31 май көнне, 11 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында (яңгыр яуса, фойеда) Сабантуйга бүләкләр – сөлгеләр, тастымаллар, яулыклар җыю оештырыла. “Гөлҗамал” ансамбле кызлары, “Буинск-информ” хезмәткәрләре сезне җырлап-биеп каршы алачак, уеннар оештырачак, җиңүчеләргә призлар тапшырачак. Шулай ук бу көнне район газетасына альтернатив язылу да, үзәк почтада язылу да оештырыла. Иң кызыгы – 29-30-31 май көннәрендә газетага альтернатив һәм почта аша язылган кешеләр арасында төп приз – 10 кило шикәр комы һәм башка бүләкләр уйнатыла. Район газетасына 16 майдан 26 майга кадәр ташламалы бәядән язылучылар да квитанцияләрен алып килсеннәр, алар арасында 5 кило шикәр комы һәм башка призлар уйнатыла. Килми калмагыз, район газетасына бу көннәрдә язылу отышлы булачак!
Июль аенда – газетага киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамлангач – барлык язылучылар өчен дә призлар уйнату булачак. Анда әлеге призлар уйнатуда катнашканнар кабат катнаша алачак.
Быел хуҗалыкларда язгы кыр эшләре уҗым культураларын кабат чәчү аркасында мәшәкатьлерәк булды. “Дружба” агрофирмасы механизаторы Александр Степанов та шул сәбәпле чәчүне гадәттәгедән 700 гектарга күбрәк мәйданда башкарды.
“Нью-Холланд” тракторына таккан 18 метр киң-лектәге чәчү комплексында быел ул 2000гә якын гектарда орлыкларны җир куенына салган. Бүген тракторчы соңгы культура – кукуруз чәчү өчен туфрак әзерли. Агрофирманың әйдәп баручы агрономы Валерий Андреев әйтүенчә, ул да төгәлләнеп килә инде. Культиватор артыннан ук Игорь Князев белән Данис Азизов чәчеп баралар. Әлеге культура агрофирмада 1350 гектарда силос, 112 гектарда бөртек өчен игеләчәк. Ә тулаем чәчү эшләре 12 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. 2 мең гектардан күбрәге уҗымнарны кабат чәчүгә туры килә. Валерий Николаевич белән шулар турында сөйләшә-сөйләшә Мөкерле авылыннан шактый еракта урнашкан кукуруз кырына юл алдык.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм идарә тармаклары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты нигезендә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Үзәк китапханәдә Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашында «Терроризм. Төп саклык чаралары» исемле дәрес-искәртмә узды. Чараның хөрмәтле кунагы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р. А. Гыйззәтуллин булды. Ул яшьләргә терроризм һәм экстремизм кебек асоциаль күренешләр турында сөйләде, үз тәҗрибәсеннән чыгып аларның очракларын китерде. Очрашуны алып баручылар З. Хәйруллина һәм Л. Чинахова балалар белән бергә яңа Россия тарихында булган иң көчле һәм уйланылган теракт очракларын искә төшерделәр.
Чара барышында укучылар "Бесланның соңгы кыңгырауы" дигән видео презентация карадылар, «Раштуа» төркеменең «Син беләсең, шундый яшисе килә» җырын тыңладылар.
«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы 2019 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсе территориясендә узачак «іВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумының «Агрополис» сменасына делегациясен формалаштыра.
Буа муниципаль районының «Гармония "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән даими рәвештә төркемле дәресләр уза.
Чираттагы чара Буа медицина училищесында узды, анда училище укытучылары авыруны карауны практик оештыруны, шәхси гигиена кагыйдәләре дөрес итеп башкаруны, гади медицина манипуляцияләре белән техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырдылар. Мондый дәресләр социаль хезмәткәрләрне һөнәри укыту максатларында уза.
«Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе эшен анализлау өчен 25 социаль хезмәткәр арасында «Минем дәресләрдә алган белемем» дип аталган анкета үткәрелде.
Буа муниципаль районының Әхмәт авылы янындагы күлне - гидротехник корылманы капиталь ремонты төгәлләнде. Ремонт эшләре ике ел дәвам итте. Бу максатларга республика бюджетыннан 3 млн. сум бүлеп бирелгән иде. Кичә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Р. Габитов, "Татмелиоводхоз" ФДБУ директоры урынбасары Р. Кәримуллин, Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Д. Абрахманова, проектлаучы һәм подрядчы составындагы кабул итү комиссиясе башкарылган эшләрне бәяләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, платинага капиталь ремонтны "Буа Мелиоводстрой" ҖЧҖ башкарды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Илнур Галиев гражданнардан кергән күп кенә сораулар буенча, күршесе үз территориясен яулап алган очракта, җир кишәрлекләре хуҗаларына ничек эшләргә, шулай ук җир законнарын бозучылардан ничек саклап калырга дигән киңәшләр бирә.
Бөтенроссия «Эколят – яшь табигать сакчылары бәйрәме» һәм «Россия – Эколят территориясе – яшь табигать сакчылары» Бөтенроссия акциясе кысаларында Буада ял итү үзәге мәйданчыгында "Без – Чиста шәһәр өчен! " девизы астында балаларның экологик сәяхәте булып узды, анда 150гә якын яшь "Эколят-дошколят" катнашты.
"Буа-Алан" да ел саен ир – атлар һәм хатын-кызлар өчен ифтар оештырыла. Кичә муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Көньяк-Көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Төркиядән килгән кунак Һәйри, шәһәр һәм авыл имамнары катнашында чираттагы киңәшмә узды. Илфар хәзрәт Хәсәнов шәһәрдә сигезенче мәчет һәм мәдрәсәнең яңа бинасы төзелеше белән танышты, мәдрәсәдә булды. "Буа-Алан" да кунакларны беренче булып район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов сәламләде. Ранис Камартдинов, Рамазан ае белән котлап, район башлыгы Марат Җәббаровның сәламен укыды. Илмир хәзрәт Хәсәнов килгән барлык оештыручыларга, хезмәт күрсәтүче оешмаларга рәхмәт белдерде.