5-7 февраль көннәрендә тренер Хәсәнов Ринат Рифкатович җитәкчелегендә Батыр урта мәктәбе спортчылары каратэ буенча Казан шәһәре беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда Казан, Әлмәт , Яр Чаллы , Түбән Кама , Яшел Үзән һәм безнең Буа спортчылары бар иде.
14-15 яшьлекләр арасында Вахитов гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Азамат Хәсәнов 1 урынны яулады. 12-13 яшьлекләр арасында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Камилла Чернеева 1 урында. 12-13 яшьлекләр арасында 1 урынны Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Самир Хәсәнҗанов алды. 10-11 яшьлекләр арасында 2 нче номерлы лицей укучысы Кирилл Сергейчев 2 нче урынга лаек булды. 8-9 яшьлекләр арасында Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Сәлим Хәйбуллин 2 урынны алды.
Безнең спортчылар ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар һәм пьедесталда алдынгы урыннарны яуладылар. Афәрин егетләр! Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Буа шәһәренең "Юность" спорт мәктәбенә 10 февральдән 11 февральгә кадәр үзенең остазлык тәҗрибәсе һәм осталыгы белән уртаклашырга волейбол буенча Россиянең атказанган тренеры, Казан шәһәренең волейбол буенча спорт мәктәбе директоры Мурзаков Рафик Хәсән улы чакырылган. "Импульс" спорт комплексында волейбол буенча күнегүләр дәресләре узды. Буа шәһәренең "Юность" спорт мәктәбенең волейбол буенча тренерлары һәм аларның тәрбияләнүчеләре зур игътибар һәм кызыксыну белән атказанган тренерның барлык боерыкларын һәм тәкъдимнәрен тыңладылар.
М. М. Вахитов исемендәге гимназия, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының экологик белем бирү үзәге буларак, төрле экологик акцияләр үткәрә. Чираттагы «Кошлар өчен җимлек» акциясе дә узды.
Акциянең инициаторы « Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре. Гимназия укучыларына үз куллары белән кошлар өчен җимлек ясарга тәкъдим ителде. Гимназия генә түгел, сәламәтлекләре чикләнгән балалар сыйныфлары да кышын кошларга ярдәм итү тәкъдимен бик теләп кабул иттеләр. Кыш- кышлаучы кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул быелгы кебек кырыс һәм карлы булса. Ачлыктан һәм салкынлыктан канатлы дусларыбыз нык җәфа чигә. Кышын кошларга ярдәм итәргә, алар өчен җимлекләр ясарга һәм азык сибәргә онытмаска кирәк. Укучылар хәзерге вакытта «Кошлар ашханәсе»нең архитекторлары, төзүчеләре һәм дизайнерлары булдылар. Барлык җимлекләр дә күңел биреп әзерләнгән иде. Укучылар үзләренең иҗатларын, фантазияләрен һәм осталыкларын күрсәтә алды. 10 февральдә яшь экологлар Наратлыкта, чаңгы трассасы буйлап җимлекләр урнаштырдылар. Хәзер инде барлык теләүчеләр: спортчылар һәм гади ял итүче буалылар - кошларны ашата алачак.
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 08.06.2020 ел, № 172-ФЗ Федераль закон нигезендә (алга таба-Закон) каралган:
1. Шәхси эшкуарларны салым салу объектына ия булу чорында 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 30 июненә кадәр эшкуарлык эшчәнлегендә кулланыла торган (файдалану өчен билгеләнгән) салым объектларына карата транспорт салымы түләү бурычын үтәүдән азат итү.
Россия Федерациясе Салым кодексының 362 статьясындагы 1 пункты (алга таба - РФ СК) нигезендә салым түләүче-физик затлар тарафыннан түләнергә тиешле салым суммасы салым органнары тарафыннан транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алучы органнар (оешмалар, вазыйфаи затлар) тарафыннан салым органнарына тапшырыла торган белешмәләр нигезендә исәпләнә.
Законда билгеләнгән җир өсте, су һәм һава транспорт чараларын дәүләт теркәве кагыйдәләрен исәпкә алып, транспорт салымы буенча салым ташламасы, РМС та теркәлгән коммерциячел булмаган максатларда кулланыла торган аз үлчәмле суднолардан тыш, индивидуаль эшкуарларга теркәлгән теләсә нинди транспорт чараларына кагыла.
Татарстанда Алексей Бутовецкий Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән очрашты, шулай ук субъектның дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берничә эшлекле киңәшмә үткәрде. Делегация составына шулай ук хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу өлкәсендә методик тәэмин итү һәм анализ идарәсе башлыгы Юлия Куницына һәм күчемсез милек икътисады идарәсе башлыгы Оксана Кастаньо керде.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, региональ һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Сәфәрнең төп максаты-Җир һәм күчемсез милек буенча бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент башлану белән бәйле мәсьәләләрне җентекләп тикшерү һәм фикер алышу, шулай ук Росреестрның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге.
Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» йорт, 2021 елның 17 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак.
«Ачык ишекләр»нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) «Ачык ишекләр» Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.
Ранис Камартдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә район делегациясен җитәкләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коллегия ТатАгроЭкспо-2021 кысаларында уза - 12 февральгә кадәр эшләячәк иң эре агротехнологик күргәзмә ул. Чара кысаларында авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла, аларда онлайн форматта да катнашырга мөмкин.
Буа үзәк хастаханәсенә "Спутник V" 150 доза коронавирустан вакцина килгән.
Исегезгә төшерәбез, Буа районында массакүләм вакцинация башланганнан бирле 140 буалы прививка ясаганнар. Бу көннәрдә хастаханәгә 150 доза күләмендә вакцинаның чираттагы партиясе килде.
Дүшәмбедән Covid тан тагын 20 буалы прививка ясаганнар
2021 елның 7 февраленнән 9 февраленә кадәр "Дуслык" республика олимпиада үзәге базасында мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Буа муниципаль районы укучылары командасы катнашты. 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Абдрахманова Камилә (укытучысы - Хәйретдинова Ф.З.) һәм шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Кәлимуллина Ильза (укытучысы - Хәмидуллина Г.Н.) әлеге олимпиада призерлары булдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ярминкә 2021 елның 12 февралендә 13.00 сәгатьтә Буа ветеринария техникумында узачак. «Уку урыннары ярминкәсе » Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылачак һәм уздырылачак. Чарага «Социаль белем бирү академиясе»нең Буа филиалы, «Буа ветеринария техникумы», «Буа медицина училищесы», шулай ук Буа муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре чакырылган.