ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов  очрашуда катнашучыларны  республика программалары  кысаларында шәһәрне төзекләндерү буенча алып барыла торган эшләр  белән таныштырды. Үзара салым буенча җыелган акчаларның нинди максатларга тотолуын, киләчәккә нинди бурычлар куелуы турында сөйләде. Җитәкче  2020 елга куелган мәсьәләләрнең,  халык көнкүрешен яхшыртуда бик мөһим икәнлеген  азсызыклады. 

     Очрашу ахырында теләүчеләр район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны  бирделәр һәм аларга нигезле җавап та  алдылар.

Бу шимбәдә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре арасында ведомствоның 10 еллыгына багышланган IV республика хәйрия иҗат фестивале булып узды. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Уку-методик үзәгенең концертлар залында тулы аншлаг булды! Фестивальдә булган күпсанлы фикерләр буенча, бу фестиваль тарихында чын-чынлап искиткеч зур чара булды.

Социаль белем бирү академиясе студенты Кузьмина Н.Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча яшь ярдәмчеләренең Республика конкурсы кысаларында "Честный квиз" чарасын үткәрде. Чакырылган кунаклар: Буа муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова, Буа муниципаль районының "Форпост-хокук тәртибе" директоры-Мостафина Резедә Илгизәр кызы. Студентлар филвордлар чиштеләр, төрле хәлләрдә коррупция турында фикер алыштылар һәм ачыкладылар, ә иң мөһиме коррупция өлкәсендә яңа белемнәр алдылар.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада көзге культуралар чәчү оптималь срокларда башкарылды, аларның 80% ы яхшы хәлдә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстанда  техник  культураларны  җыюның  барышы  турынңа  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  сөйләде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы    Премьер-министры  Алексей Песошин  катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, сезнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге бар.

   Дәүләт хезмәтләре  www.gosuslugi.ru сайты  «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июленнән  210-ФЗ  номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү йөзеннән оештырылды.

   Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы мөмкинлекләреннән файдалану өчен, почта аша яки «Ростелеком»ның теләсә кайсы уңайлы бүлекчәсендә теркәлергә һәм шәхси кабинетка керү кодын алырга кирәк.

   Хисап язмагызны активлаштырганнан һәм шәхси кабинетка кергәннән соң, хезмәт күрсәтү өчен «сервислар» ачарга, башкарма хакимиятнең федераль органнары исемлегеннән «Федераль салым хезмәте»н сайларга кирәк.


16
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Киләсе елның 1 октябреннән 25енә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу күп яктан уникаль булачак.

Өч көнгә Буа ветеринария техникумы WorldSkills һәм junior Skills эшче һөнәрләр чемпионатының “Ветеринария” компетенциясе буенча региональ этабын үткәрү мәйданчыгына әверелде.

Буа энциклопедиясенең  яңа томы киләсе ел башында дөнья күрергә тиеш. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда моңа әзерлек эшләре бара.

“Авангард” агрофирмасының “Коммуна” филиалы районда күп сөт савучы хуҗалыкларның берсе. Биредә күрсәткечләрне тагын да  үстерү өстендә дә эшлиләр. Быел узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәүлеклек уртача савым 3 килограмм тирәсе артыграк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International