ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Көзге мәрхәмәт атнасы» Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга волонтерлык ярдәме күрсәтү буенча эш алып барганнар.

 

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе исегезгә төшергәнчә, «физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар бушлай һәм теләсә кайсы вакытта көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган физик затны исәпкә кую турында электрон таныклыкны йөкли алалар. Документ салым органы  вазыйфаи заты имзалаган һәм мөһер белән расланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.

Ел саен үткәрелә торган «Көзге мәрхәмәт атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен өстәл уеннары кичәсе уздыра. Уен терапиясе-олылар белән эшләүнең иң популяр юнәлешләренең берсе. Социаль хезмәт алучыларда шашка, домино һәм лото кебек  өсәл уеннары зур кызыксыну уята.


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Буа районына килде. Визит кысаларында ул Буа шәһәренең өлкәннәр өчен интернат-йортында булды, шулай ук эшлекле киңәшмә уздырды. Көн тәртибендә – мобилизацияләнгән гаиләләргә, аларның балаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирү.

 

Бүген Чүпрәле районында хәрби хезмәткә чакырылучылар Спартакиадасы узды. Балалар ярышлар программасын бик яхшы үтәделәр һәм гомумкоманда зачетында мактаулы 2 урын алдылар. Бу аларга 25 ноябрьдә узачак Спартакиаданың киләсе этабында катнашу хокукын бирә.

Укучыларга республика этабында уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы территориясендә базарларда һәм ярминкәләрдә намуссыз тәртипне булдырмау буенча тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның максаты – керемне арттыру, контроль-касса техникасын закон белән билгеләнгән очракларда бөтен җирдә куллану хисабына күләгә әйләнешен киметү.

Республикада газлаштыруга кадәрге потенциал 18 меңнән артык йорт хуҗалыгын тәшкил итә. Росреестрда хәбәр итүләренчә, татарстанлыларга программада катнашу өчен милек хокукын рәсмиләштерергә кирәк.

 

Бүген, 2 ноябрьдә, Татарстан Росреестры күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасы белән Башкортостан Республикасы арасында чик турында мәгълүматлар кертте. Аның гомуми озынлыгы 498 километр.

Татарстан Росреестры элегрәк хәбәр иткәнчә, ике субъект арасындагы чик аларның мәйданын һәм конфигурациясен үзгәртмәгән.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республикадагы кебек Буа районында да гуманитар ярдәм җыю эшенә төзәтмәләр керткән штаб төзелде. Буалылар ветераннар Советы бинасында урнашкан җыю пунктына азык-төлек җыелмалары, медикаментлар, кием-салым һәм шәхси гигиена чаралары алып килделәр.

 

 Булачак ябык футбол манежында Буада төзелеш эшләре тәмамлана. Хәзер объектта җиһазлар урнаштырыла. Манежны ачу ноябрь урталарында планлаштырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International