2022 елның 2 ноябрендә Буа муниципаль районының утырышлар залында 9:00 сәгатьтә узачак акча-кредит сәясәте буенча Россия Банкы (ТР МК) коммуникация сессиясенә чакырабыз.
Чара акча-кредит сәясәте, Россия Банкы эше, төбәк икътисады үзенчәлекләре белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак. Сессия нәтиҗәләре буенча спикерларга сораулар бирергә мөмкин.
2022 елның 2 ноябрендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты заказчыларны «Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ «Биржа мәйданчыгы» Республика маркетинг үзәге функцияләре агрегаторы эше белән таныштыру максатында заказчылар өчен бушлай белем бирүче вебинарлар уздырачак.
Маркетплейс Кытай һәм Россия сыйфатлы товарлары җитештерүчеләрне һәм эшкуарларны берләштерә. Эшкуарлар Озон, Wildberries һәм Россиянең башка сәүдә мәйданчыкларында киләчәктә сату өчен кирәкле товарларны сатып ала һәм хәтта үз брендлары астында товар җитештерә ала.
Сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү чаралары, сәнәгать кластерларының яңа режимының төп параметрлары турында - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карточкаларында.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә сәнәгать кластерларының яңа режимы эшләп китәргә тиеш.
2022 елның ноябрь аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:
эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән башлап.
Дата / Урам
2022 елның ноябренә Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару ГРАФИГЫ.
Мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен хәйрия счетына район халкыннан, предприятие һәм эшмәкәрләрдән кергән акчалардан файдалану турында хисап. Исегезгә төшерәбез, районда мобилизацияләнүче якташларга ярдәм итү өчен хәйрия ярдәме җыю оештырылган. 29.10.2022 ел торышына счетка 1 339 495,00 сум акча керде.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Адав-Толымбай авылыннан мобилизацияләнгән Илһам Рәхимовның әнисе янында булды. Район башлыгының мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашу кыссаларында оештырылган чираттагы күрешү бу. Әлеге мәгълүматны ул үзенең vk.com. социаль челтәре битендә хәбәр итте.
Илһам Рәхимов-Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең иң яше, киләсе атнада аңа 24 яшь тула. Әнисе Дилә Рәхимова улының хәрби комиссариатка чакыру
Россия Федераль салым хезмәте сайтында промо бите эшләтеп җибәрелде (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) анда салымнарны түләү һәм хисаплылыкны тапшыру буенча мобилизацияләнгән гражданнарга нинди ташламалар турында тәфсилләп язылган.
29 октябрьдә, Россиядә автотранспорт хезмәткәре көне яки автомобиль йөртүче көне билгеләп үтелә. Машина йөртүчеләргә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.
«Котлыйбыз, шоферлар! Без сезгә үзебезнең һәм балаларыбызның тормышын ышанып тапшырабыз», - дип язды Ранис Камартдинов.
Буада «Буа» автотранспорт предприятиесе эшли, аңа быел 10 ел тула. Нәкъ менә алар шәһәр яны, шәһәр маршрутларын һәм безнең район мәктәп укучыларын йөртә.
Ранис Камартдинов машина йөртүчеләргә юлларының җиңел һәм куркынычсыз булуын теләде
29 октябрьдә Буада шикәр заводы паркында агачлар утырттылар. Акциягә район хакимияте хезмәткәрләре кушылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәр чыршының ничек утыртылганын шәхсән үзе тикшерде. Социаль челтәрләрендә дә узган акция турында сөйләде .
- Көнне игелекле эшләрдән башладык! Миләшләр генә утыртылган парк территориясенә яшь чыршылар да утырттык. Шәхсән һәр агачның ничек утыртылганын карадым, хәзер инде үсеп китсеннәр иде, - дип язды Ранис Камартдинов.
Шикәр заводы паркында барлыгы 45 ылыслы агач үсентесе утыртылды.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Үзәк паркта скейт-парк янында язулы тактачыклар урнаштырып, исемле чыршыларны район башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин утырттылар.