ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2019 ел
шимбә

26 май - Россия эшкуарлары көне. Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров эшмәкәрләр бәйрәме белән котлый.

Бүген Буа районының барлык 32 мәктәбендә уку елы тәмамлану уңаеннан тантаналы линейкалар узды; соңгы кыңгырау 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен яңгырады. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар Буа шәһәренең 2 нче лицеенда иң күп - олы тормышка 33 укучы керә.

 

Буа муниципаль районы авыл җирлегендә 2019 елның июнь аена ТКО җыю һәм чыгару графигы:

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Соңгы кыңгырау бәйрәме белән Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров тәбрик итә.

Россиядә Эшмәкәрләр көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм көне Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 номерлы Указы белән билгеләнгән. Һөнәри бәйрәм булу дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан профессияне тану турында сөйли.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы эшмәкәрләр хокукларын яклау турындагы законнарны саклауга зур игътибар бирә. Ел саен табигатьне саклау прокуроры тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын бозуның 100дән артык очрагы ачыкланган. Прокурор тыкшынуы аркасында контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә күп санлы закон бозу очраклары бетерелгән, гавами хезмәтләрнең сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы арта.


24
май, 2019 ел
җомга

Бүген Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә "Яхшы китап һәр күңелгә юл таба" исемле очрашу узды. Анда Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, якташыбыз меценат - бүләк итүче Ислам Әхмәтҗанов, язучы Камил Кәримов, 1 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, шулай ук китапханәнең иң якын укучылары катнашты. Сәламләү сүзе белән кунаклар яшь укучыларга мөрәҗәгать иттеләр һәм аларга һәрвакыт китап белән дус булуларын теләделәр. Очрашу барышында иң актив укучылар: Гарифуллин Л., Төхфәтуллин Р., Вәлишев Р. һәм башкалар чыгыш ясады. Үз чиратында балалар китап турында шигырьләр укыдылар һәм «кем укырга ярата»җырын башкардылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якташыбыз-җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов ел саен район бибилиотекасы фондын тулыландыра һәм быел ул китапханәгә меңнән артык китап бүләк итте.

Бүген, 24 май көнне, Ромашка балалар бакчасында, Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлеге белән берлектә, балаларның җәяүлеләр кичүе буенча куркынычсыз йөрүенә игътибар җәлеп итү максаты белән, "Баланы кулыннан ал" акциясе узды.
Чара кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең тәрбиячеләре белән бергә ата-аналарга һәм узып баручы кешеләргә "Юлда куркынычсызлык" темасына белешмәлекләр тараттылар, шулай ук трафарет ярдәмендә инспекторларның яшь ярдәмчеләре асфальтка "Баланы кулыннан ал"дип яздылар.

Күптән түгел Татарстан Росреестры физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрде, өч сәгать эчендә кайнар линиягә 70тән артык шалтырату килде! Гражданнар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирде. Әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, сезнең игътибарыгызга төп сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

Тавис кошлар, зәңгәр күкәйләр

Алших авылында яшәүче Светлана Мулееваның  ишегалды саванналарны хәтерләтә – биредә нинди генә токымлы кошлар юк?!  Экзотик тавышлар чыгарып, зур җилләткеч кебек койрыкларын таратучы купшы тавислар гына ни тора!

– Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән күченеп кайткач, өй тавыклары үрчетә башладым. Өч ел элек шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелүче кредит рәсмиләштереп, абзарлар төзеттем, – дип сүзен башлады Светлана.

Социаль иминиятләштерү Фондының 14 номерлы филиалы хәбәр итүенчә, 2011 елның 27 июнендәге 161 номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең 2018 елның 1 декабрендәге 1455 номерлы Карарына туры китереп, 2019 елның 1 маеннан әниләргә пособиеләр мәҗбүри тәртиптә клиентларның – физик затларның операцияләр “Мир” картасын кулланып башкарылучы банк исәбенә генә күчерелә.

2019 елның 1 мае торышына яшь ярымга кадәр бала караган өчен айлык пособие алучы иминиятләштерелгән затларга  Фондның территориаль органы тарафыннан түләүләр “Мир” картасы булмаган түләү карталарының банк исәп реквизитлары буенча иминиятләштерү вакыты төгәлләнгәнче яки картаны куллану срогы тәмамланганчы, әмма 2020 елның 1 июленнән дә соңрак түгел, га-мәлгә ашырыла.

Пособиеләрне операцияләр “Мир” картасын кулланып башкарылучы банк исә-бенә күчерү өчен иминиятләштерелгән затка пособиене Россия Федерациясенең Социаль иминиятләштерү Фонды Боерыгы белән расланган форма буенча түләү турындагы гаризада “Мир” түләү картасының номерын гына күрсәтергә кирәк. Өстәмә реквизитлар таләп ителми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International