ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Салым органнары салым ташламасына хокукы булган һәм элек бу хакта белдермәгән гражданнарга 2024 елның 1 апреленә кадәр салым органнарына тиешле гариза җибәрергә киңәш итә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатьләрен 24 гыйнварда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк

2023 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2024 елның 2 маена кадәр тапшырырга кирәк. Моны салым инспекциясендә, КФҮдә яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша онлайн режимда эшләргә мөмкин.

Хөрмәтле Газпром трансгаз Казан абонентлары! Без клиентлар өчен хезмәтләрне киңәйтү өстендә эшләвебезне дәвам итүебезгә бик шат. Сезнең уңайлылыгыгыз өчен заманча «газ өчен түләү» мобиль кушымтасы булдырылган, ул теләсә кайсы банк картасы белән газ һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен комиссиясез шунда ук түләргә мөмкинлек бирә. Күрсәткечләрне экранга бер кагылу белән тапшырыгыз. Автоплатеж функциясен тоташтыру мөмкинлеге каралган.


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25.-28˚, томан төшәчәк.


21
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 22 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25˚какадәр түбәнәюе көтелә; төнлә кайбер районнарда кар, күз күреме 1-2 км га начарлана, буран, көчле җил 15-16 м/с.


20
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

20 гыйнвардан башлап һава шартлары начар булу сәбәпле, Чувашия территориясендә югары әзерлек режимы кертелде. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы И.И. Кадамов кул куйды.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә:

- күз күреме 500м га һәм аннан да азрак булган  көчле кар һәм буран;

- көньяктан көчле җил 15-20 м/с, төнлә локаль рәвештә 23 м/с ка кадәр (Казанда 15-18 м/с);

- юеш кар;

- көндез урыны белән бозлавык;

- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.

Бүген эчке эшләр бүлегенең 2023 елда Буа районы буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елда хокук саклаучылар алдында торган бурычларны билгеләделәр.

Татарстан Республикасы эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәлелеген гомуми бәяләү йомгаклары буенча Буа бүлеге иң яхшы бүлек булды.

20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә:

- күз күреме 500 метрга кадәр көчле кар һәм буран;

- көньяктан көчле җил 15-20 м/с, төнлә 23 м/с ка кадәр (Казанда 15-18 м/с);

-юеш кар;

- көндез урыны белән бозлавык;

- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International