24 ноябрьдә шәһәрдә үзара салымны кертү һәм файдалану буенча референдум узачак.
Узган елгы корылык аркасында уҗымнар, авыр тишелеп, кышка кергәнче тиешенчә ныгып кала алмады. Ә быел аларны җылы, яңгырлы озын көз сыный. Әлеге материалда мондый һава торышының үсемлекләргә ничек тәэсир итүен ачыкларга булдык.
“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева әйтүенчә, әлегә тискәре йогынтысы юк.
14 ноябрь көнне Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре катнашында кичке рейд оештырылды. Рейдның максаты: социаль хезмәт алучыларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын вакытында авыр нәтиҗәләргә китергән алкогольле продукцияне законсыз куллануның тискәре нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү. Белгечләр 27 балигъ булмаган бала тәрбияләнүче 11 гаиләдә булдылар. Шулай ук белгечләр автоном янгын белдерүчеләрнең төзеклеген дә тикшерделәр. Барлык гаилә әгъзалары белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелде. Ата - аналарга салкын чорда торак йортларны газ һәм электр белән тәэмин итүдән өзүләрне булдырмау, коммуналь хезмәтләргә вакытында түләү турында консультацияләр бирелде. Барлык гаиләләргә дә белешмәлекләр тапшырылды. Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланмады.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №8 районара инспекциясе салым түләүчеләргә "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану" турында Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарын кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" 22.05.2003 елның 54-ФЗ номерлы Федераль ззаконына, контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану өлешендә үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә.
Билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябреннән шәхси микрофинанс оешмаларына хәзер физик затлар белән торак урыны, гомуми мөлкәткә хокук өлеше, шулай ук өлешченең торак төзүдә өлешләп катнашу килешүе буенча таләп хокукы залог итеп куллану займы шартнамәләре төзү тыела.
#ЮмартСишәмбе - Бөтендөнья матди ярдәм көне, аның төп максаты - матди ярдәм мәдәнияте үсешенә яңа импульс бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне игелекле эшләргә җәлеп итү. Бу көнне катнашучылар төрле игелекле эшләр башкаралар - матди ярдәм оешмалары файдасына акча җыялар, волонтерлык акцияләре, интернет челтәрендә флешмоблар оештыралар. #ЮмартСишәмбе - коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес, җирле берләшмәләр арасында хезмәттәшлек өчен ачык платформа, һәм дөньяда матди ярдәм үстерү өчен яңа глобаль импульс.
Бүген Буа районы Башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Буа районы Башкарма комитетында ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, аларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр, инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан затлар, улыкка алучылар һәм аларның законлы вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак. Бу чара бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында оештырыла. Район Советының юридик бүлеге вәкилләре, халыкка хокукый ярдәм күрсүтү өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хокук саклау органнарыннан һәм оешмаларыннан белгечләр катнашачак.
Хокукый ярдәм күрсәтүчеләр 2019 елның 20 ноябрендә көндезге 10:00 сәгатьтән Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында кабул итәчәк.
Шимбә көнне, 16 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча хезмәтләр күрсәтү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 14.02.2009 ел, № 112 карары белән расланган автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләре белән регламентланган.
Җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу фрахтователь (кулланучы) тарафыннан турыдан-туры җиңел такси йөртүче белән төзелә торган һәм фрахтовщик (башкаручы) заказын үтәү юлы белән фрахтовщик тарафыннан төзелә торган фрахтование килешүе нигезендә гамәлгә ашырыла.