Буада 2005 елдан башлап “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты нигезендә барлыгы сигез күпкатлы йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды. Әлеге проектка караган биш төрле программа буенча барлыгы 372 гаилә квартиралы булды.
Алар арасында Мөстәкыймовлар белән Хәлиевлар гаиләләре. Шәһәрнең Совет урамында төзелүче йортларның катлары “үсүен” Хәлиевлар түземсезлек белән күзәткән. Шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Гөлнара Хәлиева социаль ипотека программасы буенча торакка чиратка баса. Чит кешегә квартира өчен түләп торганчы, үзебезгә түләрбез, дип фикер йөртә яшь гаилә. Ике бүлмәлене алырга уйлыйлар. Әмма өчлене алалар. 72 квадрат метрлы мәйдан футбол кыры кадәр булып тоела баштан яшьләргә. Түләү графигының соңгы графасында 2 миллион 300 мең сум (квартираның гомуми бәясе) дигән сан башта азрак куркыта. Әмма яши-яши барысы да җайлана. Гаиләдә беренче булып Раяз туа, аннары Рәзил. Социаль ипотека программасы нигезендә һәр “егеткә” ипотека суммасыннан 200 мең сум акча чигерелә бара. Икенче балага бирелгән 400 мең сум “Ана капиталы”н да торакка түләүгә файдаланырга булалар. Түләү саллы гына суммага кими.
- Тагын өч елдан түләп бетерербез, дип өметләнәбез. Аннан инде йорт турында уйлый башласак та була,- дип сөйли Гөлнара Хәлиева.
Гөлнара Мөстәкыймова Совет урамында төзелгән күрше йорттан тораклы була. Ул да укытучы. Шулай ук гаилә беренче балалары тугач та фатирда түләп яши. Уллары Эмиль тугач, ипотеканың 200 мең сумы чигерелә, аннан “Ана капиталы” буенча 400 мең сум акча күчә.
- Унөч ел буена түли килеп, графикта түләү суммасы соңгы елларда 15 мең сумга кадәр үсә иде. Дәүләт ярдәм иткәч, сумма кимеде. Хәзер күпкә җиңелрәк, - ди ул.
Республика Дәүләт торак фондының Буадагы вәкиллеге баш белгече Дилә Әлламова белдерүенчә, бүгенге көндә “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча программалар нигезендә районда унлап гаилә торакка чират көтә. Киләчәктә шәһәрнең Төзүчеләр тыкрыгында 60 квартиралы йорт төзү планда каралган.
“Ачык ишекләр” көне Бөтенроссия акциясе үтә барлык салым органнарында. Салым түләүгә кагылышлы сораулары белән буалылар 23-24 мартта һәм 24-25 апрельдә районара салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар. Акция турында тәфсиллерәк nalog.ru сайтында яки 8(800) 222-22-22 телефоны буенча танышырга була.
2020 елның 19-31 мартында, язгы мәктәп каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Бала-төп пассажир!» чараларын уздыра. Юл-патруль хезмәте нарядлары автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк. Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак.
Буа муниципаль районының Зур Фролово авылында "Хәйрия склады" ачылды. ⠀ Складка кием-салым, аяк киеме, мебель һәм көнкүреш техникасы, балалар инвентаре, озак вакытка исәпләнгән туклану продуктлары һәм башка бик күп нәрсәләр керә. Кием-салым һәм аяк киеме чиста булырга тиеш, ә көнкүреш предметлары - алга таба файдалану өчен яраклы. Барлык мөлкәт социаль якланмаган гражданнар категорияләре (аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр), шулай ук авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләр (милекне тулысынча югалткан янгын һ.б.) арасында түләүсез тарала. Сезгә кирәкмәгән, әмма башка кешеләргә бик кирәкле әйберләр, ТР, Буа муниципаль районы, Зур Фролово авылы, Энгельс урамы, 1 йорт адресы буенча кабул ителә.
Телефон: 8 9503 17 60 13
ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне конкурсларда катнашырга чакыра:
1. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме шәҗәрә традицияләрен саклап калуга, гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Конкурс 3 этапта уза:
- муниципальный этап - 19.02.2020 - 30.03.2020 ел;
- зона этабы - 06.04.2020 - 11.04.2020 ел;
- республика этабы- 15.04.2020 - 15.05.2020 ел.
Конкурста теләгән барлык гаиләләр катнаша ала.
"Авангард" агрофирмасының техник паркы ел саен яңартыла. Генераль директор Николай Курчаткин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 112,8 миллион сумлык трактор, комбайн, тагылма инвентарь китерелгән. Шушы көннәрдә 12,8 миллион сумлык техника кайтарылачак. Яңа 4 комбайн, төрле куәттәге 7 трактор, 1 төягечнең ачкычлары тантаналы шартларда тапшырылды. Техниканы агрофирманың "Коммуна", "Цивильский бекон" филиаллары алды. Тантанада "АК Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, район җитәкчесе Ранис Камартдинов, техника җитештерүче компанияләр вәкилләре катнашты. Алар "Авангард" хезмәтчәннәренә уңышлар теләделәр. Ә уңышлар бик кирәк- алда чәчү кампаниясе.
2020 елның апреленә Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатьтән башлана.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Югары Ослан районында булды. Аны район башлыгы Марат Зиатдинов озатып йөрде.
Сәфәр барышында Марат Җәббаров Ямбулат авылындагы «Заря» агрофирмасы эше белән танышты, ул терлекчелек, үсемлекчелек һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Биредә 150 гектар мәйданда күпьеллык үсентеләр үстерелә, 1000 тоннага исәпләнгән җиләк-җимеш саклагычы төзелде. Агымдагы елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 11 га мәйданда алмагач бакчасын интенсив технология буенча утырту планлаштырыла. Хәзер мелиорация программалары буенча гидро-техник корылмалар төзелә. Тулы уңыш 4-5 елдан башланачак дип көтелә.
Хөрмәтле буалылар, гражданнарның иминлеген саклау һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, барлык кирәкле чаралар күрелде. Район җитәкчелеге көн саен хәлне күзәтеп тора. Безнең районда коронавирус йоктыру очраклары юк, вируска шикләнгән кешеләр юк. Вәзгыять тотрыклы һәм гражданнар тормышының барлык өлкәләрендә контроль астында.
Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота.
Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкын 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына кайту турында хәбәр итүне һәм ике атналык карантин үтүне сорыйлар.