Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 15 маеннан 29 маена кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәләр тотуга чыгымнар өлешен каплауга сыеры булган хуҗалыкларда 1 сыерга 2 мең сум, 2 сыерга- 3 мең сум, 3 һәм аннан күбрәк сыерга- 4 мең сум исәбеннән, һәр сыерга 300 сум өстәмә субсидия түләп, 500 сумга ветеринария чараларын уздыруга шартнамә имзаланган очракта гариза кабул ителә
Бу уеннарда малайлар һәм кызларның күп буыннары үскән. Ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруга, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен, җаваплылык хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы халкының һәм идарәче оешмаларының чүп-чарны сыйфатсыз чыгару хезмәтенә мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге» ассоциациясе «Чүп-чарны чыгару буенча хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру» темасына халык арасында сораштыру башлады.
2023 елның 17 маенда 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килкеева гражданнарны шәхси кабул итәчәк.
Кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт адресы буенча район башкарма комитеты бинасында үтәчәк.
Үз сорауларын хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә теләгән гражданнар алдан 8(843) 264-16-16 телефоны буенча кабул итүгә языла ала.
Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.
2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре Батурин урамы, 7а йорт, 136 бүлмә адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр җәйге ял оештыру һәм балаларны сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Буада Җиңү көненә багышланган Парадта 15 нче гвардия мотоукчы Александрия бригадасы командирының Рәхмәт хаты махсус операция сугышчысы Дмитрий Ятмановның әнисенә тапшырылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов рәхмәт белдерде.
Дистә еллар узса да, буыннар алмашынса да, 9 Май – Бөек Җиңү көне - илебезнең героик елъязмасына мәңгелеккә язылган милли бердәмлек, хәрби батырлык символы булып кала.
Буада Җиңү көнендә хәрби техника парады һәм 9 Майга багышланган тантаналы митинг узды. Шәһәрнең Үзәк мәйданында узган парадка Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырдылар. Бүген районда 8 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
Традиция буенча, төп тантанадан соң ветераннарны Буаның туган якны өйрәнү музеена чәй өстәленә чакырдылар. Быелгы бәйрәмдә махсус операциядә һәлак булучының гаиләсе дә катнашты.
Буа районының юкка чыккан Петровка, Зур Фролово Выселкасы һәм Ягодное авыллары урынында 3 истәлекле билге урнаштырылган. Стелаларны урнаштыру традициясе Буа якташлыгы инициативасы белән берничә ел дәвам итә. Элеккеге торак пунктлар урнашкан урыннарда барлыгы 16 стела ясалган.