Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Агымдагы елның 16 августында Буа электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр үткәрү турында мәгълүмат.
Буа, Чүпрәле, Апас районнарында "ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)" филиалы яшелчә һәм җиләк-җимеш сайлау кагыйдәләре турында искә төшерә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республикада яшәүчеләрне күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) булган контакт мәгълүматларын вакытында яңартырга чакыра.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатканча, реестрда актуаль элемтә мәгълүматлары булу кирәк булган очракта милекче белән үз вакытында элемтәгә керергә һәм аның хокукына ия булган күчемсез милеккә карата өченче затларның хокукка каршы мөмкин булган гамәлләрен булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
Күчемсез милек объектлары һәм аның милекчеләре турында мәгълүмат, шул исәптән контакт белешмәләре, реестрга тапшырылган гаризалар нигезендә кертелә. Аларның кайберләре күп еллар элек бирелгән иде. Озак вакытлар күчемсез милек белән бернинди исәп-теркәү эшләре дә башкарылмаса, элемтә өчен мәгълүматлар искерә: телефон номерлары, электрон почта адресы һәм теркәлү адреслары үзгәрә. Бу мәгълүматлар үзгәргән очракта, КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Бердәм дәүләт миллек реестрына үзгәрешләр өч эш көне дәвамында кертелә.
Республикада бые бөртеклеләр буенча гына түгел, ә шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруз буенча да мул уңыш үстереп булды. Көзге культуралар уңышы - 70 ц/га
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Шушы көннәрдә, 10 августта, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова инициативасы белән, Буа муниципаль районының «Чайка»-«БОР» балалар сәламәтләндерү лагеренда коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, үтәү һәм гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан «Гадел квиз» интерактив-агарту чарасы узды. Чара район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская катнашында узды. Шулай ук чарага чакырылган кунаклар-Апас, Югары Ослан, Спас муниципаль районнары башлыклары ярдәмчеләре. Уенны " Бирмәскә-алмаска!" коррупциягә каршы республика яшьләр программасы җитәкчесе Алена Лапенкова һәм әлеге программа администраторы Адилә Фәттахова алып барды. Чараны үткәрү кысаларында катнашучылар 4 тематик тур уздылар: "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» , "Филворд"," Кайда логика?" , "Финиш". «Гадел квиз» ахырында уенда җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне алдыннан, Буа муниципаль районында районның төзелеш тармагы җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды.
Бүген шәһәрнең Үзәк стадионында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт-массакүләм чаралар узды. Буа муниципаль районында "спорт һәм сәламәтлек" бәйрәме яшь спортчылар, тренер-педагоглар һәм спорт ветераннары өчен котлау һәм бүләкләүләрдән башланды. Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова спортчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Кичә, 9 августта, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның үзәк стадионында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында, 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының икенче әйләнеше булып узды. Турнир нәтиҗәләре буенча икенче әйләнештән соң "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 1 урынны яулады. 2 урында Апас шпт."Апас" командасы. 3 урынны Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның "Кама" командасы яулады.
Кичә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутатлары күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Арефьев урамының 3, 3А йортларында һәм Некрасов урамының 29-нчы йортта яшәүчеләр булачак ишегалды проекты турында ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин белән фикер алыштылар.