ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Җәйге каникуллар вакытында 10-17 яшьлек балалар Россия буйлап ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте. Ташлама җәй дәвамында плацкарт һәм гомуми вагоннарга, шулай ук утыру урыннары булган вагоннарга билетлар өчен гамәлдә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.

Район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге Буа муниципаль районы делегациясе «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсендә катнаша. Чара бүген Иске Чүпрәле авылында уза. Анда Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнары да чакырылган.

Семинар-киңәшмә кысаларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында «Агростартап»программасы буенча грант бирү өчен КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны конкурс нигезендә сайлап алу башлануын игълан итә.

14 мартта 11: 00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачак. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы).

Медаль һәм ТАССРның 100 еллыгы логотибын куллану хокукына сертификатны Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов тапшырды. Гүзәл Җамалетдинова инде ун ел буалылар гына түгел, республиканың күрше районнарында яшәүчеләр дә яратып өлгергән милли камыр ризыкларын сата.

Истәлекле логотип куллану хокукын районның ике эшмәкәре - Ләлә Шәрәфетдинова һәм Гүзәл Җамалетдинова, шулай ук Буа муниципаль районы предприятиеләре – «Буа шикәре» ҖЧҖ, "Буа икмәк заводы" ҖЧҖ, “Авангард” ҖЧҖ филиалы “ Карлы” "Ит йорты" алдылар

“Арктика” боз сараенда фигуралы шуу буенча ачык Буа беренчелегенә ярышлар узды. Бозда урачыларыбезнең фигурачылар Ульяновск спорт мәктәбе, Казанның “Стрела” олимпия резервы мәктәпләре фиг белән көч сынашты. Ярышлар ТАССРның 100 еллыгына багышланды

 Югары Лашчыда Миләүшә Зарипова истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.

Үткән атнада буалы әти-әниләр үзләрен чыгарылышлар итеп тойдылар – традицион Бөтенроссия акциясе кысаларында бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Имтихан үткәрү пункты булган шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә парта артына бу көнне 15 кеше утырды.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 10 мартта, ТНВ телеканалында «Татарстан Яңалыклары» программасында шәхси торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында сюжет чыгачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International