ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Кулланучылар базарында сатучыларның иң киң таралган хокук бозу очракларының берсе-товарга экспертиза үткәрүнең озайтылган вакыты. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Һәм алар, гадәттә, экспертиза 20 көн дәвам итәчәк, дип аңлата. Тик бу «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законына каршы килә.

Хөрмәтле Буа муниципаль районы халкы!!

Әгәр сезнең янәшәгездә ялгыз өлкән яшьтәге  яки инвалид,  үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, туганнары ташлаган һәм (яки) алар тарафыннан тиешле тәрбия алмаган кеше яши икән  (8-84374) 3-55-51, 3-38-05  телефоны буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Бүген, 27 апрельдә Түбән Новгородта «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Идел буе федераль округы җирле бүлекчәләре секретарьлары форумы эшли башлады.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлегеннән форумда партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов катнаша.

Язгы игелек атнасы кысаларында В.Соколов исемендәге Яшь Армия отряды һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп балалары хәрәкәтенең "Җиңү" отряды "Хәтер минутларында" дигән чарада катнаштылар.

Чернобыль атом электростанциясендәге авария истәлегенә, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә "Чернобыль-безнең яра" дигән тематик программа булды. Чернобыль авариясенә - илебез тарихындагы фаҗигале көнгә 36 ел тулды.  8б сыйныфы бу куркыныч вакыйга истәлегенә әдәби музыкаль композиция әзерләделәр. Чараның кунаклары-  авария ликвидаторлары, толлар, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары хәрби комиссары подполковник Радик Төхвәтуллин булды. Очрашу ахырында һәлак булган ликвидаторлар турында бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Сишәмбе-төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карау көне. Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов  Ташкичү  мәктәбендә капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Укытучылар составы җитәкчелеккә, төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда мәктәптә түбәне алыштырдылар, яңа кар тоткычлар, яңа тәрәзәләр урнаштырдылар, җылыту системасын яңарттылар. Объектны ремонтлауга 12 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда эшне дәвам итү һәм диварларны, идәннәрне тәртипкә китерү планлаштырыла.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

«Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе территориясендә Татарстан Республикасында предприятиеләр һәм индивидуаль эшкуарлар җитештерә торган продукцияне сату , республиканың кече бизнес вәкилләрен товарларын, җиһазларын тагын да активрак реализацияләүгә стимуллаштыру, шулай ук кертелгән  чикләүләр нәтиҗәсендә дефицит барлыкка килгән товарларны, җиһазларны Татарстан Республикасына җибәрү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Сораулар буенча «Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе» региональ иҗтимагый оешмасы телефоны:  7 (812)550-36-63 яисә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Накиф улының  телефоны:  7 (812) 323-12-27, 323-61-39, E-mail: info@tatarspb.ru.

"Күл Черкене төп гомуми белем бирү мәктәбендә" “ Язгы игелек атнасы” старт алды.

Агымдагы елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы 67847 га мәйданда язгы культуралар чәчәргә тиеш булачак, шул исәптән 41066 га мәйданда сабан бөртеклеләре һәм кузаклы культуралар, 15542 га техник культуралар, шуның 8007 га-шикәр чөгендере чәчеләчәк. Бәрәңге һәм яшелчә культураларын 221 га мәйданда чәчү планлаштырыла.

Язгы кыр кампаниясен үткәрүдә 450 берәмлек трактор, 284 тырмалау агрегаты, 161 чәчү алды эшләрен башкару  агрегаты, 309 чәчү агрегаты, шул исәптән 33 чәчү комплексы җәлеп итү планлаштырыла.

Шимбә көнне, 23 апрельдә, гадәти бурычларны вакытлыча калдырып, Буа районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган шәһәр өмәсенә чыктылар. 

Хезмәткәрләр оешмага ныгытылган Комаров урамын чистарттылар. Эш масштаблы: чүп-чардан бөтен территория җыештырылган, терәк баганалары  һәм зур агачлар агартылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International