Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, 2020 елның декларация кампаниясе 30 июльгә кадәр озайтылды, гражданнар 2019 елда алынган керемнәре турында хисап тотарга тиеш. Декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.
Гражданнар НДФЛны мөстәкыйль исәплиләр һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне үз исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшыралар. 2019 елда салым түләүче, әйтик, милектә минималь сроктан кимрәк булган күчемсез милек саткан, якын туганнарыннан кыйммәтле бүләкләр алган, лотереяда зур булмаган күләмдә акча откан яки чит ил чыганакларыннан табыш алган очракта, аны тапшырырга кирәк.
30 апрельдә дөньяга килгән 4,3 кг авырлыктагы малайга Данил дип исем куштылар. Андрей һәм Рәзилә Герасимовлар гаиләсенә туу турында таныклык, балалар товарлары алу өчен бүләк сертификаты һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Алар гаиләсенә чын күңелдән бәхет, сабырлык һәм шатлыклы мизгелләр телибез! Сабый сезне үзенең елмаюы, кечкенә һәм зур уңышлары белән сөендерсен!
Буа волонтерлары 6 майдан 9 майга кадәр «Сезгә, якыннарыбыз» акциясе кысаларында 22 Бөек Ватан сугышында катнашучыны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйлар. Әлеге акциядә «Без бергә» район штабы иреклеләре, шулай ук волонтер-медиклар һәм Җиңү волонтерлары катнашачак. «Сезгә, якыннарыбыз» проекты кысаларында алар ветераннар янына барачаклар һәм рәхмәт сүзләрен тапшырачаклар, бәйрәм белән котлаячаклар һәм хәйриячеләр акчаларына сатып алынган азык-төлек җыелмаларын тапшырачаклар.
Гадәттәгечә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча «Георгий тасмасы» патриотик акциясе үткәрелә.
Бу-Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр батырлыгына хөрмәт йөзеннән гражданнар күкрәкләрендә йөри торган хәрби дан символы.
Бүген Буа шәһәренең Үзәк мәйданында Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин катнашында «Хәтер дивары» хәрби-патриотик акциясе узды. Бу проект, үсеп килүче буынга аларның җиңүче варислары булуын искә төшерү өчен, әлеге Җиңүне якынайткан һәркемгә тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен, сугыш кырларында үз гомерләрен биргән кешеләр турында хәтерне саклап калу өчен уздырылган. Зур баннерларда фронтта һәлак булган һәм тыныч вакытта вафат Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен урнаштырганнар.
7 майда 8.20 сәгатьтә «Business FM Казан» радиосында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында «Недвижимость» программасы чыгачак.
Татарстан Росреестры вәкиле гражданнар белән эшләүнең яңа форматы турында сөйләячәк, шулай ук хәзерге вакытта Росреестр хезмәтләрен алганда электрон хезмәтләргә өстенлек бирү яхшырак, әгәр мондый мөмкинлек юк икән, нишләргә икәнлеген аңлатачак.
Тапшыруны кабатлау 9.20, 10.20 һәм 12.20 сәгатьтә чыгачак . Радио 93.5 FM дулкынында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганчы күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрүне дәвам итәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, гражданнар яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чаралар гамәлдә булган чорда күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә, күчемсез милеккә дәүләт теркәве туктатылган очракта нишләргә икәнен белә алачаклар.
2020 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 2019 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турында хисап проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Анда Буа шәһәр Советы депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, сәяси партия вәкилләре катнашты.
Аграрийлар өчен ягулыкның бәясе май аенда кимеде һәм бер тоннага 39 950 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен ташламалы бәя апрельдә 41 200 сум тәшкил иткән.
Сатуга килешү «Татнефть» ГАҖ белән төзелде. Авыл хезмәтчәннәре өчен ягулыкның бәясе 1 майдан 39 950 сум тәшкил итә, бу - күмәртәләп сату бәясеннән 13 %ка арзанрак (тоннага 46 000 сум). Шулай ук бәя узган елга карата кимеде. 2019 елда аграрийларга язгы беренче траншн бер тоннага 42 800 сумнан, икенче яртыеллыкта 44 625 сумнан җибәрелгән.
Авыл хезмәтчәннәре өчен дизель ягулыгының 0,82 коэффициенты белән литрга күчереп исәпләгәндә, 32,7 сум тәшкил итә, бу ягулык салу станцияләрендә (литрга 46,5 сум) ваклап сату бәясеннән 30 %ка арзанрак һәм язгы кыр эшләрен уздыруда яхшы ярдәм булачак. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен ягулык дизель ягулыгының ЕВРО-5 Европа стандартына туры киләчәк.
Татарстанда 2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләделәр. Тиешле указга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. 24 май - ай календаренә һәм гореф-гадәтләргә туры китереп, Ураза бәйрәме көне дип санала. 31 июль- Корбан бәйрәме көне итеп билгеләнде.
Татарстанда яшәүчеләр өчен Ураза һәм Корбан Гаете көннәре ял көннәре булачак.