ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Буа муниципаль районында кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорты адресы буенча үткәреләчәк.

Хастаханәдән тыш пневмония үсешен кисәтү нигезе-сәламәт яшәү рәвеше.

Салкыннар башлану белән суыкланулардан качарга, һава торышына карап киенергә кирәк.

Кешеләр күп вакытрын үткәрә торган биналарны даими җилләтергә кирәк. Бүлмәләрдә дымлы җыештыру да пневмониягә каршы профилактика чарасы булып санала.

Инфекцияләрнең эләгүен кисәтүче фактор - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.

Сезонлы авырулар  арткан вакытта  кешеләр күпләп җыела торган урыннарга баруны азайтырга, яисә медицина битлегеннән файдаланырга кирәк

Гриппка каршы прививка мөһим профилактик чара булып тора, аны эпидемиология чоры башланганчы ясатсаң яхшы ди белгечләр.  Балаларның сәламәтлеген саклау өчен пневмококк һәм гемофиль инфекциясенә каршы юнәлтелгән вакциналар да бар.

    Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт алдау гамәлләренең яңа төре турында хәбәр итә.

  «Россия Почтасы»  ярдәмендә гражданнар һәм юридик затлар административ җәза билгеләү турында карарлар һәм, янәсе, Роспотребнадзорның территориаль органнары тарафыннан чыгарылган административ штраф түләү турында таләпләр ала.

 Шул ук вакытта административ штраф түләү өчен реквизитлар Роспотребнадзор территориаль органы реквизитларына туры килми.

  Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор алдау гамәлләре очраклары турында хәбәр итә һәм административ җәза билгеләү турындагы карарда аны Россия Федерациясе Федераль казначылыгының территориаль органында алучы счеты күрсәтелергә тиеш, димәк, түләү алучы башка юридик зат була алмый, дип искәртә. Административ штрафны түләү турындагы таләпнең дөреслегенә шикләнгән очракта, Роспотребнадзорның тиешле территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

   Бүген, 10 декабрьдә, район башлыгы вазифаларын башкаручы - районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Ранис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта каралган төп мәсьәлә-Буа муниципаль районы территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында гражданнарның иминлеген  тәэмин итү системаларының тотрыклылы эшчәнлеге.

Буа муниципаль районы территориясендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм бетерү буенча алып барыла торган эш турында  Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге башлыгы Александр Филинны тыңладылар.

Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннарына һәм референдумга йомгак ясадылар, Яңа ел чараларына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов республика конкурсларында катнашучыларны бүләкләү тантанасын уздырды,  ул шулай ук ведомство бүләкләрен тапшырды.

 Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплексын үстерүгә шәхси өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасы Буа районы һәм Буа шәһәре Идарә компаниясе» ҖЧҖ директоры Виктор Мясников Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2019 елның 1 гыйнварыннан  2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы  «Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» Федераль закон үз көченә керде.

Һөнәри керемгә салым -  яңа махсус салым режимы, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә кулланыла. Махсус салым режимын кертү буенча эксперимент 10 ел дәвам итәчәк.

Әлеге закон нигезендә 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларның, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең, түбәндәге нигезләмәләрне үтәү шарты белән, «һөнәри керемгә салым» (алга таба – НПД) яңа махсус салым режимын ирекле рәвештә кулланырга хокуклы булуы ачыкланды:

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: ирекле әйләнешкә тыелган әйберләрне тапшыру җинаять җаваплылыгыннан азат итә.

Бүгенге көндә законсыз сакланучы кораллар тапшырган өчен матди бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1995 елның 5 августындагы 545 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 5 августындагы 545 номерлы карары нигезендә:  утлы  ату коралы өчен 3000 сум, базар бәясеннән дә артмаган күләмдә шартлаткыч матдәләр (тротил, аммонит һ. б.) һәм  шартлаткыч средстволар (детонаторлар, ут үткәргеч шнур һ. б.) өчен 2000 сум, , 1500 сум сугышчан запаллы граната һәм шома көпшәле ау ату коралы өчен, 1000 сум обрез һәм кулдан эшләнгән ату коралларына, газлы, пневматик һәм травматик коралга 500 сум, 20 сумнан  сугышчан припаслар өчен акча бирелә.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә

Бу уңайдан буалылар шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды. Килүчеләрне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сәләмләде, ул Бөек Ватан сугышы һәм Социалистик Хезмәт геройларының исемнәрен истә тотарга, аларның батырлыгын  яшь буынга җиткерергә кирәклекне асызыклады. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова чыгышлары да шушы темага аваздаш булды. Анда яшь армиячеләр һәм "Форпост-хокук тәртибе"активистлары катнашты. Барлык чыгышлардан соң  һәкәлләргә чәчәкләр салынды.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала. Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә онытмаска кирәк. Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International