ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Үз торагың булу, әлбәттә, безнең тормыш сыйфатына тәэсир итә, ышаныч һәм куркынычсызлык хисе бирә. Яшь гаиләләр өчен торак сатып алуда дәүләт зур ярдәм күрсәтә. «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында Буадан өч яшь гаилә сертификатка ия булды. Тантаналы шартларда таныклыкларны Захаровлар, Гыймадиевлар һәм Сәгъдиевлар гаиләләренә тапшырдылар. Бу акчаларны ике гаилә Буада йорт сатып алу өчен түләүгә җибәрергә планлаштыра, икенче гаилә ипотеканың бер өлешен түләячәк.

 

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел ил Президенты Владимир Путин Указы буенча Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

«Ак Барс» банкының 30 еллыгы уңаеннан, һөнәренә һәм «Ак Барс» банкының «Буа 1 нче номерлы»  өстәмә офисына тугрылыклы булганы өчен, Казан төбәк корпоратив бизнес үзәгенең корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү буенча менеджеры Сафина Зөлфия Зөфәр кызы лаеклы бүләк иясе булды.


3
март, 2024 ел
якшәмбе

3 март көнне Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда  көннең икенче яртысында, 4 мартта төнлә һәм иртән  урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә.


1
март, 2024 ел
җомга

Яшел Үзәндә чаңгы ярышлары буенча Татарстан муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы зачетына ярышлар узды. Буа районы командасы исеменнән Рамил Әһлиуллин, Рәүф Йосыпов, Гөлнара Усманова, Валентина Петухова чыгыш ясады.

Ятим балалар яки ата-ана каравыннан мәхрүм калган кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары һәм абитуриентлар!

Сезне максатчан программа буенча кушылырга һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитеты карамагындагы белем бирү учреждениеләрендә «Илкүләм куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү» (юрист квалификациясе) белгечлеге буенча көндезге уку формасында һөнәри юлыгызны башларга чакыралар.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм КУЭ Корпорациясе яшьләр эшкуарлыгының «БЕЗНЕКЕН булдырыгыз» федераль конкурсы башлануы турында игълан итте. Анда үз эшләрен булдырырга теләүче яки ике бизнес алып баручы 14-28 яшьлек яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фондының 1 млн сум күләмендәге грантын алачак.

Горький дирекциясе чикләрендә тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлеге хәл яхшырмый.

2024 елның март аена Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын  чыгару графигы

Буа шәһәре буенча 2024 елның мартына каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы 


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Укытучыларны Буа муниципаль районның Башкарма комитет  җитәкчесе Ленар Шакирҗанов котлады һәм иң яхшы хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Буа муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International