ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Кичә һәм бүген 1 нче зона-эзләү отряды хезмәткәрләре Кыят авылы янындагы Кече елгада бозның куркынычсызлыгын тикшерәләр.

Авыл җирлеге башлыгы Евгения Коршунова сүзләренә караганда, анда 18-19 гыйнвар төнендә су коеначаклар. Үлчәү нәтиҗәләре боз калынлыгының 30 сантиметр тәшкил итүен күрсәтте. Боз өстендә 5 сантиметр калынлыкта кар катламы ята. Коткаручы Владимир Вишняков сүзләренә караганда, көндез уңай температура тора. Кагыйдәләр буенча, бозга чыгу  боз калынлыгы 15 сантиметр булса,  рөхсәт ителә. Әмма кешеләрнең күпләп җыелуы куркыныч тудыра. Коткаручылар бәкеләр янында сак булырга өндәделәр,чөнки боз калынлыгы һәркайда төрле. Бәйрәмдә коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак.

Буа муниципаль районындагы «Гармония «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән темага төркемле дәрес үткәрделәр. Чарада мөмкинлекләре чикле балалар – «Преодоление» клубы әгъзалары катнашты.

Дәрестә балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, туган якның табигый байлыклары, Казан турында риваятьләр  белән таныштылар, туган шәһәр турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук катнашучыларга алар белгән халык традицияләре турында сөйләргә тәкъдим ителде. Чара ахырында яшүсмерләр "Шәһәрне төзе" дип исемләнгән өстәл уены уйнадылар.

Учреждение белгечләре фикеренчә, мондый дәресләр балигъ булмаганнарның үз республикасы тарихы турында белемнәрен тирәнәйтергә, аның милли традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Буа театры Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” спектаклен сәхнәләштерергә җыена. Әсәр шунысы белән үзенчәлекле - анда безнең районның Адав-Толымбай авылы халкының сугыш елларындагы фидакарь хезмәте тасвирлана.

Спектакльнең төп герое Фатыйма Вилданова шушы авыл кызы – бригадир. Адав-Толымбайда әле бүген дә драматург Мирсәй Әмирнең авылга килүен, кайсы йортта яшәвен, беренче спектакльнең сәхнәгә куелуын һәм Фатыйма апа турында хәтерләүчеләр бар.

 

Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен сынаулар чоры якынлаша. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, тугызынчыларны төп дәүләт имтиханнарында һәр предмет буенча “яңалыклар” көтә.

Аерым алганда, рус телендә биремнәр саны 15тән 9га кадәр кимегән. Беренче биремдә чыгарылышларга кыска текст тыңлап, аның буенча 70тән дә ким булмаган сүзле изложение язарга туры киләчәк. Текстлар исә төрле жанрдан, мәсәлән, юл язмалары, очерк, рецензия, көндәлек булырга мөмкин. Икенче блокта рус теленең төрле бүлекләрен белү дәрәҗәсе тикшереләчәк. 2нче-5нче биремнәрдә орфографик, пунктуация, грамматик анализлар ясарга кирәк булачак. 6нчы-8нче биремнәр, мәсәлән, эчтәлекне аңлау дәрәҗәсен, сәнгатьлелек чараларын тануны тикшерүгә юнәлтелгән. Өченче өлеш – инша-фикерләү – шул килеш кала.

Районның “Форпост – Правопорядок” формированиеләр үзәге йомгаклау слетыннан күпсанлы бүләкләр алып кайттылар.

Үзәк еллык эш нәтиҗә-ләре буенча отряд “Җәмә-гатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең иң яхшы үзәге” исеменә бәйгедә беренче урынга лаек булды. Аның җи-тәкчесе Резида Мостафина яшьләр сәясәте үсешенә аеруча зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Яшьләр ми-нистрлыгының Мактау грамотасы белән бүләк-ләнде. 10 активистка республика үзәгенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 2002 елда оешкан, бүген өч яшьләр, бер эшчеләр отрядында 500гә якын кешене  берләштерүче үзәк-нең  ел күрсәткечләре буенча да, төрле спартакиадаларда, бәйгеләрдә көчләрен сынап та яулаган җиңүләре күп. Ә менә район “Форпост”ы тарихында беренче тапкыр ветеринария техникумының “Газ җиһазларын һәм газ белән тәэмин итү системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү” бүле-генең 3 курс студенты Илназ Абделнасыйров С. З. Япеев исемендәге сти-пендиягә, “Хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенең шулай ук 3 курсында белем алучы Гүзәл Куляева, Р. Х. Моратов исемендәге премиягә лаек булдылар.

Буаның шахмат сөючеләре шушы арада Тәтеш районында узган бәйгеләрдән бер-бер артлы җиңүләр яулап кайттылар.

Башлап алар Идел аръягы зонасы беренчелегендә ярыштылар. Хуҗалар үзләре, тагын Югары Осланнан һәм Буадан барлыгы 22 шахматчы катнашкан бәйгедә Яңа Чәчкап авылыннан Зөфәр Сәлахов беренче, шәһәрдән Андрей Каширин өченче урын яуладылар.

Тәтеш районы беренчелегендә безнең әлеге шахматчылардан һәм тагын Илдус Даутовтан, Валерий Рубцовтан, Мөнир Гыйльмановтан. Рөстәм Төхфәтуллин-нан, Камил Әхмәтҗановтан торган команда беренчелекне алды һәм кубокка ия булды. Икенче урында Тәтеш, өченчедә Югары Ослан командалары. Шәхси беренчелектә Илдус Даутов икенче, Андрей Каширин өченче булды.

Ә шимбә, 18 гыйнвар көнне, буалылар күрше районнар шахматчыларын үзләренә кунакка чакыралар. Бәйге  мәдәни үзеш үзәгендә узачак.

Шәхесне раслаучы документны дәүләт порталы аша алыштыру җайлы – чират та юк, ташлама да бирелә.

Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе хәбәр итүенчә, паспортны үз вакытында алмаштырмаган өчен 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф яный. Мондый күңелсез хәл булмасын өчен 20 һәм 45 яшьтән узучылар озакка сузмыйча www.gosuslugi.ru электрон адресы буенча кереп, паспорт алыштыруга заявка калдыра алалар. Болай эшләгәндә бүлекчәдә чиратта да тормыйсың, өстәвенә дәүләт пошлинасы түләүләренә 30 процент ташлама да бирелә.

Портал аша чит ил паспортын да алыштыру очсызга төшә. Өлкән кешеләргә 5 мең сум урынына 3500 сум, 14 яшькә кадәргеләргә 2500 сум урынына 1750 сум гына түләү каралган.

Терлекчелектә еллык эшкә нәтиҗә ясалды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күрсәткечләрнең алдагы ел белән чагыштырганда өскә үрләгәннәре дә, артка тәгәрәгәннәре дә бар.

Соңгысы мөгезле эре терлекләрнең баш саны турында. Агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча аларның исәбе 635кә кимеп, 22528 баш тәшкил итте. Мөгезле эре терлекләрне бары фермер хуҗалыклары, “Авангард” агрофирмасы, “АгроНур” җәмгыяте генә ишәйтте, “Йолдыз”, “Кыят” җәмгыятьләре һәм “Заря” агрофирмасы узган ел дәрәҗәсендә саклап калды. Район хуҗалыкларында атлар да азая. Ел башына аларның саны 89га кимеп, 1324 башка калды.

Шәһәрнең Р. Люксембург һәм Вахитов урамнары киселешендә тәбәнәк коймалар урнаштырылды. Ул җә-яүлеләргә автомобиль юлын теләсә кайдан бүлеп чыгарга ирек бирмәячәк. Кыскасы, киртәләр куркынычсызлык өчен куелдылар.

Буа район кулланучылар җәмгыятенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Кулланучылар кооперациясе идарәсе рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашты.

Ел нәтиҗәләре буенча район кулланучылар җәмгыяте шундый оешмалар арасында республика буенча дүртенче урында тора. Җыелышта чыгыш ясаган район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илдар Гыймалов җитештерү һәм сату күләмен арттыру кирәклеген билгеләп үтте. Ул шәһәрдә тагын бер мини-пекарня ачылачагын хәбәр итте, бүгенге көндә барлык җиһазлар да кайтартылган, бары тик кадрлар әзерләргә һәм җитештерүне башлап җибәрергә генә кирәк.

Сүз уңаеннан, Буа икмәк заводы 40 төр икмәк-күмәч әйберләре җитештерә. Район кулланучылар җәмгыятендә 175 кеше эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International