Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак урыны төзүгә (сатып алуга) ташламалы процент ставкасы булган ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.
Район делегациясе Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнашты. Бәйрәм Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды.
Буаның Ял үзәгендә «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы проекты кысаларында Кама Тамагы районы музеенда Буа туган якны өйрәнү музее күчмә күргәзмә ачты. Күргәзмә 1942 елда төзелгән тимер юл күпер корылмалары, тимер юл станцияләре, тимер юл участогы макетларыннан гыйбарәт.
Ярышлар узган Мәдәни үсеш үзәгендә әлеге интеллектуаль уенны яратучы 13 кеше җыелды. "Буа-Информ" җитәкчесе уенчыларга кызыклы уеннар һәм җиңү теләде, шуннан соң катнашучылар шахмат такталары артында үз урыннарын алдылар
ИГЪТИБАР!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында салым түләүчеләргә мәгълүмат бирү буенча Ачык ишекләр көннәре үткәрә.
23 март 2020 ел 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
24 март 2020 ел 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
24 апрель 2020 ел 08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр
25 апрель 2020 ел 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр
2020 елның 10 мартыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорда «кайнар линия» эшли башлый.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге белгечләре 2020 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәкләр. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителәчәк.
Буа районында яшәүчеләрдән шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә, төшке аш вакыты 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр.
Мөрәҗәгатьләр 8( 84374) 3-52-89 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә
Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, хатыннар, апалар, сеңелләр!
Чын күңелдән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне –яз бәйрәме бәйрәм белән тәбрик итәм! Һәрвакыт хатын-кыз тормыш, матурлык һәм илһам чыганагы булган. Сез безнең гаиләләрдә җылылык һәм уңайлылык саклыйсыз, балалар үстерәсез һәм тирә-юньдәгеләргә игелек, наз, ярату бүләк итәсез. Сез бу дөньяны матурлык һәм тормыш энергиясе белән тулыландырасыз, рухи юмартлык белән җылытасыз, күңеллелек, ачык йөзлелек һәм гармония атмосферасын тудырасыз.