Бүген Буа шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Фәхрибану Нәгыймулла кызы Гариповага Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды. Бүләк икеләтә бүләккә әверелде - аңа 90 яшь тулды
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында (“Кадастр инженерын сайла” вкладкасында) агымдагы елның февраль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган
Быел Татарстанда 2,9 млн кв. метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Узган ел Татарстанда яшәүче 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча торак шартларын яхшырткан.
Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Мәгърифәтчелек чаралары бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россия Федерациясендә дә уза.
Хөрмәтле Буа муниципаль районы көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
2020 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан кулланучылар өчен «The Sustainable Consumer» - «Рациональ кулланучы» девизы астында «кайнар линия» телефоны оештырылды .
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне Сез кайнар линия телефоны аша ала аласыз: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге 8( 843) 221 90 16, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә 8( 843) 714 58 78, шулай ук Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә 8( 843) 743-29-93
Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә Буа ш. Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча 2020 елның 19 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Роспотребнадзор яңа коронавирус йогышын (COVID-19) профилактикалау буенча киңәшләр бирде.
Балалар һәм наркотиклар.... Бу хәзерге җәмгыятьтә иң куркыныч күренешләрнең берсе. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, күп санлы бәхетсезлек – үлем һәм җинаятьләр нәкъ менә наркотикларга бәйле. Билгеле булганча, наркомания- ул иң чын чир. Теләсә нинди авыру буларак, наркоманияне булдырмый кала белергә кирәк.
2020 елның 13 мартында «Җирлекара үзәк китапханә» Буа ветеринария техникумы студентлары өчен “ЮК дип әйтә бел” исеме астында прокуратура, медицина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре белән очрашу уздырды.
Медицина хезмәткәре «Наркотиклар турында бөтен дөреслек» дигән темага әңгәмә үткәрде. Прокуратура хезмәткәре яшүсмерләр арасында наркомания проблемасының кискенлегенә игътибар итте, полиция бүлекчәләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә ачыкланган җинаятьләр статистикасы турында сөйләде, наркотикларга бәйле гражданнар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук прокурор ярдәмчесе үсмерләргә наркотиклар сатып алу, саклау, җитештерү һәм сату өчен җәза бирү турында да мәгълүмат бирде.
Китапханә хезмәткәрләре наркоманиягә каршы социаль роликлар карауны оештырдылар. Очрашу ахырында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү
бүлеге белгече балаларга «Сайлау һәрвакыт синең артында» дигән темага буклетлар таратты.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, наркотикларга тискәре караш формалаштыралар, үзләренә карата абруйлары һәм ихтирамлы мөнәсәбәт уята.