ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында Татарстаннан биш проект катнашачак.

Илнең 68 төбәгеннән барлыгы 115 гариза бирелгән.

Татарстаннан түбәндәге проектлар тәкъдим ителде:

• «Кама Тамагы» ТРК (региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Лобач тавы» дәүләти табигать тыюлыгы һәм региональ әһәмияттәге «Юрьев мәгарәсе » табигать һәйкәле);

• «Түбән Кама» ТРК («Түбән Кама» милли паркы);

• «Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);

* «Биектау» ТРК (комплекслы профильле “Зәңгәр күлләр " дәүләт табигый тыюлыгы);

• «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы.

Үзең ошаткан проект өчен priroda life сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак. Тавыш бирү «Экология» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Конкурс йомгаклары буенча махсус сакланыла торган, шулай ук алар янәшәсендәге территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында 10 пилот туристик-рекреацион кластер оештырылачак. Алар региональ һәм федераль хакимият органнарына ярдәм алачак.

 

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. 2014 елда конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.

Конкурска телевидениедә, радиода, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта авылның уңай образын формалаштырырга, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратырга, аграрийларның хезмәтенең әһәмиятен арттырырга, халыкның гореф-гадәтләрен һәм тормыш рәвешен сакларга, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләргә тиешле журналистлар проектлары кабул ителә.

Предприятиенең яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында ашлык сыйфатын бәяләү үзәге филиалы, "Ак Барс" холдинг компаниясе вәкилләре кергән эшче төркем тикшерде. Экспертлар бер генә мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмады. Тикшерү вакытында җитешсезлекләр табылмады.

Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин быел да Буа элеваторының матди-техник базасын бик яхшы әзерлеген  билгеләп үтте. Ашлыкның куркынычсыз сакланышын тәэмин итү буенча барлык таләпләр үтәлгән. "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясе мөдире Светлана Бубнова сүзләренә караганда, складларны газлаштыру тиешле дәрәҗәдә башкарылган. Комиссия әгъзалары эш шартлары белән генә чикләнмичә, ял шартларына, матурлыкка, чәчәкләргә күмелгән предприятие территориясенә, теплицада уңыш алуга да сокландылар

 

Районда бу эшкә беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы игенчеләре кереште. Менә икенче көн инде дала кораблары арпа басуларында. Агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, бу басуда чәчү 1 апрельдә башкарылган. Суктырылган ашлыкны әлегә Югары Лашчы симертү мәйданчыгына җиңсәләргә салу өчен җибәрәләр. Бүгенге көндә бөртекнең дымлылыгы 30 процентка якын. Бу- җиңсәләүгә оптималь күрсәткеч. Уңыш гектарыннан уртача 50-55 центнер тәшкил итә.

Җәй җитте, һәм күп кенә ата-аналар ачык тәрәзә бала өчен үлем очрагы белән тәмамланырга мөмкинлекне оныта. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлем санының төп сәбәпләреннән берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар ачык тәрәзәгә табигый кызыксынучанлык аркасында килә.

Мондый бәхесезлек очракларын булдырмас өчен түбәндәге таләпләрне үтәгез:

✅ Баланы ачык тәрәзәдә бер генә минутка да калдырмагыз.

✅ Тәрәзәгә бала басып менә ала торган барлык җиһзларны күчереп куегыз.

Балаларга тәрәзә төбендә уйнарга рөхсәт итмәгез.

✅ Тәрәзәләргә махсус фиксаторлар куегыз, алар балага тәрәзә ачарга мөмкинлек бирмәячәк.

✅Тәрәзә тоткасын салдырып куегыз.

✅Тәрәзәне махсус сакламаган москит сеткаларыннан баш тартыгыз..

Хәзер үк балаларыгызның кайда булулары белән кызыксынып алыгыз!

Һәр елны язын һәм көзен, гадәттә, «SOTKA: 100 көнлек воркаут» түләүсез белем бирү-күнегү программасын башлап җибәрү башлана. Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендә 1418 шәһәреннән 0,5 миллионнан артык кеше катнашкан. Әмма, массакүләм стартлар башка булмаячак. Һәр катнашучының «йөзенче» башлануы шәхси, кушымта йөкләп алган вакытта яки программаның интернет-сайтында язылганда.

Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) белән бәйле рәвештә гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү, урам тренировка мәйданчыкларын ябу кертелде. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактика чараларының берсе буларак, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Сәламәт режимны үтәргә кирәк, шул исәптән тулы кыйммәтле йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр белән бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлыкны да кертеп. Көн саен физик культура белән шөгыльләнү организмның физик һәм психологик тигезлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. SOTKA - гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, иммунитетны арттыру коралларының берсе.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) Россия Пенсия фонды сайтында (pfrf.ru)«РПФның электрон хезмәтләре һәм сервислары» бүлегендә СЗВ-ТД формасы буенча хисап тапшыруның һәркем өчен мөмкин булган сервисы бар. Әлеге сервис кәгазьдә һәм (яки) почта аша хисап тапшыручы эшләүче 25 кешедән ким булган иминләштерүчеләрнең электрон хисап формаларын тапшыру мөмкинлеге өчен эшләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Республика үзәгеннән талантлар: яшьләр/проектлар/тарихлар» проекты старт алуы турында хәбәр итә. Аның кысаларында без агросәнәгать тармагында үз урынын тапкан яшь кешеләр, авылда эшләү турында сөйләячәкбез.

Проектның беренче герое - Буа районының «Кыят» җәмгыятеннән, Казан аграр университетының механикалаштыру факультетын тәмамлап, туган хуҗалыгына әйләнеп кайткан яшь комбайнчы.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә генә дә республикада суда 10 кеше үлгән, су коену сезоны башланганнан бирле суда 39 һәлакәт теркәлгән, су стихиясе корбаны-36 кеше, шул исәптән өч бала. 10 кешене коткарып булды. Суда үлү очракларының артуы буенча хәлне үзгәртү өчен, республика районнарында мобиль патруль төркемнәренең махсус рейдлары актив үткәрелә, алар составында административ комиссияләр, район администрацияләре, полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ОСВОД хезмәткәрләре бар. Административ комиссияләр җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен беркетмәләр төзү вәкаләтләренә ия. Хокук бозучылар, гражданнарга 1000 сумнан 1500 сумга кадәр (вазыйфаи затларга-4000 сумнан 5000 сумга кадәр; юридик затларга-40000 сумнан 50000 сумга кадәр) штраф салып, ТР КоАП 3.0 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Бу ял көннәрендә Казан районнарында кешеләр күпләп ял итә торган су янында киң күләмле рейдлар үткәрелде. Административ комиссияләр чиратлап шәһәр пляжларын, шулай ук шәһәр халкы арасында популяр булган Аккош күле, Тирән һәм Зөбәрҗәт күлләр ярларын карап чыкты.

Комиссия әгъзалары ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, ОСВОД ирекле ярдәмчеләре суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараттылар.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасының терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бу елның 6 аенда 711 мең тонна сөт җитештерелгән (планнан 102%), 207,4 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (планнан 101%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International