ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елдан башлап барлык эш бирүчеләр дә кәгазь хезмәт кенәгәсеннән электрон хезмәт кенәгәләренә күчәргә тиеш. Әлеге таләп барлык эш бирүчеләргә – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Шулай ук алар өчен РПФда яңа хисап барлыкка килде. Бланк СЗВ-ТД дип атала.

Кәгазьләрдән электрон кенәгәләргә күчү акрынлап булачак һәм берничә этапны күздә тота. 2020 елда хезмәт кенәгәләре кәгазьдә калачак, ләкин кәгазь вариант белән бергә электрон вариант алып барырга кирәк булачак.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Гомумрайон планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

« Эшлекле дүшәмбе»   бүләкләү тантанасыннан башланды.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Ринат Хәсәнов 2019 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

13 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән мелиорация мәсьәләләре буенча фикер алышты

«Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин соңгы 10 елда республикада сугаруның үсеше турында сөйләде. Бу вакыт эчендә 213 хуҗалыкта 32,6 мең гектар сугарулы җир төзелде һәм реконструкцияләнде, 196,6 км магистраль торба үткәргечләр салынды, 13 064 га мәйданда мелиорация объектларын техник яктан яңадан коралландыру үткәрелде, 414 берәмлек сугару техникасы, 95 тамчылы сугару системасы сатып алынды, 300дән артык су скважинасы  борауланды, 95 суэтем башнясы куелды. Зур күләмле эш нәтиҗәсендә сугарулы җирләрдә уңыш 3-4 тапкыр артты, ә республика теләсә нинди һава шартларында яшелчә һәм бәрәңге белән гарантияле тәэмин ителде.

2020 елның 20 мартында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне  түбәндәге адрес буенча узачак: Буа шәһәре, Ленин ур., 52 йорт.

08.00 сәгатьтән 09.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече Фәхретдинов Рамил Ринат улы

11.00-12.30- нотариус Дәүләтшин Ирек Закарьявич

12: 30дан 14.00 сәгатькә кадәр – « ТР БТИ»  АҖ Буа бүлекчәсе җитәкчесе Таҗиев Азат Зөбәрзәт улы

14: 00-15: 30-адвокат Әхмәтҗанов Руслан Рөстәм улы кабул итә.

Алдан язылу  телефоны: 3-44-29, 898-671-083-78.

Ульяновск шәһәрендә Бари Тарханов исемендәге Татар халык һәм үзешчән театр коллективларының төбәкара фестивале узды. Традиция буенча фестивальдә “Район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесенең "Яктылык" халык театры режиссеры Зөһрә Талипова катнашты. Халык театры артистлары Ульяновск тамашачысына Аяз Гыйләҗевнең " Без унике кыз идек..." пьесасы буенча “Буталган тормыш җепләре" куелышын күрсәттеләр. Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина театр труппасына Рәхмәт хатлары тапшырды. Хәзер 28 мартта узачак фестивальнең ябылуын көтәбез, анда "Яктылык" халык театры нинди номинациягә лаек булачагы билгеле булачак. Ульяновск тамашачылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән дә таныштылар

Кичә, 15 мартта, район җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов озатуында «Алан», «Бола», «Авангард», «Заря», «Дружба» хуҗалыкларын карап чыкты. Ранис Рафис улы машина-трактор паркларын, сөт-товарчылык фермаларын, орлык складларын карады, язгы кыр эшләре өчен техниканы әзерләү барышы, тракторларны төзекләндерү белән танышты. Шулай ук  чара кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре директорлары һәм баш белгечләре белән эшлекле очрашулар уздырды.

Район җитәкчелеге шулай ук көзге культуралар кырларын карады. «Авангард» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 14 марттан күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруга керештеләр.

Кичә, 15 мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында, базар территориясендә Буа районы кулланучылары һәм хуҗалык итүче субъектлары өчен акция узды. Чара кысаларында буалыларга мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге тарафыннан КФҮнең Буа бүлегендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында гражданнар консультациясе үткәрелде.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәнов Буа районында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча (торак-коммуналь, транспорт, финанс хезмәтләре күрсәткәндә, товарлар сатып алганда һ.б.) кабул итү һәм консультация уздырды.

Мөрәҗәгать иткән гражданнарга юридик консультация күрсәтелде, шул исәптән сатучыга претензияне төзү, кулланучылар хокукларын суд тарафыннан яклау тәртибе аңлатылды.

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров шуңа  игътибар  юнәлтте.   Барлык  муниципаль районнар    белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.      

Бүген, 16 мартта чираттагы "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ТАССРның 100 еллыгы сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль районының өч предприятиесе "Татарстан АССРның 100 еллыгы" мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификатлар алды. Болар - «Буа шикәре» ААҖ, "Буа икмәк заводы" ҖЧҖ, "Карлы” "Ит йорты"ҖЧҖ. Оешма җитәкчеләренә сертификатларны район җитәкчесе Ранис Камартдинов тапшырды.

Хәзер, безнең районда җитештерелгән продукция ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә эмблема белән сатуга чыгачак. Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм республика тарихын пропагандалый.

Исегезгә төшерәбез, шундый ук сертификатлар безнең районның 2 шәхси эшмәкәренә тапшырылган иде инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International