Бүген, эшкуарларны кабул итү көне кысаларында, район башлыгы Ранис Камартдинов КФХ башлыгы Раил Хисамов белән очрашты. Очрашу барышында терлекләрне урамда йөртү өчен җир кишщрлеге бүлеп бирү мөмкинлеге, шулай ук алга таба үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Раил Заһитович билгеле бер культуралар үстерү белән дә кызыксынды, әмма бу юнәлеш билгеле бер белемнәр таләп итә. Район башлыгы әлеге сорау нечкәлекләренә төшенер өчен белгечләрне киңәш итте, тиз арада сөйләшүләр алып барырга һәм алга таба очрашырга, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлегенең башка юнәлешләрен карарга тәкъдим итте.
Россия мөфтиләр советы каршындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге өченче Россия вакцинасына «ЭпиВакКорона» «хәләл» сертификатын бирде, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, территориаль үсеш бүлеге вәкилләре, фермерлар Кукмара районының авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре белән очраштылар.
Баланслы азык куллану терлекчелекне үстерергә ярдәм итә,терлек азыгы әзерләү буенча авыл кешесенең хезмәтен җиңеләйтә. Кукмара районы хуҗалыклары бу юнәлештә бай тәҗрибәгә ия.
Шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары М. Вахитов исемендәге гимназиянең мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар өчен «билгеләнгән кагыйдәләрдән башка яшәргә мөмкинме?».
Кичә, 2021 елның 15 июнендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Буа муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кергән мөрәҗәгатьләрнең күбесе эчәргә яраклы суның сыйфатына һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә басымның түбән булуына кагылышлы иде.
Балигъ булмаган балалар өчен салымнарны ата-аналар түли.
Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә милек хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла.
Салым түләүчеләр салым түләү буенча бурычны мөстәкыйль үтәргә тиеш.
Ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр), салым салына торган мөлкәте булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, салым түләү бурычын үтиләр.
Салым буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында, яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.
ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен ( түләүләр, субсидияләр)- салым бурычының (үзеңдә һәм балигъ булмаган балаларның Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетларда) булмавын тикшер.
2021 елдан Татарстан Республикасында төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре (ярдәм чаралары) күрсәтү бары тик бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салым бурычы булмаган очракта гына гамәлгә ашырыла.
01.07.2021 елдан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 248-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба - 248-ФЗ номерлы Закон) үз көченә керә, анда шул исәптән контроль (күзәтчелек) органы карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата судка кадәр шикаять бирүнең яңа тәртибе билгеләнгән.
248-ФЗ номерлы Законның 5 статьясы нигезендә контрольдә тотыла торган зат дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль (күзәтчелек) органы вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмавына), дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контрольдә тотучы затларның хокукларын бозуга китергән контроль (күзәтчелек) органы карарына карата Россия Федерациясе законнары нигезендә судка кадәр һәм (яисә) суд тәртибендә шикаять белдерү хокукына ия.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты
Мондый объектлар турында мәгълүмат ачык кадастр картасында урнаштырылган. Хәзерге вакытта моның өчен махсус оештырылган «Төзелеш өчен җир» онлайн-сервисында Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Пермь крае, Самара һәм Псков өлкәләре кебек төбәкләрдә урнашкан җир кишәрлекләре турында мәгълүмат бар. Барлыгы онлайн-сервиста 180 тирәсе территориядә 362 җир кишәрлеге турында белешмәләр күрсәтелә инде.