2019 елның 20 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа ш., Ленин ур., 52йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 ноябрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
Чара республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын гамәлгәш ашыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар оешмпада хуҗалык операцияләрендә бухгалтерлыкның яңа системасы, нәтиҗәле сәүдәнең заманча программасы белән таныштыралар.
«Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасында кече хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, эшкәртү предприятиеләре, сәүдә оешмаларыв, иҗтимагый туклану оешмалары вәкилләре һәм әзерләүчеләр катнаша ала.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.
Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе чаралары планы нигезендә һәм гомуми белем бирү оешмалары педагогларының экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеге тәҗрибәсен ачыклау, тарату һәм гомумиләштерү максатыннан, 2019 елның 13 декабрендә Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Мәктәптә һәм вузда экологик-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан сакланмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛ өчен гражданнар тарафыннан билгеләнгән срок тәмамланды.
«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк» ("АНО РОСДЕТСТВО") автоном коммерцияле булмаган оешма «Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» Милли иҗтимагый премиясен бирү өчен конкурс сайлап алулары турында хәбәр итә.
«Буа газ» эксплуатация-җитештерү идарәсе ремонт эшләре бару сәбәпле газ бирүне вакытлыча туктату турында хәбәр итә:
-18.12.2019 Күл Черкене авылында 258 абонентка, шулай ук авыл мәктәбенә, мәчеткә һәм мәдәният йортына газ бирүне туктату;
- 19.12.2009 Карлы авылында 28 абонентка, шулай ук авыл мәктәбенә, кибеткә һәм кафега газ бирүне туктату.
Ремонт эшләрен үткәрү вакыты 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Бүген, 13 декабрьдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясенең бер өлешен планлаштыру проекты буенча гавами тыңлаулар узды. Тыңлауларда район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов, шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты. Планлаштыру проектын район башкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе Ринат Гыйльфанов тәкъдим итте.
Иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә түләүчеләр булып торалар:
- шәхси эшмәкәрләр;
- адвокатлар;
- медиаторлар;
- шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар;
- арбитраж идарәчеләре;
- бәяләүчеләр;
- патент ышанычлылары;
- КФХ башлыклары (үзләре һәм КФХ әгъзалары өчен);
- РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар.
Тавыш бирү хокукыннан 50 дән артык кеше файдаланды.
Буада Үзбәкстан Республикасы парламенты составы өчен вакытыннан алда тавыш бирү узды. Үз сайлау хокукларыннан вакытлыча яки даими Буада яшәүчеләр файдалана алды. Безнең районда Үзбәкстаннан килгән 100гә якын кеше законлы нигездә яши. Тавыш бирергә исемлекләрдә игълан ителгәннәрнең күбесе килде.
Буада мондый тавыш бирү беренче тапкыр үткәрелде. Сайлаулар Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы катнашында узды.
Сайлаулар алдыннан Үзбәкстан Республикасы консулы Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова белән очрашты. Ул генконсуллыкның Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге гражданнарга хезмәт күрсәтүен, Үзбәкстан гражданнарын мәгълүматлаштыруда күрсәткән ярдәме һәм вакытыннан алда сайлауларда тавыш бирү мөмкинлеге биргән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Үзбәкстанда парламентка сайлаулар 22 декабрьдә узачак. Ватанында тавыш бирә алмаганнар өчен сайлау участоклары яшәү урыннарында оештырылды, алар 12-18 декабрьдә Татарстанның төрле торак пунктларында ачылачак.