Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.
Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага 8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Буа шәһәренең Үзәк паркын камилләштерү буенча эшләр дәвам итәчәк. Парк концепциясе турында бүген, кабат, фикер алыштылар. Проектантлар смета документациясен карадылар, үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
2021 елда Үзәк паркта беренче коры фонтан барлыкка килде, алга таба биредә экстрим-мәйданчык, яңа таганнар һ.б. барлыкка килергә мөмкин. Төзекләндерү вариантлары турында сүз дәвам итәчәк.
Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Безнең районга визит барышында ул район башлыгы Ранис Камартдинов белән очрашты.
Район башлыгы очрашудагы беренче фотосурәтләр белән үзенең телеграм-каналында бүлеште.
«Без Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов белән очраштык.
Ямбулат авылында күп балалы гаиләдә үскән егетнең әтисе фронтта һәлак була, хәтта өенә хат җибәрергә дә өлгерми. Аның уллары Иван һәм Василийга да чират җитщ. 1943 елның гыйнварында чакыру алган Василий 6 ай Мәскәү өлкәсендә сержантлыкка укырга тиеш була. Тик егетләрне тиз арада вагоннарга төяп, Смоленскига озаталар. Юлда эшелон ике немец истребителе белән бомбага тотыла һәм дары да иснәп өлгермәгән солдатларның яртысы һәлак була. Василий иптәшләре белән бергә урманга йөгерә. Исән калганнарын башка частьләргә җибәргәннәр. Ул өченче Белоруссия фронтының танкка каршы 19 нчы дивизиясенең җиденче дивизионына эләгә. 17 яшьлек егет наводчикка пушкадан атучы дошманга кадәр араны, пехотага, танкка каршы снаряд төрен билгели. Әгәр укыган вакытта винтовка өйрәнгән булса, монда пушка белән эшләргә туры килә.
– Немецлар белән тизрәк сугышка керәсе килде. Яшьлек үзенеке алды, патриотизм хисе көчле иде. Өлкәннәр түземле булырга киңәш итте, барысы да алда әле дияләр иде , - дип искә ала Василий бабай. Һәм менә бервакыт кыр кухнясын бомбага тота башлаганнар.
12 март 18 сәгатьтән 13 март 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез бераз кар.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -17..-19, аязган вакытта -23.
Көндез максималь һава температурасы -5..-7˚.
Юлларда бозлавык
Буа үзәк район хастаханәсенең эш нәтиҗәләре турында район баш табибы Рөстәм Самерханов чыгыш ясады.
Төп демографик күрсәткечләр 2021 елда.
2021 елда 317 бала туган, бу узган елгы күрсәткечтән 60 ка кимрәк.
Халыкның табигый кимүе дәвам итә. Буа районында үлүчеләр саны буенча 45 тән 36 урынга менде.
Беренче урынында кан әйләнеше системасы авырулары (үлемнең барлык сәбәпләре арасында 36.8%), икенче урында - Covid-19 (15,1%).
Үзәк район хастаханәсендә 86 табиб эшли, алар арасында 27 се - пенсия яшендәге табиблар. Шул ук вакытта 2021 елда эшкә 1 педиатр-участок табибы, табиб-онколог һәм невролог кабул ителгән. 361 урта медицина хезмәткәре эшли.
Буалылар республика халкын татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурска кушыла алалар. 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр уза торган конкурста Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән барлык теләүчеләр катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен: «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасын урнаштыру; «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасында авторизацияләнергә, «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, шуннан соң хаталы элмә тактаның фотосурәте белән хәбәрнамә җибәрергә (аның нинди оешманыкы булуы күренеп тора).
"Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ "Буа газы" эксплуатация-җитештерү идарәсе газлаштыру буенча файдалы мәгълүмат графикасы белән уртаклаша.
Бүген Буа районы эшкуарларының бер төркеме Электрон сәүдә үзәге оешмасында укулар узды. Асылда, бу үзебезнең эшкуарлар өчен уникаль корал, ул маркетплейсларда түләүсез уку һәм теркәлү уздырып кына калмый, бизнеска товарларны алга этәрүдә ярдәм итә, интернет-мәйданчыклар аша әйләнеш үсеше өчен шартлар тудыра.
2022 елның 9 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенә язма гариза белән гражданка К. мөрәҗәгать итте, анда ул 2021 елның сентябрендә интернет челтәрендә "Кето диета" биологик актив өстәмәләрне сату турында белдерүне очраклы рәвештә табуын аңлатты, челтәрдә ул тулы мәгълүматларын күрсәтеп анкетаны тутырган. Сатып алуны башкарганнан соң мөрәҗәгать итүчегә товар фатирына кадәр курьер тарафыннан китерелә. Быелның гыйнвар ахырында гражданка К.га билгесез абонент номеры аша ир-ат шалтырата. Ул үзен биологик актив өстәмәләр сатып алган компаниянең юристы дип таныштыра. Ир өстәмәләрдә зарарлы матдәләр булуын аңлата һәм хәзер сатып алучылар белән судка гариза бирү өчен, матди зыянны кайтару өчен шалтыратуын әйтә. Шул ук вакытта бернинди түләүләрне кире кайтару турында сүз бармый, ир-ат бары тик гражданнарның мәнфәгатьләрен судта яклаячагы турында гына хәбәр итә. Алга таба, 2022 елның 11 февралендә гражданкага билгесез номердан шалтыраталар, ир-ат үзен суд эше буенча куратор дип таныштыра, гражданнар исеменнән эшне суд утырышы откан һәм югарыда күрсәтелгән компания 138 200 сум күләмендә компенсация түләргә тиеш, дип аңлата, әмма моның өчен медицина иминләштерүе һәм суд чыгымнары өчен 64 000 сум акча җибәрергә кирәк булган, гражданка К. алга таба шулай эшләгән дә. Аннан соң хатын-кызга росгосздравнадзор хезмәткәрләре булуларын әйткән билгесез номерлардан берничә тапкыр шалтыратулар килә башлый. Ялган хезмәткәрләр сүзләренчә, гражданнарга барлык түләүләрдән соң, росгосздравнадзор исәбендә 3 800 000 сум калган, алар гражданка К.га түләргә тиеш булган, ләкин аңа иске схема буенча 1 200 000 сум күләмендә страховкага түләргә кирәк булган, гражданка К. шулай эшләгән дә.