ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм  проектын гамәлгә ашыру   кысаларында  2019 елда      төрле  рәвештә  410 млн сумнан  артык  дәүләт  ярдәме  алдылар.  

Республикада  илкүләм  проект буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  ярдәм итү крестьян  (фермер) хуҗалыкларына   "Агростартап" грантларын,  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә    субсидияләр бирү һәм    мөлкәт, техника,  терлекләр сатып алуга  чыгымнарның  50%ына кадәр каплау     аша  алып  барыла.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кышкы чорда Татарстан Республикасы территориясендә күп санда явым-төшем көтелгәндә, кар массаларының елга үзәннәре, чокырлар, карьерлар, тимер юл өемнәреннән төшүе мөмкин.

Җыелган кар массасы авышлыгы гадәттә климатик сәбәпләр аркасында килеп чыга: һава торышының кискен үзгәрүе (шул исәптән температура, атмосфера басымы, һаваның дымлылыгы), көчле кар явуы кар массасына механик йогынты ясый.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, гыйнварның беренче декадасы ахырына кар катламы республиканың көнбатыш өлешендә - 3-11 см, калган территориядә-10-27 см тәшкил итә.

Якын көннәрдә аномаль җылы һава торышы саклану сәбәпле кар төшү хәлләре  килеп чыгарга мөмкин

8 февральдә Мамадышта  «Sunny ФЕСТ » Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак, анда 50дән артык катнашучы команда җыелачак.

Sunny ФЕСТ - ул  кулдан ясалган, тиз йөрешле креатив чаналарда шууның ачык фестивале. Чарада катнашу өчен 18 яшькә җиткән командалар чакырыла. Чананың кызыклы конструкторлык идеясе, креатив экипировка, чананы финиш билгесенә кадәр озайту ераклыгы, төшү алдыннан гадәти булмаган чыгыш ( публика өчен) һәм иҗатның теләсә кайсы ачышы хуплана. Приз фонды-130 000 сум.

Чара кысаларында шулай ук халык һөнәрчелеге күргәзмәсен карарга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Фестиваль кунаклары өчен махсус бәйрәм экскурсияләре әзерләнгән, шул исәптән  "Ел маршруты" милли премиясенең Бөтенроссия финалында ГРАН-ПРИ иясе булган,  «Бер юл – биш культура» дигән экскурсия туры да.

Катнашу  өчен командалар гаризалары 28 гыйнварга кадәр Фестиваль сайтында кабул ителә: www.sunny-fest.ru, мәгълүматларны шулай ук телефон аша белергә була: 8(960)048-05-50; 8(843)258-05-50 (шул исәптән фестивальгә турлар сатып алу мәсьәләләре буенча).

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр  шәһәрнең «Дуслык» кафесы-ресторанында мастер-класста булдылар. Бу көн әби-бабайлар  өчен  аеруча да үзенчәлекле булды. «Дуслык» кафесы-рестораны хезмәткәрләре пицца ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, ә «Стрекоза» матурлык салоны кызлары хәйрия акциясе кысаларында аларны матурлау буенча тырыштылар. Шеф-пешекче Айгөл этаплап пиццаның фирма рецептын күрсәтте. Өлкәннәр һәр этапны игътибар белән тыңладылар һәм үзләре камыр азыгын әзерләделәр. Пицца духовкага пешергә озатылгач, матурлык салоны кызлары мастер-класста катнашучыларның  тырнакларын тәртипкә китерделәр, җиңел көндезге макияж ясадылар. Ә Валентина Никитцова бу очрашудан стильле чәч прическасы белән китте.

Тиз арада пицца да пешеп  җитте!  Социаль хезмәт алучыларны, «Дуслык»кафесы-рестораныннан бәйрәм ашы көтте.  Өлкәннәр бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф алдылар. Алар мондый чараларны оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар.

Буа муниципаль районында җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең халык белән отчет очрашулары башланды. Мондый җыелышлар Бик-Үти, Аксу, Зур Фролово, Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә узды инде. Шушы көннәрдә Күшке һәм Әлши авыл җирлекләре башлыклары үзләренең 2019 елдагы эшләре турында халык алдында хисап тотты. Чара Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин катнашында узды. Җирле учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында  доклад белән чыгыш ясадылар. Алар сүзләренә караганда, җирлекләрдә күп кенә проблемалар республика программалары нәтиҗәсендә, район җирле үзидарә органнары һәм  үзара салым акчасына мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашучы кешеләрнең үзләре ярдәме белән хәл ителә. Очрашулар барышында авыл халкының активлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Нигездә, үзара салым программасы ярдәмендә барлыкка килгән юлларның сакланышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Һәр мөрәҗәгать итүчегә аңлатмалар бирелде. Берничә сорау район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды. Район башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов, үз чиратында, җыенда катнашучыларны Буа муниципаль районында тормышка ашырыла торган программалар белән таныштырды һәм авыл халкына актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.

Буалылар 1969 ел ахырында төзелгән шикәр заводы паркы нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.  Ә кичә 1-нче номерлы мәктәптә 2018-2022 елларга «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында шикәр заводы паркын реконструкцияләү концепциясе буенча ачык фикер алышу узды. Эскиз проектын «СКП» җәмгыятенең Казан архитекторлары эшләгән. Яңа паркның генераль планы схемасы җәйге һәм кышкы сценарийда тәкъдим ителгән. Төркем эше барышында катнашучылар җәмәгать пространствосын үстерү концепциясе турында фикер алыштылар һәм аны идеяләре белән тулыландырдылар,  шикәр заводы паркында уңайлы шартлар булдыру өчен тәкъдимнәр карадылар.   Буалылар фикеренчә, паркта яңгырдан саклый торган өскормалы ял зоналары, кечкенә шугалак, яшел зоналар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәйге кафе, фонтан, смартфоннар өчен урыннар, wi-fi зоналары кирәк,  паркта ачык һавада фильмнар карарга мөмкинлек тудыручы күпфункцияле сәхнә, микрорайонның Дан аллеясы, шикәр заводы музее, велоюллар, роликларда шуу мәйданчыгы, парковка һ.б. булырга тиеш.

Очрашу вакытында яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә эш проектын әзерләгәндә исәпкә алыначак.

 

2020 елның 17 гыйнварында 13.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Ленин ур., 52) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллинның шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итүе була.

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тегү эше» дигән хезмәтне реабилитацияләү  бүлмәсенең чираттагы дәресе узды.

            Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре җитәкчелегендә «Аш-су әзерләүдә кирәк-ярак»дигән темага дәрес үткәрелде. Алар үз куллары белән  кухня кирәк-ярагы текте. Тегелгән кухня бияләйләре ашсу әзерләгәндә куллану белән беррәттән менә дигән бүләк тә булачак әле.

«Өлешләп төзүдә катнашу турында» 214-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кергәннән соң (2018 елның 1 июленнән), Татарстан Росреестры тарафыннан, эскроу-счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 1576 килешү теркәлгән.

Юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Борһанова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда, эскроу-счетлар механизмын кулланып, барлыгы 31 күп фатирлы торак йорт төзелә: 25 – Казанда, икесе – Яр Чаллы һәм Биектауда, берсе-Алабуга һәм Лаешта. Шул ук вакытта Казанда (Ершов ур.буенча Арт-Сити торак комплексы) урнашкан күп фатирлы бер йорт узган ел ахырында ук төзелгән һәм тапшырылган.

«Өлкән буын» федераль проектын, «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең «Скандинавия йөреше»  социаль технологиясе тормышка ашырыла.   

    Скандинавия йөреше буенча дәресләрдә катнашырга теләгән өлкән яшьтәге гражданнарны Буа шәһәренең Яшьләр паркына чакырабыз. Дәресләр атна саен чәршәмбе көнне 15.00 сәгатьтә үткәрелә. Скандинавия йөреше өчен инвентарь бушлай бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International