Хөрмәтле экологлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлыйм!
Сез көн саен саф һава суларга, куе урманнар һәм чәчәкле кырлар буйлап йөрергә, үтә күренмәле күккә сокланырга һәм табигатьнең бәхетле юмартлыгын тыңларга мөмкин булуыбызга үз көчегезне, энергиягезне һәм мәхәббәтегезне кертәсез. Һәм мин, тормышларын шушы игелекле эшкә багышлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үз эшегезгә турылыклы булудан, туган як табигатен яратудан башка, сез табигатьне саклауның һәм аның байлыкларын рациональ файдалануның җиңел булмаган бурычын үти алмас идегез. Сезнең тормышыгызда бар нәрсәнең дә имин һәм шатлыклы булуын, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!
Бүген, 5 июньдә, Татарстан Республикасында мари мәдәнияте бәйрәме – «Семык» билгеләп үтеләчәк. Тик, күптән түгел узган «Каравон» рус фольклоры бәйрәме кебек үк, быел җәй, эпидемиологик хәл аркасында, мариларның халык бәйрәме дә онлайн-форматта узачак.
«Семык» мари халык бәйрәме тарихы һәм традицияләре турында махсус чыгарылышны «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында, бәйрәм концерты һәм башка чараларны «Tatfolk» традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, «Семык 2020 Менделеевск» YouTube-каналы, оештыручыларның рәсми Instagramы, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты трансляцияләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн.сумы федераль бюджеттан (58%) бүлеп бирелде. Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан крестьян (фермер) хуҗалыкларының 25е грантка ия булды һәм якын арада үз гаилә фермаларын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга керешәчәк. Алар арасында Буа районыннан фермер Лапшин Петр Николаевич бар. Алынган грант акчасын Петр Николаевич 152 сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек фермасы төзүгә юнәлдерәчәк.
1 апрельдән 2020 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.Язылу кампаниясен дәвам иттереп, Буа гәҗитенә игътибар җәлеп итеп, бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Фәнис Мифтахов һәм Лилия Садретдинова «Байрак»ка язылдылар
Хәтер һәм Дан елының төп чаралары планы нигезендә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды 2020 елның 6 маеннан «Кызыл канәфер» хәйрия акциясен башлап җибәрде.
Хәйрия акциясе «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында һәм гражданнарга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган вакыйгалар, проектлар һәм чаралар турында мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә.
Үзизоляция белән бәйле рәвештә, быел акция популяр сәүдә челтәрләрен, «Бәхетле» ҖЧҖ һәм «Лента» ҖЧҖ, шулай ук Россия Почтасын җәлеп итеп, гадәттәгедән озаграк узачак. Алга таба, карантин чараларын бетергәннән соң, акциягә «Җиңү волонтерлары» кушылачак.
Килешү язма рәвештә төзелә һәм Кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә дәүләт теркәве узарга тиеш. Килешү теркәлгәннән соң төзелгән дип санала.
"Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" 13.07.2015 ел, № 218-ФЗ Федераль законның 48 статьясы нигезендә, өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен дәүләт теркәвенә алу шартнамә якларының (төзүче, өлешләп төзүдә катнашучы) гаризасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсе (аны үзгәртү, өзү, әлеге килешү буенча таләпләрнең хокукларын бирү турында) турындагы язма күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов йөкләмәсе буенча 6 июньнән «Сахарник» бакчачылык ширкәтенә маршрут автобуслары йөри башлый. Моңа кадәр бакчачылар район җитәкчелегеннән бакча маршрутларын оештыруларын сораган иде. Ранис Рафис улы бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмады. Бакча автобусы 6 июннән көн дәвамында ике тапкыр ял көннәрендә йөриячәк.
Бүген Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Ирада Хафисян кызы «Мәдәният» милли проекты кысаларында Кырык Садак авылында КФҮ төзүнең барышын бәяләде. Аны урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов һәм Лилия Садретдинова озатып йөрде.
2020 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең чираттагы инструктажы булды.
Социаль хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларыннан мәҗбүри файдалану, шәхси гигиена кагыйдәләре, мәҗбүри термометрия һәм коронавирус йогышы билгеләрен ачыклаганда гамәлләр турында тагын бер кат искәрттеләр.
Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноградны ияратып үстерә башлады. Әмма безнең шартларда күпчелек очракта ул өлгереп җитми яки аның җимеше әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү – үзе бөтен бер фән. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә берничә гади киңәш әзерләде, алар буенча мул, ә иң мөһиме - татлы виноград уңышын алырга мөмкин.