ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

5 гыйнварда Буада яшәүче Бөек ватан сугышы   ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин туган көнен билгеләде. Бу көнне аңа 104 яшь тулды. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов хәбәр итте.


5
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2024 елның 6 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән һава температурасы -25...-30˚ ка кадәр түбәнәю көтелә.(Казанда -26˚). 


3
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 4 гыйнварыннан 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18.-25градус , бу нормадан 9-17 градуска түбәнрәк.

4 гыйнварда төнлә һәм көндез -18..-23 градус,  ТР көнчыгышында -11.-16 градус.

5-6 гыйнварда төнлә һәм иртән -23..-28 градус, 6 гыйнварда урыны белән -34 градуска  кадәр , көндез -18.-24 градус.

7-9 гыйнварда төнлә -19.-24 градус, урыны белән аязганда -30 градус, көндез -13..-18 градус.


2
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Болытлы. Кар. Аерым районнарда буран.

Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с.

Минималь температура төнлә һәм иртән -21..-23˚, районның төньягында 24..-29˚.

Максималь температура көндез -13..-18˚.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2024 елның 3 гыйнварында һава температурасы төнлә һәм иртән -25...-29˚.(Казанда - 25....-27˚), көчле кар  көтелә. Игътибарлы һәм сак булыгыз, дип тәкъдим итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.


1
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Буа шәһәрендә Яңа ел чаралары программасы

Бүген Буа шәһәренең Үзәк паркында бәйрәм концерты программасын Ташкичү, Бик-Үти, Исәк, Аксу, Әлки авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре оештырды.

2024 елның 2 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән

- төнлә һәм иртән һава температурасын -25 -30˚ ка кадәр түбәнәюе (Казанда - 25..-27˚);

- көндез аерым районнарда  буран көтелә.


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

31 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән :

-төнлә һәм иртән томан;

- көндез көчле кар, юеш кар, буран, бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә;

Кар яуганда күз күреме начарлана, буран вакытында 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак, томан эчендә 500 метр һәм аннан да кимрәк.

Татарстан Республикасының кадерле халкы, хөрмәтле буалылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа белән чын күңелдән котлыйм!

Бу  бары тик яхшы үзгәрешләргә генә өметләндерүче иң матур һәм якты бәйрәмнәр.


29
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген район ГХАТ бүлегендә соңгы - 2023 елның 166 нчы пары теркәлде. Өйләнешү тарихына Рафаэль Хәлиуллов һәм Румия Искакова исемнәре язылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International