ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районының 2021 – 2024 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программасын тормышка ашыру кысаларында, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен хәйрия акцияләре оештырыла. Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау эшен активлаштыру максатыннан, 2022 елның 24 апрелендә 48 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар Казан шәһәре циркына “Цирк калейдоскобы " программасын карарга бардылар.

«Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Шакирова Светлана Буа муниципаль районында «Без цифрлы дөньяда» дигән дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты - яшүсмерләрне интернет челтәрендә сагалаган куркынычлар белән таныштыру, челтәрдә имин эш турында мәгълүматларны системалаштыру һәм гомумиләштерү.

 


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

"Кайнар линия"гә шалтыратучылар түбәндәгеләр турында белә алачак:

- шәһәр яны күчемсез милеген сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә;

- йорт һәм җир кишәрлеге нинди зурлыкка туры килергә тиеш;

- җир кишәрлеге сак зонасында урнашкан булса нишләргә;

-күчемсез милек объектын ничек тикшерергә һ.б.

Шалтыратулар 10 нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республика районнарында белгечләр телефоннарын безнең сайтта "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "Кайнар линия" бүлегендә белергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә: 

2021 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2022 елның 4 маена кадәр тәкъдим итәргә кирәк. 3-НДФЛ формасын үз исәбе яки КФҮдә салым органына тапшырырга мөмкин. Декларацияне шулай ук Салым түләүченең шәхси кабинетында яки "Декларация" программасы аша да тутырырга мөмкин. Моның өчен Россия ФНСның 15.10.2021 № ЕД-7-11/903 боерыгы белән расланган 3-НДФЛ формасын тутырырга кирәк.

 

Аларның күбесе-якынча 7 меңе-республика башкаласында торак сатып алган. 2,5 мең тирәсе – Яр Чаллы шәһәрендә. Агымдагы елның өч аенда статистика күрсәткечләрен анализлап, Татарстан Росреестры әнә шундый мәгълүматлар китерә.

 

Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак.

Медицина хезмәтләре төрләренең, шул исәптән граждан салым тотып калынган акчаны ала торган кыйммәтләрнең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән.

 

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Шакирова Светлана мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрде.

Төп максат-балаларның ялын оештыру һәм уңай кәеф булдыру.

Малайлар һәм кызлар өчен «Рио» кафесында хәйрия ашы узды. Тәмле төшке аштан соң балалар күңелле уеннарда һәм волонтерлар оештырган мастер–класста катнаштылар.

Мондый чаралар һәр бала өчен бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу тагын бер кат дуслар белән очрашырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирә.

Бәйрәмне оештырган шәхси эшмәкәр Хисаметдинова Лилия Рамил кызына һәм балалар бәйрәмнәрен оештыручы Эльвира Гарифуллинага, шулай ук волонтерлар Бикмөхәммәтова Зилә һәм Төхвәтуллина Фәнзиләгә Буа шәһәренең 5нче гимназиясенә рәхмәт белдерәбез.


23
апрель, 2022 ел
шимбә

2022 елның 24 апрелендә төнлә һәм иртән  Татарстан Республикасында урыны белән томан көтелә.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил секундына 3-8 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә 0..+2˚.

Көндез максималь һава температурасы +16..+18˚

Барлык православие  динен  тотучыларны чын күңелдән бөек һәм шатлыклы бәйрәм - Христосның Яңадан туу бәйрәме белән котлыйм!

Пасха бәйрәме-православие христианнары өчен елның төп вакыйгасы һәм православие динендәге иң зур һәм хөрмәтле  бәйрәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International