (Инженерлык челтәрләре) оешмасында механизатор, сентябрь ахырында мобилизацияләнгән. Хәзер ул Үзәк хәрби округ өлешендә хәрби хезмәт уза.
Аларның Ева исемле кызлары бар. Аңа 1 яшь 9 ай. Баланы карарга хәзер Диананың әбисе булыша. Сабый бакчага йөри. Моның өчен гаиләдән акча алмыйлар. Телекоммуникация операторы да бушлай хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте, дип сөйләде хуҗабикә.
Гаилә башлыгы кайткач, алар күптән планлаштырылган максатларын тормышка ашырырга - ремонт ясарга телиләр. Ә әлегә кызлар әтиләре белән телефон аша даими элемтәдә торалар.
2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшлиячәк.
Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәләрдә закон чыгару һәм хокук куллану эшен камилләштерү буенча чараларның активлашуы белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек институтларының ролен күтәрү күзәтелә.
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 756 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесенең «Татарстан Республикасы граждан оборонасының әзерлеген арттыру турында» 2022 елның 21 октябрендәге 8 номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 9 ноябрендә Россия Федерациясе субъектларында Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 19 октябрендәге 757 номерлы Указы нигезендә гражданнар оборонасы буенча органнар белән өйрәнүләр үткәрелә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Җитди явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с.
Төнлә минималь температура 0..-2˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +1. +3˚.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында Буа районында 5 меңнән артык агач үсентесе утыртылды. Бу хакта социаль челтәрләр битендә район башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте.
Әле кичә генә бәйрәм ителгән халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авылда зур бәйрәм кичәсе оештырылды.
Бәйрәмдә Яңа Тинчәле авылы горурлыгы - Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты. Ул туган якларына кайтып матурлана торган авыл мәчетен, күл тирәсен карап узды. Бу мөһим эшләр аның махсус катнашында эшләнгәнен дә әйтеп китик.
Финанс оешмалары хезмәтләреннән файдаланучыларның финанс белемен, якланганлыгын һәм канәгать булуын арттыру максатларында Россия Банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган электрон технологияләр һәм сервисларның куркынычсызлыгына клиентларның ышанычы дәрәҗәсен билгеләү өчен сораштыру уздырыла.
Финанс инструментларын куллану куркынычсызлыгына бәйле куркынычларны бәяләү бурычы өстенлекле булып тора. Аерым инструментларның һәм технологияләрнең яклануының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы финанс югалтуларына китерә һәм тулаем алганда Россия Федерациясе финанс системасына ышанычны какшата.
Анкета узу (физик һәм юридик затлар өчен) кушымтада бирелә торган QR-код буенча мөмкин.
Бу бәйрәм үз илен яратучыларны, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланучыларны берләштерә. Киләчәктә дә Ватанга тугрылык, аның бөек тарихы турындагы хәтер илнең төп таянычы булып хезмәт итсен. Бары бергә, бердәмлектә, без теләсә нинди катлаулы бурычларны үти һәм барлык сынауларны да җиңә алабыз.
Татарстан Республикасы һәм Буа районы һәрвакыт төрле милләт, мәдәниятләр һәм конфессияләр вәкилләренең уртак максатларга ирешү өчен берләшергә әзер булулары белән аерылып торды.
Буа медицина училищесының волонтер студентлары Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан Буа шәһәре картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортта концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Укытучы Л.В.Зәкиева җитәкчелегендә концерт программасында дәртле һәм популяр җырлар, бию композицияләре яңгырады, аларның барысы да өлкән буын кешеләренә туры килде. Волонтерлар барлык тамашачыларга үзләренең җылысын һәм бәйрәм кәефен бүләк иттеләр.
- Чараның максаты-бәйрәм атмосферасын булдыру, шулай ук буыннар арасындагы бәйләнешне үстерү һәм ныгыту, дип билгеләп үтте оештыручылар.