ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның  ноябрь аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:

эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән башлап.

Дата / Урам

 

2022 елның ноябренә Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару ГРАФИГЫ.

Мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен хәйрия счетына район халкыннан, предприятие һәм эшмәкәрләрдән кергән акчалардан файдалану турында хисап. Исегезгә төшерәбез, районда мобилизацияләнүче якташларга ярдәм итү өчен хәйрия ярдәме җыю оештырылган. 29.10.2022 ел торышына счетка 1 339 495,00 сум акча керде.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Адав-Толымбай авылыннан мобилизацияләнгән Илһам Рәхимовның әнисе янында булды. Район башлыгының мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашу кыссаларында  оештырылган чираттагы күрешү бу. Әлеге мәгълүматны ул үзенең vk.com. социаль челтәре битендә хәбәр итте.

Илһам Рәхимов-Буа районында мобилизацияләнүчеләрнең иң яше, киләсе атнада аңа 24 яшь тула. Әнисе Дилә Рәхимова улының хәрби комиссариатка чакыру 

 

Россия Федераль салым хезмәте сайтында промо бите эшләтеп җибәрелде (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/) анда салымнарны түләү һәм хисаплылыкны тапшыру буенча мобилизацияләнгән гражданнарга нинди ташламалар турында тәфсилләп язылган.

 


30
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

29 октябрьдә, Россиядә автотранспорт хезмәткәре көне яки автомобиль йөртүче көне билгеләп үтелә. Машина йөртүчеләргә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.

«Котлыйбыз, шоферлар! Без сезгә үзебезнең  һәм балаларыбызның  тормышын ышанып тапшырабыз», - дип язды Ранис Камартдинов.

Буада «Буа» автотранспорт предприятиесе эшли, аңа быел 10 ел тула. Нәкъ менә алар шәһәр яны, шәһәр маршрутларын һәм безнең район мәктәп укучыларын йөртә.

Ранис Камартдинов машина йөртүчеләргә юлларының җиңел һәм куркынычсыз булуын теләде


29
октябрь, 2022 ел
шимбә

29 октябрьдә Буада шикәр заводы паркында агачлар утырттылар. Акциягә район хакимияте хезмәткәрләре кушылды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәр чыршының ничек утыртылганын шәхсән үзе тикшерде. Социаль челтәрләрендә дә узган акция турында сөйләде .

- Көнне игелекле эшләрдән башладык! Миләшләр генә утыртылган парк территориясенә яшь чыршылар да утырттык. Шәхсән һәр агачның ничек утыртылганын карадым, хәзер инде үсеп китсеннәр иде, - дип язды Ранис Камартдинов.

Шикәр заводы паркында барлыгы 45  ылыслы агач үсентесе утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Үзәк паркта скейт-парк янында  язулы тактачыклар урнаштырып, исемле чыршыларны район башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин утырттылар.


28
октябрь, 2022 ел
җомга

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашуларны башлады. Бу турыда ул үзенең социаль челтәрендә сөйләде. Мондый очрашулар нигезендә районда өстәмә ярдәм чаралары да эшләнәчәк.

 «Мондый очрашулар вакытында гаиләләрнең нинди шартларда яшәве белән танышабыз. Һәр гаиләдә булачакбыз, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуы һәм нинди ярдәм кирәклеген күрәбез, гаиләнең социаль паспортын булдырабыз», -  дип сөйләде Ранис Камартдинов.

Буа районы башлыгы килгән гаиләләрнең беренчесе -  Аксановлар гаиләсе. Ольга Аксанова-дүрт бала анасы. Ольганың ире Булат Аксанов октябрьдә чакырыла. Аларның бер яшьтән артык яшьтәге бер уртак кызы бар. Гаиләдәге олы кыз беренче сыйныфта укый. Ольгага балалар  турында кайгыртырга энесе ярдәм итә. Бу гаиләгә волонтерлар ярдәме кирәклеге визит вакытында хәл ителде.

Су турында мөһим һәм кызыклы фактларны Буа шәһәренең 2нче лицееның 8нче сыйныф укучылары белде. Татарстан Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре балалар өчен иң кыйммәтле табигый ресурс турында мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар һәм су структурасы, аның молекулалары турында белделәр. Моннан тыш,  гамәлдә балалар җирле сулыкларның су сыйфатын тикшерделәр. Укучылар өчен 5 төрле сыеклык пробиркасы әзерләгәннәр: Буа чишмәсеннән, Карлы елгасыннан, краннан һәм дистилляцияләнгән судан. Сигезенче сыйныф укучыларына  судагы иснең, утырымның һәм төснең булу-булмавын тикшерергә туры килде. Анализ нәтиҗәләре буенча балалар иң чиста һәм үтә күренмәле суны билгеләделәр. Экологлар табигый ресурсны ничек саклап калу ысуллары белән уртаклаштылар һәм укучыларны үзләренең лабораториясенә су сыйфатын өйрәнү буенча  лекциягә чакырдылар.

"Без бәйрәм бүләк итәбез!" исеме белән  27 октябрьдә Мәдәни үсеш үзәгендә иҗат сезоны (Буа шәһәре Халыклар дуслыгы йортында) ачылды.

"Бердәмлектә без көчле" дигән пролог Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Халыкларның матурлыгы үзешчән сәнгать артистлары башкарган бию һәм җырларда күрсәтелде.  

Бәйрәм кунаклары өчен "Сөембикә" татар фольклор коллективы, "Раздолье" рус җыры яшьләр ансамбле, "Туслӑх" чуваш ансамбле, "Каскад" яшьләр ансамбле, "Яшь җилкәннәр" хореография коллективы, "Ләйсән" халык җыр һәм бию ансамбленең хореография төркеме, "Кроссворд" триосы чыгыш ясады, чараны алып барды - Гөлнара Хәйбуллова.

Яшь гитарачылар, "Җырлыйк эле" әйдәп баручылар мәктәбе укучылары талантлары белән сөендерде."Петрушка" курчак театрыннан яшь актерлар дебют чыгышы белән билгеләп үтелде.

Концерт ахырында Мәдәни үсеш үзәге солистлары башкаруында Татарстан халыклары җырларыннан попурри яңгырады. Тамашачылар артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International