Партиянең Төбәк башкарма комитетында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенә нигез салынуның 19 еллыгына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә «Ел лидеры – 2020 » республика конкурсына йомгак ясалды, «Традицияләргә тугрылык өчен» номинациясендә җиңүче дипломы белән Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Җәләлов Рәфыйк Гали улы бүләкләнде.
Рафыйк Гали улы район һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул партиягә 2002 елда беренчеләрдән булып керде, «Бердәм РОССИЯ» партиясе оешкан көннән бирле ул Буа җирле бүлекчәсен җитәкләде, хәзерге вакытта ул «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары, җирле сәяси Совет әгъзасы булып тора.
Ел саен декабрь башында Буа муниципаль районы территориясендә мондый кешеләргә аерым игътибар билгесе белән Бөтенроссия инвалидлар декадасы уза. Бу сәламәтлеге начар булган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү өчен тагын бер мөмкинлек.
Буа муниципаль районында 4633 инвалид яши, шулардан 141 бала. Бу көннәрдә дәүләт социаль хезмәтләре төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре оештыра һәм үткәрә.
1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен бушлай мунча һәм чәчтарашханә хезмәтләре күрсәтелә. Ә балаларга баллы бүләкләр тапшырылачак.
Кешеләргә, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә көчебез җитә - гамәлебез, җылы сүзебез, яхшы елмаюбыз белән аларда яшәү шатлыгын саклап калыйк.
Сергей Владимирович 1974 елның 16 маенда туган, Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган.
Бүләкләре: «Батырлык ордены», «2 дәрәҗә хәрби хезмәт аерымлыгы медале».
Иҗтимагый ярдәмчеләр түбәндәге вәкаләтләргә ия:
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
а) хезмәт күрсәтүләр алуга бәйле мәгълүмат алуда файдалану мөмкинлеге;
б) дәүләт һәм муниципаль хезмәтне алу процедураларын гадиләштерү;
б) хезмәтләр алуга бәйле вакытлы чыгымнарны кыскарту;
в) гражданның үз гаризасы буенча һәр эш этабында мәгълүматлылыгы;
г) йорт яисә эш компьютерыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза бирү мөмкинлеге;
д) электрон документлар әйләнеше системасын кертү нәтиҗәсендә бюрократик чәнечкеләрне бетерү;
е) түрәләр белән шәхсән аралашу вакытында барлыкка килә торган коррупция куркынычларын киметү.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтне электрон рәвештә алу өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Хөрмәтле күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, Сезгә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Янгын килеп чыкмасын өчен:
- электр үткәргечләрнең, сүндергечләрнең, розеткаларның төзеклеген күзәтеп барыгыз;
- стандарт булмаган (кулдан ясалган) электр җылыту приборларын кулланмагыз;
- өйдән киткәндә, барлык газ җиһазлары һәм электроҗылыткыч приборлары сүндерелгәнлеккә тагын бер кат инаныгыз;
- өйне җылыту газ плитәләрен кулланмагыз;
- йортларда уттан ялкынсынучы сыеклыклар һәм шартлаткыч әйберләр сакламагыз;
- шырпы һәм кабызгыч приборларны балалар ала алмаслык урыннарда саклагыз;
- балконнар, лоджияләр һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны (баскыч күзәнәкләре) чүп-чар, иске мебель урнаштырмагыз, янучы предметлар белән пычратмагыз;
- сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәкене балкон һәм тәрәзәләрдән ташламагыз, чөнки алар балконнарга һәм күршеләренең тәрәзәләренә эләгеп, янгынга китерә алалар.;
- йорт яны территориясенә шәхси автомобильләр куймагыз, чөнки бу янгын вакытында янгын сүндерү машиналарының керүенә киртә булып тора
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 16 декабрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итәчәк. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесенә республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.
2020 елның 4 декабрендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак:
Дәресне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.
Дәрестә катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк (моның өчен WhatsAppтан сезнең ФИА һәм элемтә өчен телефон номерын яки смс-хәбәр кирәк җибәрергәкирәк) (контактлы зат:
Гәлиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә сылтама буенча тоташырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.
Шулай ук хәбәр итәбез, сез, алдан ук кыска сорау да җибәрә аласыз, электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган, «18 яшьтән өлкәнрәк инвалид һәм инвалид балаларның үз мәнфәгатьләрен вәкиллеккә мохтаҗ булган һәм башка төрле хокук бозулар булган ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы» булышлыгы белән үткәрелә.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәткәрләр, туганнары, сиделкалар белән шәхси дәресләр үткәрәләр. Чираттагы дәрестә белгечләр карауны оештыру буенча гамәли күнекмәләр, авыр авыручыларны күчерү ысуллары белән, реабилитацияләүнең техник чаралары белән таныштырдылар. Мондый дәресләр өлкән яшьтәге кешеләрне караучыларга һөнәри белем бирү максатларында уза.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, ай саен ана капиталыннан түләүләр билгеләү тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтылды.
Исегезгә төшерәбез, керемнәр турында гариза һәм документларны өч тапкыр тапшырырга кирәк, чөнки түләү баланың 1 яшь, 2 яш, ә аннан соң 3 яшь вакытына билгеләнә. Яңа закон бу тәртипне туктата, түләүләр документлар тапшырмыйча гына башкарылачак. Элемтә өчен мәгълүмат булган очракта, РПФның территориаль органнары гаиләләр белән бәйләнә һәм ана капиталыннан айлык түләүне озайту турында килешү акты төзи.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү беренче тапкыр булса, керемнәр турында мәгълүматларны Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.
Татарстан Росреестры искәрткәнчә, күчемсез милеккә карата исәп-теркәү гамәлләрен туктатып тору сәбәпләрен бетерү мөмкин булмаган очракта, мөрәҗәгать итүчеләр аны озайтырга хокуклы.
«Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» 218-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 60тан артык нигез каралган, алар буенча исәп-теркәү эшләре туктатылырга мөмкин. Мәсәлән, мөрәҗәгать итүчеләр тулы булмаган документлар пакеты яки дөрес рәсмиләштерелмәгән документлар бирергә мөмкин. Документлар бу хокукка ия булмаган зат тарафыннан имзаланган очраклар очрый, яки документлар белән мөрәҗәгать итүче зат, ул теркәлү эшләрен дөрес башкарырга хокуклы түгел. Теркәү шулай ук туктатылачак, әгәр күчемсез милек объектына арест салынса, һ. б.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, милекне теркәүне туктатып тору - гариза бирүченең документлар пакетындагы җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәк. Мондый карарның максималь вакыты- өч ай. Бу срокта гариза бирүче сәбәпне бетерә ала, һәм ул вакытта сәбәпләрен, шул исәптән туктатылу срогы тәмамланганчы ук, теркәлү яңадан торгызыла.