Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлата.
Коммуналь фатирда бүлмә белән, башка төрле күчемсез милек кебек үк, алыш-бирешне төзүгә милекче яки милекче вәкаләтле зат кына эш итә ала. Шуңа күрә бүлмәгә хокук билгели торган документлар (хосусыйлаштыру килешүе, суд карары, мирас турында таныклык, сату-алу килешүе һ.б.) һәм нотариуста тиешле ышанычнамә (сатучы исеменнән ышанычлы зат чыгыш ясаса) төзү турында алдан ук кайгыртыгыз. Бүлмәгә милек хокукы бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында яки (01.01.2000 елга кадәр) техник инвентаризация органында теркәлергә тиеш..
ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тотып калмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан, шулай ук физик затларның керемнәре турында 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр нигезендә башкарыла.
Салым хәбәрнамәләре почта аша, ә «Физик затлар өчен шәхси кабинет» тан файдаланучыларга турыдан - туры шәхси кабинетка җибәрелә.
Кирәк булган очракта, салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органына яки «Минем документлар» КФҮнә гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.
Товарның хезмәт итү вакытын, яраклылык срогы кебек үк, билгеләү аның тиешле сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларының берсе булып тора.
Хезмәт итү вакыты - җитештерүче кулланучыга товарның билгеләнеше буенча куллану мөмкинлеген тәэмин итү һәм җитешсезлекләр өчен җаваплылык тоту йөкләнә торган чор.
Хезмәт итү срогы җитештерүче тарафыннан билгеләнә һәм товар сатып алган көннән гамәлдә була башлый, шул ук вакытта сатучы товарның хезмәт итү срогы турында кулланучыга җиткерергә тиеш.
Хезмәт итү вакытын билгеләү бурычы билгеле бер чордан соң кулланучының тормышы, сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, аның мөлкәтенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә ала торган озак файдаланудагы товарлар җитештерүчегә йөкләнә.
Татарстанцев могут признать банкротом без суда. Новое понятие «Внесудебное банкротство гражданина» действует с 1 сентября 2020 года, сообщает пресс-служба МФЦ по РТ.
Заявление о банкротстве принимают МФЦ. Заявитель может быть признан банкротом, при соблюдении нескольких условий
Бүген, 17 ноябрьдә, полициянең участок вәкаләтлеләре көне билгеләп үтелә. Бүген без отставкадагы милиция майоры Фәнис Шәймәрданов белән күрештек.
Фәнис Фатыйх улы милиция участок вәкаләтлеләре бүлегенә 1995 елда хезмәткә килә һәм шунда ук шәхси инициатива күрсәтә. Эчке эшләр органнарына 1983 ел ахырында керә. 2001 елдан "Зур Боерган" милициясе бүлеген җитәкләгән.
«Александ Кириллов, Александр Ермолаев, Фәннур Шәрәфиев, Айдар Гайнетдинов кебек тәҗрибәле участковыйлар эшләде. 21 авылда хезмәт иткәннәр. Участок зур һәм криминаль булган, өстәвенә Ульяновск өлкәсе белән чиктәш. Ул вакытта озак вакыт авыр җинаятьләр кылган банда эшли, ләкин аларның һәркайсы ачылган, җинаятьчеләр - җаваплылыкка тартылды "- дип искә төшерә отставкадагы милиция майоры.
Яхшы хезмәте өчен Фәнис Фатыйх улы 1,2,3 дәрәҗә медальләр һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Россиянең иң эре сөт эшкәртүчеләр рейтингына «ЗМК» АҖнең барлык җитештерү мәйданчыклары керде, алар арасында Буа филиалы да бар. Әйтергә кирәк, 2018 елда безнең филиал сөтчелек базарын өйрәнү үзәге рейтингына кергән иде инде.
Буа май-сыр комбинаты ак май һәм сыр җитештерә, шул исәптән эретелгән сыр да. 2017 елда комбинат элек арендага алган җитештерү мәйданнарын сатып алган. Тәүлеккә 150 тоннага якын сөт эшкәртелә, ә биш ел элек бу сан нибары 12 тонна сөт иде. Шул вакыт эчендә җитештерү яңарту эше башкарылды, эретелгән сырлар җитештерү цехы төзелде.
Бүген Буа май-сыр комбинаты продукциясе «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ бренды астында республиканың һәр йортында бар. Тәмле һәм табигый продуктларны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Ә җитештерелә торган товарлар линейкасы даими рәвештә киңәя.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы сөт базарын өйрәнү үзәге рейтингына кергән сөт эшкәртү заводлары саны буенча лидер булды. Республиканың берьюлы сигез предприятиесе анда катнашты
Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» Россия авыл яшьләре берлеге проектын гамәлгә ашыруга керештеләр.
Эш төркемнәре Арча районында һәм Татарстанның берничә районында мәгълүмати-консультация очрашулары, профориентацияләр, семинарлар/тренинглар видеоконференция һәм вебинарлар уздырганнар инде.
Проект кысаларында чыгуларның тулы графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://docs.google.com/document/d/1V9k_9LOfrDs3XC4kXg92KM-EcjztofoPf-BoDoCrIlY/edit?usp=sharing
Мондый очрашулар барышында авыл территорияләрендә эшкә урнашу һәм практика (стажировка) узу белән кызыксынган һөнәри белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларның (укучыларны) реестрын анкеталаштыру һәм формалаштыру алып барыла. Бу мәсьәләдә проектта катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координациялиләр.
Бүген Буа муниципаль районының " Форпост" хезмәткәрләре веттехникум студентлары белән шушы көнгә багышланган чара үткәрделәр. Бу көн хәвефле фактка игътибарны җәлеп итәргә тиеш: бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә көн саен өч мең кеше үлә һәм йөз меңгә якыны җитди җәрәхәт ала. Һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең күбесе-яшьләр. Татарстан Республикасы Буа шәһәре Лицей-интернаты укучылары арасында "юл хәрәкәте кагыйдәләре барысы өчен дә" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте.
Татарстан Республикасында янгыннарда һәлак булучылар саны арту теркәлгән, шулай итеп, 2020 елның 4 ноябренә янгыннарда 124 кеше һәлак булган. Буа районында бүгенге көндә янгыннарда һәлак булучылар саны 2 кеше тәшкил итә, бу исә 2019 елның шул ук чорына тиң дип хәбәр итә Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге. Статистика күрсәткәнчә, түбән температура башлану белән, янгыннарның иң таралганы- электр җиһазны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм җылыту мичләрен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Буа районында 2020 ел эчендә әлеге сәбәпләр аркасында 20 янгын чыккан, бу барлык янгыннарның 30% ын тәшкил итә. Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, гражданнарның һәлак булуына һәм имгәнүенә юл куймау, торак фондта һәм оешмаларда зыян китерүгә юл куймау максатыннан, Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге җылылык мичләренә планнан тыш техник хезмәт күрсәтү үткәрергә (ярыклар ясау, агынты битнең булуын тәэмин итәргә, төтен юлларын чүп-чардан арындырырга) тәкъдим итә. Җиңел ялкынсынучы сыеклыклардан файдаланып, мичләр ягылган вакытта янучы әйберләр янында калдырмаска, балалар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар белән аңлату әңгәмәләре үткәрергә. Шулай ук кулдан ясалган һәм төзек булмаган электр җылыткыч приборларын кулланудан тыелырга куша. Бары тик инструкция буенча сертификатлаштырылган приборлардан гына файдаланыгыз.
@mond_buinsk_drozhanoe
Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән тәэмин итү балалар бакчасының төп бурычларыннан берсе, ЮХИДИ инспекторлары да «Светофорик» балалар бакчасында балаларның юл - транспорт травматизмын кисәтү һәм булдырмау максатыннан "Тормыш хакына куркынычсызлык" акциясе үткәрделәр. Акция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Садыков Р. В. һәм муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э. И. белән очрашу булды. Алар балаларга юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге, яктылык кайтаручы элементларның файдасы турында сөйләделәр һәм аларны куллану юллардагы тормыш һәм сәламәтлекне саклау өчен бик мөһим шарт булып торганлыкны аңлаттылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, пассажирларга нинди таләпләр куелуын белделәр. Очрашу ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре яктылык кайтаручы наклейкалар бүләк иттеләр. Балалар кунакларга бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр