Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, яшәү урыннарына чыгып, ветераннарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирүне оештыра.
Консультацияләрнең вакытын, урынын һәм күздә тотылган сорауларны килештерү өчен идарәнең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә 8 (84374) 3-52-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10:00нан 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты белән) яки Буа шәһәре, Ефремов ур., 135 йорт адресы буенча кабул ителә.
2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: эшкә сәләтсез гражданны караган эшләмәүче граждан ай саен компенсация түләвен рәсмиләштерә ала. Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.
"Газпром газомоторное топливо" ның Буа филиалында АГНКС-1 ягулык салу станциясендә аның җитештерүчәнлеген арттыру өчен техник җиһазландыру максатыннан үткәрелә торган ремонт эшләре сәбәпле, Буада шәһәр маршруты буенча пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы , кисәтүсез генә, метанда, газ-мотор ягулыгы белән эшләүче автобусларны берьяклы тәртиптә туктатты.
Бу сорау Буа муниципаль районы җитәкчесе Рәнис Камартдиновның шәхси контроленә алынды.
Ике сәгать дәвамында Буа шәһәрендә пассажирлар ташу хәрәкәте торгызылачак.
Бүген, 12 мартта, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Безнең Республика. Безнең эш» дип аталган форумда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашачак.
Ток-шоуның темасы - «Татарстан Республикасы бакчачылар проблемалары». Аның кысаларында катнашучылар участокларны ызанлау, күчемсез милеккә хокукларны теркәү, капиталь төзелеш объектларын исәпкә алу һ. б. процессларны законнар белән җайга салуга кагылышлы актуаль проблемаларның киң спектры буенча фикер алышачаклар.
Бүген, 11 мартта Буа муниципаль районы делегациясе, шул исәптән «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Буа МРО башлыгы Радик Ибәтуллин, район авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш агрономнары «Татагрохимсервис»-«Агрохиммаш» АҖнең Биектау авылындагы филиалы мәйданчыгында булдылар. Алар предприятие чыгара торган продукция – агулау машиналары, үсемлекләрне тукландыручы сиптергечләр, агулау машиналарын көйләү белән таныштылар.
9 март көнне Килдураз җирлегенә керүче Казма авылы клубында Бөек Җинүнен 75 еллыгы ТАССРнын 100 еллыгы унаеннан "Хәтер хәтирә" концерты булды. Концерт сугыш күренешләреннән өзекләр белән алып барылды. Сугыш чоры балалары Гиниятуллин Җәүдәт, Абзалов Әкрам, Шаяхметова Равия апалар үзләренең сугыш чоры авырлыклары, кичерешләрен сөйләделәр. Шаяхметова Равия апанын бала чагы Тула шәһәрендә үтә. Шәһәр немец гаскәрләре чорналышында кала һәм аларнын өйләренә немецлар яши. Ана ул вакытта нибары 6 яшь була, шул яшьтә булуга карамастан ул барысында хәтерли. Гиниятуллин Җәүдәт абый белән Абзалов Әкрам абый авылда тормышын авырлыгы, юклыкнын ачылыгы, үз гаиләләре турында сөйләделәр. Аларнын сөйләгәннәрен тыныч кына тынлап булмады... Соныннан халкыбыз яратып җырлана торган туган авыл турында җырлар җырланды. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын. Сугышлар кабатланмасын.
12 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Торак-коммуналь киңәшмәләр» программасы булачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.
12 мартта 8.20 сәгатьтә «Business FM Казан» радиосында «Недвижимость» программасы чыгачак, аның махсус кунагы Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина булачак
Быел 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры иртәрәк башланачак. Барлык дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материалларына (КИМ) сизелерлек үзгәрешләр кертелде, чөнки яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем алган 9 сыйныф укучылары беренче тапкыр дәүләт йомгаклау аттестациясен уза. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.