Анда иртә өлгерә торган арпа чәчтеләр. Кичә агрофирма кырларында механизаторлар Николай Кудрявцев, Дмитрий Сидоров, Надыр Камаретдинов, Наил Зәйнетдинов, Сергей Мостяков 223 гектарда эш башкардылар. Арпа быел 5039 гектарда игеләчәк.
Агрофирма хуҗалыкларында бер үк вакытта гектарына 1,5 центнер исәбеннән катлаулы ашламалар кертелә.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының « Яңа коронавирус йогышының (COVID – 19) таралу куркынычын профилактикалау һәм киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатларында оештыруның вакытлыча тәртибе турында» 2020 елның 19 мартындагы 198н номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы халкының сәламәтлеген саклауны һәм яңа коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын тәэмин итү максатларында, «Буа үзәк район хастаханәсе»ндә 2020 елның 1 апреленнән башлап бары тик ашыгыч (кичектергесез) пациентларны гына кабул итү һәм дәвалау оештырылды. Халыкка планлы амбулатор-поликлиника медицина ярдәме күрсәтү, планлы вакцинация үткәрү вакытлыча туктатылды, пациентларны тәүлек буе эшли торган койкаларга һәм көндезге стационарның койкаларына планлы госпитализацияләү туктатылды
Татарстанда, шул исәптән Буа муниципаль районында да, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Кичә, районның хокук саклау органнары хезмәткәрләре урамнарда халык белән аңлату эшләре алып бардылар. Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Сергей Рахманов сүзләренә караганда, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен административ җаваплылык каралган. Тәртип сакчылары өлкәннәрне аеруча кисәтте, чөнки 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үз йортларын ташлап китәргә тиеш түгел, әгәр аларның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янамаса.
Covid-19 коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән кабул ителгән чаралар нигезендә, үз-үзеңне изоляцияләү режимында торак биналарда булган гражданнар саны арту сәбәпле, хәбәр итәбез:
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен барлык түләүләр дә, мәсәлән,дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша дистанцион рәвештә кабул ителә. Ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән волонтерлар булыша. Моның өчен аларга бары тик «кайнар линия» телефоннары аша гариза калдырырга гына кирәк - 8(84374) 3- 35- 35, 8(84374) 3-38-05, 8(917) 271 57 01.
- гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр һәм компенсацияләр бирү ярты ел дәвамында гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка озайтылачак.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Карар РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.
Социаль челтәрләрдә «Сугыш хатын-кыз өчен түгел... " дигән республика патриотик язмалар конкурсына старт бирелде.
⠀Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм Татарстан Республикасы халкын, яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар турында хәтерне саклауга юнәлдерелгән.
⠀ Конкурсны оештыручылар -Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты.
Буалыларны конкурста катнашырга, үз-үзеңне изоляцияләү чорын файдалы итеп үткәрергә чакырабыз!
Түбәндәге сылтама буенча тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин https://www.instagram.com/molparlament.tatar/
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Буа шәһәре Пенсия фонды Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
Буа муницыпаль районы буенча 1076 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 1026 гражданның пенсиясе артачак
Бүген Буа районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Зур Фролово авылында яшәүче өлкән яшьтәге Лазарев Алексей Ивановичка шәһәрдән дарулар алып килделәр. Бөек Ватан сугышында катнашучы ялгыз яши. "Кайнар линия"гә казанда яшәүче улларының берсе шалтыратып, әтисенә дарулар кирәклеген белдерде. 2020 елның 30 мартыннан "кайнар линия "гә 7 буалы шалтыратты. Социаль яклау хезмәткәрләре көн саен иртәнге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дарулар гына түгел, азык-төлек тә илтәләр. Ветеран Алексей Иванович ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде
Исегезгә төшерәбез, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук Буа муниципаль районы халкының аз хәрәкәтләнүче төркеме «кайнар линия» телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар: 8 (84374) 3- 35- 35, 8 (84374) 3-38-05, 8(917) 271 57 01.
Күрсәтелгән телефоннар буенча алар куркыныч авыруны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация ала алалар, волонтерларга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заявка калдыра алалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, беренче чиратта кирәк булган продуктлар һәм дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү ялгыз яшәүче өлкән кеше (инвалид) хисабына башкарыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр коронавирус инфекциясе йогынтысына дучар ителәләр. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы үпкә ялкынсынуы кебек куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кешеләр күп була торган урыннарга йөрмәскә, өйдә калырга киңәш итәбез.
Үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз!
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча карарлар турында» 26.03.2020 ел, №208 һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 19.03.20 ел, № 208 карарын үтәү йөзеннән, барлык чараларны туктатты. 2020 елда язгы ау белән бәйле Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында (һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында), шул исәптән:
- аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү;
- аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирү;
- аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү.
Әлеге чаралар яңа короновирус инфекциясе таралу буенча хәлне тотрыклыландыруга кадәр кабул ителде