Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевта узган киңәшмә беркетмәсе нигезендә африка луңгызлар чумасы таралуны булдырмау максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кыргый кабан дуңгызлары арасында вирусның йөрүе һәм бу авыруның табигый чыганаклары барлыкка килү АЧС таралуның төп сәбәпләрен тәшкил итә, дип билгеләп үтте.
13 ноябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беенче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре белән селектор киңшмәсе үткәрде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан минераль ашламалар сатып алу һәм 2020 – 2025 елларда аларны кулланынуны арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.
2019 елның 15 ноябреннән өлешчеләрнең хокукларын яклау фонды торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларына түләүләрне гамәлгә ашыра ала торган нормалар үз көченә керә.
Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдиновның «Тагро» җитәкчесе Болотов Евгений Владимирович белән очрашуы булды.
2019 елның 14 ноябрендә Россия Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте – бөтен ил буенча, шул исәптән Буа районында да мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр узачак.
ТР Буа шәһәрендә (районара) Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре укучыларга пенсия хокукларының нәрсә икәнлеге, аларның ничек формалашуы һәм нигә бәйле булуы турында сөйләячәк.
Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану турында сөйләшәләр. Республикада җиде елдан бирле гамәлдә булган әлеге программада катнашу өчен моңа кадәр референдумнар үткәрелеп килде. Быел исә яңалык кертелде – 3 меңнән кимрәк яшәүчесе булган авылларда әлеге мәсьәлә җыеннарда хәл ителә.
Татарстанда 2024 елга кадәр амбулатор онкологик ярдәм күрсәтүнең тугыз үзәген ачу планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Ул быел да шәһәрнең Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә уза. Бу чара Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Буа районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Гаилә традицияләрен саклау һәм ныгыту, укучыларны тикшеренү- өйрәнү эшенә җәлеп итү, рухи кыйммәтләрне үстерү, милли-мәдәни традицияләрне барлау - нәкъ шушы бурычларны үз өстенә алган конференция бу.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре тарафыннан тапшырылган документлар пакеты буенча дәүләт теркәве сроклары кыскартылды. Шулай итеп, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү вакыты закон нигезендә билгеләнгән 9дан 5 эш көненә кадәр кыскартылган; бер үк вакытта кадастр исәбендә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12дән 9 эш көненә кадәр. Документларны электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Порталы аша биргәндә (rosreestr.ru) - бу срок бер эш көне тәшкил итә!
"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен "Сак булыгыз, мошенниклар" дигән темага лекция оештырылган.
Әлеге эшнең максаты-өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар арасында социаль мошенниклыкны кисәтү.
Ялгыз яшәүче өлкәннәргә барганда социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга социаль мошенниклык очракларын кисәтү буенча аңлату эшләре алып барганнар, мошенниклык төрләре һәм җинаять кылу фактлары турында фикер алышканнар.
Барлыгы социаль хезмәткәрләр тарафыннан 359 хезмәт күрсәтелә торган граждан, аларның барысына да белешмәлек бирелгән әлеге тематикага.