ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

Буада "Яшь көрәшче дебюты" каратэ буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Буа муниципаль берәмлеге призларына районара ярышлар узды. Ярышларда Апас, Кайбыч һәм Буа районнары спортчылары катнашты. Буа районын Татарстан Республикасы каратэ федерациясе Вице-президенты Руниза Сабитова һәм Сергей Смирнов җитәкчелегендәге "САПСАН" хәрби сәнгать клубы спортчылары тәкъдим итте. Ярышларда катнашучыларны Буа муниципаль районының "Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе " исеменнән  "Арктика" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Яраханов һәм Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Буа муниципаль берәмлеге рәисе Рөстәм Әбүзәров сәламләде. Буа районы спортчылары 10 алтын, 9 көмеш һәм 11 бронза медаль яуладылар. Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча 1 урынны Буа районы, 2 урынны Апас районы, 3 урынны Кайбыч районы алды. Спортчыларны котлыйбыз!

26-27 мартта  Кайбыч мәдәният йортында  “Созвездие-Йолдызлык” ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры узды.  Хореография, вокал-соло, вокаль ансамбль, конферанс номинацияләрендә бәйгенең әлеге өлешенә узган 200дән күбрәк яшь буалы чыгыш ясады.

Шәһәрдә 2 номерлы пар казаны бинасыннан ягылучы күпкатлы йортлар индивидуаль җылытуга күчереләчәк. Яшәүчеләр яңалыкны төрлечә кабул итте: кемдер баш тарта, кемдер эшнең кыйммәт булуыннан зарлана, газ котелының куркынычсыз булуына шикләнүчеләр дә бар.  Сорауларга ачыклык кертү максатында  районга газлаштыру фонды вәкилләре килде. Алар район Советы бинасында район җитәкчелеге, индивидуаль җылылык кертүгә катнашы булган оешма-предприятие җитәкчеләре, йортларга барып. яшәүчеләр  белән дә очраштылар.

Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә сулыклар күтәрелгәндә һәм язгы ташу вакытындагы килеп чыккан көтелмәгән хәлләрне булдырмау уңаеннан  өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрлеренә инструктаж уздырылды. Бүлек хезмәткәрләре язгы ташу кукынычы янаган  шәхси йортларда торучы өлкәннәрнең исемлеген тупладылар. Социаль хезмәткәрләр үз чиратларында өлкәннәргә гадәттән тыш хәлләр булганда ничек үзеңне тотарга һәм кая шалтыратырга кирәклекне аңлаткан  белешмәлекләр тараталар.

2 апрельдә республикада гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системаларын тикшерү үткәреләчәк. Районда иртәнге тугызда «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы һәм ун FM-диапазон радиостанциясе трансляцияләре туктатылачак. 9.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр трамвай һәм троллейбусларда "ПТV-ТРИОН " халыкка мәгълүмат бирү системасы тикшереләчәк. 9.30 сәгатьтән соң Казанда һәм барлык районнарда сөйләм хәбәр итү системалары эшләре башланачак. Шулай ук электросиреналар эше тикшерү узачак. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарны тынычлык саклауны һәм сөйләм хәбәрләрен игътибар белән тыңлауны сорый. Янауларның дәрәҗәсен аңлау, гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында адекват гамәлләр сезгә һәм сезнең якыннарыгызга гомерен коткарып калырга ярдәм итәчәк

"Ромашка " балалар бакчасының педагогик эшчәнлек юнәлешләренең берсе балаларны халык мәдәниятенә җәлеп итүгә нигезләнгән. Бу атнада балалар бакчасында "Декоратив-гамәли сәнгать музее" дигән смотр-конкурс узды. Тәрбиячеләр ата-аналар белән берлектә рус, татар, чуваш халык мәдәнияте экспонатларын җыйдылар. Музей бурычлары фән-үсеп килүче мохитны баету, балаларны халык осталары эшләнмәләре белән таныштыру иде.

Чара кысаларында балалар үзләрен экскурсоводлар ролендә сынап карадылар, башка төркем балалары өчен экскурсияләр үткәрделәр. Балалар үз куллары белән тотып, экспонатларны якын итеп өйрәнә алдылар, бу процесска катнашы барлыгын сизделәр. Һәм, нәтиҗә буларак, балаларда халык мәдәниятен белүгә кызыксыну артты.

Шушы көннәрдә, 27 мартта конкурска йомгак ясалды. 1 урынны 1 өлкән һәм 3 әзерлек төркеме бүлеште. 2 урынны  2 өлкән һәм 1 әзерлек төркеме алдылар, 3 урын - кече төркемнәр.

Яшь буалыларны котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез!

"Йолдызкай" балалар бакчасында Буа муниципаль районы балалар бакчалары җитәкчеләренең һәм өлкән тәрбиячеләренең ачык педагогик совет формасында "һөнәри Стандартны гамәлгә кертү," Педагог" - белем сыйфатына яңа адым" исемле район семинары булып узды.

Педагогик совет барышында "XXI гасыр педагогы" эшлекле уены, һөнәри стандарт буенча мәктәпкәчә белем бирү педагогының (тәрбияченең) һөнәри компетенциясе турында фикер алыштылар.

Гамәли өлештә төрле мастер-класслар тәкъдим ителде, шул исәптән курчаклар, кошлар ясау буенча да. Музыка җитәкчесе Семивражнова М. В. "Са-фи-дансе"технологиясеннән файдаланып бию-уен гимнастикасын үткәрде.

"Китап минем дустым" тематик атналыгы кысаларында "Светофорик" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шәһәрнең үзәк китапханәсенә бардылар.

Күңелле, ә кайдадыр моңсу, иң мөһиме профессиональ дәрәҗәдә Буа медицина училищесында Халыкара театр көнен билгеләп үттеләр. I-IV курс студентлары, сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә, училище сәхнәсендә Т. Миңнуллин, Ә. Әпсәләмов, Г. Камал, А. К. Дойл һ.б. әсәрләре буенча спектакльләр тәкъдим ителде. Егетләр һәм кызлар образларга тулысынча кереп китә алдылар, Альмендерның бабасы булсын мы, табиб Әбүзәр Гәрәй улы, Биби, Керлок Холмс һәм Ватсон докторы былсын мы. Тамашачыларның көчле алкышлары моңа дәлил булды. Театр-сәнгать, дөньяда иң мөһиме, чөнки ул бөтен кешенең нинди булырга һәм нинди булырга тиешлеген күрсәтә.

Кичә, 28 март көнне Буа ветеринария техникумының актлар залында "Мистер һәм Мисс БВТ-2019" конкурсы узды. 14 катнашучы әлеге мактаулы исем өчен көрәште. Конкурсның инициаторы Буа ветеринария техникумының студентлар советы булды. Конкурс программасы 3 этаптан торды: конкурста катнашучылар үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр, иҗади конкурста талантларын күрсәттеләр, үзләренең костюмнарын тәкъдим иттеләр. Җанатарлар конкурста катнашучыларга актив ярдәм күрсәттеләр, ә жюри БВТ студентлары талантын лаеклы бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International