Кеше күптән сөтнең дәвалау үзлеген белә иде. И. П.Павлов сүзләренә караганда, сөт-ул табигать тарафыннан әзерләнгән искиткеч ризык.
Кешенең туклануында сөтнең мөһим әһәмияте шунда: анда яшәү өчен кирәкле барлык матдәләр - аксым, май, углевод, минераль матдәләр, витаминнар - организм тарафыннан җиңел үзләштерелә. Организмга азык-төлек белән кергән аксым, май һәм углеводлар ашкайнату согы ярдәмендә канга сеңдерелә торган гади катнашмаларга таркала.
Сөт шактый калорийлы: 100 граммда - 60 килокалорий бар. Шуңа күрә ярты литр сөт организмның энергиягә тәүлеклек ихтыяҗының өчтән бер өлешен канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Ә бер литр сөт калория буенча 370 г. сыер итен яки 700 г. тирәсе бәрәңгене алыштыра.
Заманча базарда сөт продукциясенең фабрика ысулы белән җитештерелгән зур күләме тәкъдим ителә, ассортименты даими рәвештә киңәя һәм яңартыла.
Ырыңгы авылында яшәүче Ксения Данилованы 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов, авыл җирлеге башлыгы Роберт Гордеев, халыкны социаль яклау Идарәсе хезмәткәрләре килгән иде. Илдус Гашыйк улы Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
Юбиляр Ксения Данилованы авылдашлары да хөрмәтләде, алар аны җыр-моң белән котладылар.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Ырынгы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан өйгә барып социаль хезмәт алучылар белән очрашу оештырылды. Җирлекара үзәк китапханәдә «Китап сөючеләр» клубы әгъзалары очрашты. Очрашуда Татарстан тарихы турында сөйләштеләр һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.
Бүген Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты рәисе-Альбина Фәрит кызы Сабитова катнашында Буа район иҗтимагый оешмасы – Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар республика оешмасы - Буа шәһәр оешмасының хисап-сайлау конференциясе булып узды. Профсоюз оешмасы рәисе Дилбәр Ситдыйкова 2015-2019 елларда профсоюз комитеты эше турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук конференциядә башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре дә бүләкләнде. Социаль партнерлыкны үстерү һәм профсоюз белән хезмәттәшлек өчен Мәдәният хезмәткәрләре Россия профсоюзы рәисенең Рәхмәт хаты белән Буа муниципаль районының «Мәдәният идарәсе» МКУ начальнигы Ринат Гыймранов бүләкләнде. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләренең Россия профсоюзы рәисе рәхмәте Буа шәһәр иҗтимагый оешмасы – Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар республика оешмасы рәисе Дилбәр Ситдыйковага да тапшырылды.
2020 елның 21 гыйнварыннан Роспотребнадзорның сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия»се эшли башлады.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге белгечләре 2020 елның 21 гыйнварыннан алып 04 февраленә кадәр халыкка сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча консультация бирәләр. Мөрәҗәгатьләр кайнар линия телефоннары һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул ителә.
2020 елның 20 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан Бөтенроссия кайнар линиясе ачылды һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында тәмәке тартмый торган никотинсыз продукция сатыла торган сәүдә объекты турында хәбәр итәргә мөмкин булган кайнар линиясе эшен дәвам итә.
Бүген, 24 гыйнварда 17:00 сәгатьтә Буа шәһәренең чаңгы базасында Россия студентлары көненә багышланган төнге чаңгы ярышлары узачак. Студентлар өчен дистанциянең күләме 1,5 км, өлкәннәр өчен 2,5 км. Теләүчеләрне спорт чарасында катнашырга чакырабыз!
Хәзерге вакытта яшүсмерләрдә социаль челтәрләрдә интернет-бәйлелек проблемасы бар. Хәзер инде 10-16 яшьлек балаларның берничә буыны "виртуаль дөньяда яши", ул алар өчен бик күп мөмкинлекләр һәм мәнфәгатьләр ача. Яжа мәгълүмат алудан тыелып кала алмау компьютер бәйлелек дип атала да инде. Шул уңайдан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары “Интернет-дус яки дошман?” исемендәге әңгәмә белән Кыят урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән очрашу уздырды. Чараның максаты -укучыларда Интернет һәм компьютер уеннары белән артык мавыгу куркынычын аңлау һәм булдырмау
Район мәдәният йортында Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры узды. Анда Идел аръягының җиде һәм Спас районнары җырчылары осталык сынады.
“Солист-вокалист” номинациясенең академик вокал, эстрада вокалы һәм халык җырлары юнәлешләрендә икешәр җыр белән чыгыш ясаган яшь башкару-чыларга Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Вил Усманов һәм Рәсим Низамов бәя бирделәр. Апрель аенда Казанда узачак икенче турга буалылардан Яңа Чәчкап авылыннан студент Алмаз Җиһаншин һәм 2 номерлы лицейның 10 сыйныф укучысы Рамина Мәхмүтова чакыру алдылар. Җиңүчеләргә “Татар моңы”ннан истәлекле бүләк тә тапшырылды. Сайлап алу турында тагын Энҗе Хөснетдинова Һәм Ранис Вәлиуллин да катнаштылар.
Югары Лашчы авылыннан 95 яшен тутырып килүче Сафура апа Мозаффарова, дәһшәтле сугыш елларында тракторда эшләгән. Ул күргән нужалар бу гына булса икән. Үткәннәрен барлаган саен, кешеләрнең чыдам булуына гаҗәпләнәсең!
– Әтием Гарифулла миңа яшь ярым чагында ук салкын тидереп үлеп киткән. Унынчыбыз Рокыя аның вафатыннан соң өч айдан соң гына дөньяга килгән. Бер өй бала белән дөнья нужасына чумып калган әниебез балаларын ялгыз үстереп, тарата барган, – ди ул. 1940 елны 7 сыйныфны тәмамлаган кыз колхозның барлык эшләрендә катнаша башлый. Аннан сугыш башлана. Ирләр, шул исәптән Сафураның дүрт абыйсы да яу кырына чыгып китәләр.