ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эш сәфәре кысаларында республика Президенты урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде.

Буа районы урып-җыюга беренчеләрдән булып кереште. Бүгенге көнгә көзге култураларның 79% ы җыелган.

Районда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 74 мең тонна ашлык суктырылган,уңдырышлылык-41 ц/га. Берничә көннән район аграрийлары сабан бодае җыюга керешәчәкләр.

Район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә «Авангард» ҖЧҖнең яңа терлекчелек комплексын карадылар.

2022 елның 11 августыннан 19:00 сәгатьтән 2022 елның 12 августына 19:00 сәгатькә кадәр Канаш дистанциясе инфраструктурасының хезмәткәрләре Зөя-Ульяновск юнәлешендә 120 чакрымдагы Буа-Боерган тимер юл аркылы чыгу урыны чикләрендә ремонт эшләре башкарачаклар  (җәелмәне чистарту һәм тимер юл аркылы чыгу урыннарына асфальт салу). Эшләр башкарган вакытта тимер юл аркылы чыгу урыны буенча автотранспорт йөрүе берьяклы тәртиптә генә башкарылачак. Инфраструктурада ремонт эшләрен үткәрү поездлар һәм автотранспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

2022 елның 16 августына 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Варфоломеева Елена Евгеньевнаның гражданнарны бергәләп кабул итүе планлаштырылган. Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре өчен «Skype» программасына турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә Буа районы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, «Русский Стандарт Водка»  ҖЧҖ филиалы «Буа спирт заводы» һәм «Буа» сәнәгать паркы резидентлары белән аралашты. Шулай ук Т.И.Хәсәнов балык үстерү буенча җитештерү мәйданчыгы белән танышты.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда тагын һава торышы начарлану көтелә-яшен һәм көчле җил. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Синоптиклар фаразлавынча, чәршәмбе, 10 августта, Татарстанда урыны белән яшен булуы ихтимал. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәя ала.

Бүген дә һава торышы начарлану көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез максималь һава температурасы + 28+33 градус тәшкил итәчәк. Казанда +30 дан +32°га кадәр җылытыла, Яр Чаллыда +29+32 градуска кадәр җылытыла

Татарстанда эссе һава торышы сәбәпле, якындагы өч атнада урманнарга  баруны һәм аларга транспорт кертүне тыю кертелде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иң җаваплы һәм кызу вакыт җитте. Нәкъ менә хәзер безнең механизаторлар таңнан - таңга кадәр басуларда уңыш җыя.

Районда аларны фидакарь хезмәтләре һәм югары күрсәткечләре өчен бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Шулай итеп, бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов кыр хезмәткәрләре белән шәхсән үзе күреште.

Александр Грачев ел саен суктыру буенча лидер. Үзенең "Торум-750" комбайнында ул урып-җыю башланганнан бирле 1983 тоннадан артык ашлык суктырган.

«Авангард» ҖЧҖ аграрийлары Гадел Сәлахов һәм Фирзәр Хаттапов 700 тоннадан артык  бөртек суктырдылар.

Рәхмәт хаты һәм акчалата премияне «Ямбулат» хуҗалыгы комбайнчысы Альберт Шәрәфетдиновка да тапшырдылар.


6
август, 2022 ел
шимбә

2022 елның 24-25 августында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Казан шәһәрендә «Бергәлек» форумы үткәрә.

«Бергәлек» форумы-социаль проблемалар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының чиновниклар һәм бизнесменнар белән аралашуы өчен ачык мәйданчык. Казанда форумны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән РФ Иҗтимагый палатасы үткәрә.

Анда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен, активистларны, волонтерларны, журналистларны, бизнесменнарны, түрәләрне һәм гражданлык җәмгыятендә барган процесслар белән кызыксынган барлык кешеләрне чакыралар.


5
август, 2022 ел
җомга

Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карау: көн тәртибендә - сыйфатны  тикшерү, шулай ук башкарыла торган эшләрне төгәлләү вакыты.

Бүгенге эш сәфәре кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов 8 төзелеш һәм капиталь ремонт объектында булды.

Бикмураз авылында Каилка елгасын чистарту һәм төбен тирәнәйтү буенча масштаблы эш тәмамлану стадиясендә. Яз көне биредә территорияне су басу проблемасы кискен торды. Хәзерге вакытта бу проблеманы хәл ителде. Халык нәтиҗәгә инде киләсе язда ук бәя бирер дип өметләнәбез.


 

Чарада катнашучылар “смайликның”  тарихы белән таныштылар һәм шул темага рәсемнәр һәм плакатлар ясадылар:

«Минем елмаюым». Балалар янына кунакка елмаю кереп, алар белән күңелле генә уйнадылар. Катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, “Күңелле малярлар бәйгесе”, “Җәйге куяннар”, “Елмаю озынлыгы” бәйгесендә һәм “Кем озаграк елмая ” конкурсында көч сынаштылар.

Теләгән һәркем "Бие!" бию флешмобында катнашты.

Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, иң актив катнашучылар истәлекле призлар алдылар.

Чара гомуми фотография белән тәмамланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International