Традицион күнегүләр төрле гадәттән тыш хәл-ләр килеп чыккан шарт-лы зоналарда аларның нәтиҗәләрен бетерү буенча белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерүгә юнәл-телгән. Шул максатта күнегүләр вакытында җитәкчелек составка хәбәр итү һәм аларның җыелу мәсьәләләре, халыкка хәбәр итү систе-маларының әзерлеге тикшерелде. Адав-Толымбай авылы мәктәбе базасындагы эвакуация-ләнүчеләрне кабул итү-эвакуацияләү пунктында эвакуацияләнгән халыкны кабул итү, урнаштыру, тукландыру, элемтә белән тәэмин итү буенча күр-сәтмә дәрес оештырылды.
Икенче көнне гамәли дә-рес Казан-Ульяновск автомобиль юлының 93 километрында, Зур Фролово авылы янында көч-ле җил, кар, буран бу-лу сәбәпле берничә автомобиль катнашында килеп чыккан юл-транспорт нәтиҗәләрен бетерүне үз эченә алды. ДТП аркасында юлда 40 автомобильдән торган бөке дә барлыкка килгән. Шундый хәбәр алынуы белән район башкарма комитеты тарафыннан “Гадәттән тыш хәл” режимы кертелде, районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссиясе тарафыннан автомобиль транспортының туктаусыз хәрәкәтен булдыру чараларын үз эченә алган Карар кабул ителде. Аның буенча “Буран” планы гамәлгә кертелде, Зур Фролово авылына борылыштагы мәйдан-чыкта ЗУЭСның элемтә һәм хәбәр итү күчмә идарә пункты урын алды, мәктәптә каза күрүче ке-шеләрне вакытлыча урнаштыру пункты, Степановка авылы янында җы-лыту һәм тукландыру мобиль пунктлары оештырылды. Шунда ук ЮХИДИ, 111 номерлы янгын часте, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, район үзәк дәваханәсе, “Татав-тодор”ның Буа филиалы һәм башка оешмалар техникасы урын алды.
Районның гражданнар сагы идарәсе җитәкчесе Наил Камалов әйтүенчә, өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә җәлеп ителгән хезмәтчелекләр-нең оператив эшләвен күрсәтте. Төгәл бәяне, билгеле, реаль хәлләрдә каза күрүчеләр бирәчәк. Мондый күнегүләр, аларга әзер булу өчен үткәрелә дә.
Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясе укучысы Владимир Журавлев робот техникасы белән “җенләнүчеләр” арасында хәзер Даниядә һәм Кытайда да билгеле кеше. Россия командасы составында ул әлеге илләрдә узган ярышлардан призлы урыннар алып кайтты.
Осталыгын бөтендөнья масштабында күрсәтә алган егетебез гадәти тормышта бик тыйнак булып чыкты.
Өлкәннәр көне уңаеннан Буа якташлыгы район ветераннар Советына бүләк тапшырды.
Өлкәннәр көне уңаеннан Буа якташлар җәмгыяте Буа район ветераннар Советына 50 мең сум акча бирде. Әлеге акчаларга «Родник»вокаль ансамблендә катнашучылар өчен блузка тектерүгә заказ бирделәр. Өлкән яшьтәге артистлар буа якташлыгына зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Шимбә көнне, 5 октябрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогына («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 7 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Түбән Наратбаш, Ак Күл, Күгәлнә, Әхмәт, Яңа Куҗак авылларында яшәүчеләр тулысынча утсыз калачак.
6 октябрьдә Буада өлкәннәр көненә багышланган скандинавия йөреше фестивале узачак. Программада скандинавия йөреше буенча инструкторлар белән мастер-класслар: - табиб-терапевт Наталия Безлюдная, фитнес үзәге менеджеры Наталия Вавилова. Катнашучыларны теркәү 9: 30 сәгатьтә Буа шәһәренең Үзәк стадионында узачак. Скандинавия таякчыклары булу хуплана. Шулай ук кич белән 18:00 сәгатьтә СК Дельфинда акваааэробика буенча мастер-класс узачак, аквадискотека белән дәвам итәчәк. Өстәмә мәгълүмат 89274151338 телефоны буенча
Буа муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, районда көзге культураларга бүлеп бирелгән мәйдан 15737 га тәшкил итә, шуның 15572 гектарында бодай, 165 гектарында арыш чәчелгән.
"Шытымнар әйбәт, куаклану фазасында. Узган яңгырлардан соң икенчел тамырлар эшли. Корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы сиптерү кирәкми", - дип хәбәр итте үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агроном Анна Алексеева.
Безнең район педагоглары район башлыгы вазифаларын башкаручы Рәнис Камартдинов җитәкчелегендә укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Тантана ТР Президенты Рестәм Миңнеханов катнашында Казанның В.И. Ленин исемендәге КСКК мәйданчыгында узды.
Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Буа муниципаль районында яшәүчеләрдән цифрлы ТВга кушылу һәм телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карау өчен кирәкле җиһазларны алдан сатып алуларын сорыйбыз! ⠀Сезнең телевизор экранында федераль канал логотибы белән янәшә А хәрефе барлыгына игътибар итегез. Бу хәреф, сез әле дә карагыз аналог телевидениясен карауны сигналлый һәм сезгә цифрлы ссигналны кабул итү өчен телевизорны әзерләргә кирәклеген хәбәрли.
«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турында нигезләмә (алга таба-Федераль тарифлар хезмәте - Дәүләт комитеты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 ел, № 468 карары белән расланган җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясый һәм 2019 елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләр) йогынтысын анализлый.