ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

12 ноябрьдә Россия  Президенты   Владимир Путин авыл  җирлегендә  яшәүче  хатын-кызлар  өчен   кыскартылган  эш  көнен кертү күздә  тотыла  торган  законга  кул  куйды, бу   документ хокукый  мәгълүматның рәсми    интернет-порталында  урнаштырылган.  

Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы архивына 2017 елдан бирле күчемсез милеккә 125 меңнән артык документ оригиналы керде, шулардан 65 меңнән артыгы – 2019 елның 10 аенда керде. Нигездә, бу-дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән, шулай ук «кирәксез» булып калган күчемсез милек объектларына хокук раслый торган документлар. ТР Кадастр палатасы күчемсез милеккә булган онытылган документларның кайда саклануын һәм аларны ничек алырга мөмкин булуын аңлатты.

2019 елның 1 гыйнварыннан федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) "Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

16 ноябрьдә   11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр    университеты Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме белән  Ачык  ишекләр  көне үткәрә.    

Бу көнне  абитуриентлар  һәм аларның  ата-аналары  университет җитәкчелеге белән очрашалар, белгечләр  әзерләү  юнәлешләре  белән танышалар һәм  2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләрен  беләчәкләр.   Югары  уку йортын  тәмамлаганнан  соң туган  якларына  кайтып  эшләргә теләүче чыгарылыш  сыйныф  укучылары  һәм студентлар  өчен  максатчан уку программалары һәм  башка  төрле  дәүләт  ярдәме  чаралары  турында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  вәкиле  сөйлиячәк.  

Чара  түбәндәге  адрес буенча узачак:    Казан шәһәре,   К. Маркс ур.,            65 йорт, Икътисад  институты  бинасында  (актлар залында).

       Буа ветеринария техникумында  «Яшь профессионаллар «WorldSkils Russia 2019»  төбәкара чемпионаты башланды.


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бу  хакта  күптән түгел  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашында  узган  Татарстанның  Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышында “Бәрәкәт” ССК” АХП рәисе       Рәмис Сәхапов сөйләде.  

Буа муниципаль районында шәһәрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә. Бүген Буа шәһәренең Ял итү үзәгендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашында социаль яклау учреждениеләре һәм финанс учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Очрашу барышында катнашучылар үзара салым буенча җыелган акчага шәһәрне төзекләндерү буенча алып барыла торган эшләр белән таныштылар. Үз чиратында, катнашучылар Ранис Рафис улына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Ул буалыларның туган шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту буенча башкарылган эшкә ярдәм итәчәгенә, аны төзекләндерүгә үз өлешләрен кертәчәгенә ышаныч белдерде.

Бөтендөнья сыйфат көне (World Quality Day) - һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күп кенә илләрендә (беренче тапкыр 1989 елда билгеләп үтелде) сыйфат буенча алдынгы халыкара оешмалар: сыйфат буенча Европа оешмасы, Япон галимнәр һәм инженерлар берлеге, сыйфатны тикшереп тору буенча Америка җәмгыяте һәм Латин Америкасы оешмасының (БМО ярдәмендә) инициативасы буенча үткәрелә торган чара.

2019 елда Бөтендөнья сыйфат атнасы 11-17 ноябрьгә, сыйфат көне 14 ноябрьгә туры килә.

11 ноябрьдә "Буа шикәре" хезмәт коллективы белән очрашу узды, анда Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов катнашты. Очрашу Буа шәһәрендә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләләренә багышланган иде. Чара барышында катнашучылар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән, районда алып барылган эш белән таныштылар, киләсе елга бурычлар турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларга район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган, төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар бирү мөмкинлеге туды. Барлык сорауларга да тулы аңлатмалар һәм җаваплар бирелде.

Очрашу ахырында Ранис Рафис улы оешма хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәл ителә торган мәсьәләләрдән читтә калмаска, гражданлык активлыгы күрсәтергә чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International