ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Казан шәһәренең Ленин урамында Мәдәни-ял итү комплексында  җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» республика яшьләр оешмаларының йомгаклау слеты узды. Тантаналы чарада яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.А. Захматова чыгыш ясады. Ул яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучыларны җиңүләре белән тәбрикләде.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

  Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.

Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлыгы 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.

Бу  атнада  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  «Ел  инженеры – 2019» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләде.   Республиканың  иң яхшы    инженерлары  арасында  – аграр  тармак  белгечләре.   

 «Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» номинациясендә  иң яхшы    инженер булып  Питрәч  районында  “Ак Барс” кошчылык  комплексы” ҖЧҖенең механигы    Ринат Гизетдинов танылды,  ә  «Яшьлек, уңыш, перспектива» номинациясендә  Казан  дәүләт  аграр  университетының “Техника өлкәсе иминлеге” («Техносферная безопасность»)  кафедрасы  доценты  Фәнис Яруллин иң яхшы дип танылды.

Бүген  Буа муниципаль районы Советының 48 нче утырышы узды, аның барышында депутатлар карары белән 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына район бюджеты расланды.

Бүген, 12 декабрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район җитәкчесе, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Ранис Камартдинов кулыннан яшь гражданнарга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булды.

  Чара Яшь гвардиянең  «Гражданлык сәгате» проекты кысаларында партиянең җирле бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде, бу вакыйга, чыннан да, игътибарга лаек, чөнки тантана Россия Федерациясе Конституциясе көненең мөһим дәүләт бәйрәме көнендә узды.

  Ранис Рафис улы яшь буалыларны истәлекле вакыйга белән котлады, аларга лаеклы һәм горурлык белән Россия гражданины исемен йөртүләрен теләде. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Гөлия Заһидуллина белән бергә 14 яшен тутырган яшүсмерләргә тормышларындагы төп документны- паспортларын  тапшырдылар.

«ГТО» ВФСК буенча алтын  билгеләре белән "Таттелеком" ГАҖнең Буа ЗУЭСы хезмәткәрләре Насибулин Равил Нурулан улы, Игошин Олег Юрьевич, Фәсхетдинова Миләүшә Җәмил кызы һәм Сергеева Гүзәл Наил кызы бүләкләнде. Шулай ук аларга халыкның барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге һәм кышкы фестиваленең II (зона) этабында катнашкан өчен Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе исеменнән грамоталар тапшырылды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8нче районара инспекциясе физик затлар керемнәренә салым буенча хисап бирү тәртибендә (алга таба - НДФЛ) төп үзгәрешләр турында хәбәр итә.

2020 елның 1 гыйнварыннан, хезмәткәрләр саны 10 кешедән арткан очракта, № 6-НДФЛ формасы буенча салым хисабы һәм 2019 елда 2-НДФЛ формасы буенча физик затларның керемнәре турында белешмәләр электрон рәвештә салым агенты тарафыннан тапшырылырга тиеш.

"Яшьлек" спорт мәктәбе территориясендә "Спорт - тормыш нормасы" милли проекты һәм "Демография" программасы буенча ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы урнаштырылды.

  Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Евгений Илюшин сүзләренә караганда, бу мәйданчыклар быел 18 районга тапшырылган. Буа аны беренчеләрдән булып алды. Бу юкка түгел, чөнки узган ел безнең район ГТО нормаларын тапшыру буенча республикада дүртенче булды. Быел исә, өченче квартал нәтиҗәләре буенча өченче урынга күтәрелде.

Үзәк китапханәдә Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде.  5 нче номерлы гимназия һәм 6 нчы номерлы мәктәпләрнең 7 нче сыйныф укучылары әлеге датаның тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы фронтларында, Әфганстанда, Чечняда һәм Сириядә һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүмат алдылар.

   Буа медицина училищесының шәфкать туташлары эше нигезләре укытучысы Масленцева Елена Александровна "Иң яхшы мастер - класс" Педагогик осталык республика конкурсында "Укытуда иҗат" номинациясендә  җиңү яулады.

   Бәйге 10 декабрьдә Түбән Кама медицина көллияте җирлегендә узды. Конкурсның читтән торып уздырыла торган туры өчен катнашучылар "Минем һөнәри кредом" темасына эссе, "Мастер - класс" гамәли дәресенең методик эшләнмәсен әзерләделәр. Котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International