Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2022 елның 27 июнендә көндез һәм кич урыны белән яшен, көнбатыш җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүе, урыны белән яшен булуы көтелә.
Казан буенча :
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез.
Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Минималь һава температурасы төнлә +9..+11˚.
Көндез максималь һава температурасы +26..+28˚.
Кече Ватанында, Килдураз авылында рәссам Шамил Нигъмәтуллинга бюст ачылды (1951-2004). Бюст авторы Борис Мосолов.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов, ТР Рәссамнар берлеге рәисе, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, якташ- рәссамнар, ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары Васил Заһретдиров, Илгиз Исхаков, Резедә Йосыпова, Илнур Бакиров, Рәфыйк Сафиуллин, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, СССР сәнгать академиясенең Харис Якупов остаханәләрендә аспирантура тәмамлаган Владимир Новиков, рәссамның туганнары һәм уллары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның гыйнварында Килдураз авылы мәдәният йортында Шамил Нигъмәт музее ачылды. Рәссамнарның туганнары музейга останың 30га якын сәнгать эшләрен бүләк иттеләр.
"Кадерле яшьләребез! Барыгызны да Яшьләр көне белән тәбрик итәм!
Сез -безнең районның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге! Безнең районда белемле, сәләтле, максатчан яшьләр күп. Шуңа күрә өлкән буынга алмашка оста, энергияле, эчкерсез, тормышны яхшы якка үзгәртергә сәләтле яшьләр киләчәгенә ышанычым зур. Буа районының чын-чынлап заманча үзгәрүе һәм чәчәк ату сезнең кулларда, яшьләр!
Сезне Яшьләр көне белән котлап, сезгә укуыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет, яңа тормыш мөмкинлекләре телим! Бәйрәм белән!",- дип яза үзенең Telegram-каналында район башлыгы https://t.me/RanisKamartdinov.
Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов туган көнен билгеләп үтә. 5 ел ул безнең районны җитәкләп, үзен уңышлы җитәкче итеп күрсәтте. Бу вакыт эчендә күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, социаль әһәмияткә ия программалар буенча эш алып барыла.
Хөрмәтле Ранис Рафис улы! Ихластан котлауларыбызны кабул итегез. Сез югары профессиональ һәм компетентлы, туган якны чын йөрәктән яратучы җитәкче. Район халкының мәнфәгатьләренең башкалардан мөһимрәк булуын, уңышка тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт белән генә ирешеп булганлыкны Сез һәр көнне исбатлыйсыз. Сез таләпчән һәм Сезнең темп ритмына туры килү һәрвакытта да җиңел түгел, әмма бу һәркемне камиллерәк һәм активрак булырга стимуллаштыра. Киләчәктә дә җитез, энергиясе ташып торган, заман белән бергә атлаучы җитәкче булып калыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек , яңадан – яңа үрләр һәм уңышлар телибез!
Егетләр һәм кызлар кулларына аттестатлар тотып Үзәк паркта җыелдылар. Алар өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә чыгарылыш бәйрәме мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр.
Егетләр һәм кызларны район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев котлады һәм 35 чыгарылыш сыйныф укучысына медальләр тапшырды. Шулай ук төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде. Ә соңыннан барлык мәктәп укучылары мәктәп вальсында әйләнделәр.
“Саубуллашу вальсы” кичәге мәктәп укучыларын чәчәктәй тормыш юлына озатты. Ак юллар Сезгә, егетләр һәм кызлар!
Якутия Республикасына эш сәфәре барышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов «Татарстан — Якутия» форумында катнашты. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чара барышында регионнар җитәкчеләре инвестицион потенциал турында сөйләделәр, шулай ук кайбер позицияләр буенча партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Татарстан Президенты һәм Якутия Башлыгы Айсен Николаев ике республика арасында килешүгә кул куйдылар. Форум кысаларында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында килешүләр имзаланды. Шул исәптән Буа районы һәм Саха (Якутия) Республикасының Югары Вилюй олысы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Яшьләр көне-ул синең көн! Кил!
Барлык эшләреңне дә кичектер, 27 июньдә Яшьләр паркында чын- чынлап эссе булачак!
- «Без бергә бәхетле!» гаилә программасы;
- «Өлкәннәр һәм балалар» гаилә велоэстафетасы;
- Декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар;
- Поп-корн, татлы мамык, салкынча эчемлекләр;
- Буа районы яшьләр хәрәкәте активистларын хөрмәтләү;
- Яшьләр дискотекасы! - Сине көтә!
Махсус кунак — MC MOONCHOS & DJs SAFLIX!
Шулай ук Буада беренче тапкыр Ульяновскидан «Төнге бүреләр» мотоклубы - чын байкерлар.
Мондый бәйрәмне кулдан ычкындырма – кил! Очрашуга кадәр!
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән
- төнлә һәм иртән томан көтелә;
- көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.
2022 елның 24 июнендә 18 сәгатьтән 25 июньдә 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, санкцияләнмәгән су коену урыннарының сулыкларына лаборатор тикшерү уздыргач, Зур Фролово авылы плотинасы суы микробиологик күрсәткечләр (E.coli) буенча «Кеше өчен куркынычсызлык һәм (яки) яшәү тирәлеге факторлары өчен зыянсызлыкны тәэмин итүгә гигиеник нормативлар һәм таләпләр» СанПиН 1.2.3685-21 таләпләренә туры килмәве ачыкланган.
Суда коену тыела!
Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.