"Батыр" спорт мәктәбендә "2021-2023 елларга Буа муниципаль районында халык арасында наркоманияне профилактикалау" муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында дзюдо буенча ачык турнир узды.
Ярышларда Буа, Кама Аланы һәм Апастан 72 дзюдочы катнашты. 6 яшьтән өлкәнрәк һәм өлкәнрәк спортчылар 15 үлчәү категориясендә көч сынаштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.
Үз чиратында, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ әлеге грант буенча мәгълүмат - консультация ярдәмен күрсәтергә әзер: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 113 – 115 бүлмәләр.
Пенсия фондының Татарстан бүлеге пенсия күләме турында белешмәне Пенсия фондына килеп тормыйча ничек алырга кирәклеген искә төшерә.
Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү - ул Пенсия фондының иң еш сорала торган хезмәт күрсәтүләреннән берсе. Бу документны алу өчен күпчелек очракта гражданнар Пенсия фондының территориаль органнарына килеп мөрәҗәгать итә. Әмма моның өчен фондка килү мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булу җитә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында “Fair Digital Finance” девизы астында “Бөтендөнья кулланучылар хокукы көне” үткәрү тематикасы турында хәбәр итә, расланган план нигезендә чаралар үткәреләчәк
Конкурста Россиянең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык гражданнары катнаша ала. Сезгә 15 номинациянең берсен сайлап, проект тәкъдим итәргә кирәк.
Гаризаны 30 мартка кадәр җибәрергә мөмкин. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз!
Чираттагы эшлекле сәфәр кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов объектларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы белән танышты. Аерым алганда, «Арктика» кунакханәсендә булды, анда түбәне алыштыру эше дәвам итә. Алга таба– фасадны яңарту һәм тәрәзәләрне алыштыру планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан спорт объектларын ремонтлау программасы буенча 20 млн. сум бүлеп биреләчәк. Бина эче планы да үзгәрәчәк. Ремонт эшләрен киләсе елга да дәвам итү каралган.
Буа район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар коллективы бәйрәм кәефе өчен район башлыгы Ранис Камартдиновка зур рәхмәт белдерә!
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне. Күпчелек халык өчен бу бәйрәм ял көне. Әмма сәламәтлек саклау хезмәткәрләре иртә таңнан эштә. Табиблар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бу көнне хезмәттә үткәрәчәкләр.
"Без әнкәйнең биш шатлыгы идек". Бу җыр сүзләрен балалары туган көнендә Маһирә апага җырладылар. Буада яшәүче Маһирә Низам кызы Сайрановага 95 яшь тулды. Балалары, якыннары җыелган табын артында аны олы юбилее белән тәбрикләргә Буа муниципаль районы җитәкчелеге дә килде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов, социаль яклау идарәсе белгечләре Россия Президенты котлавын, район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Халык өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде, шулай ук кунаклар коймак белән сыйланды.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр,әбиләр, хатыннар, апалар, сеңелләр!
Хатын-кыз – яшәеш һәм Ватан символы, гасырлар буе гаилә-дәүләт нигезләрен саклаучы. Кайгыртучан куллар һәм ягымлы караш, туган йорт яме, гаиләләрдәге татулык, ачык йөрәк һәм күңел юмартлыгы – боларның барысы да бары Сезгә бәйле. Һәм, әлбәттә, һәр хатын – кыз үзенчәлекле: ул җылы, наз, матурлык һәм мәрхәмәтлелек белән иң катлаулы киртәләрне уза, дөньябызны яхшырак, матуррак итә.
Бүген хатын-кызлар районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр. Алар мәктәпләрдә һәм хастаханәләрдә, төзелештә, мәдәният, финанс, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, социаль тәэмин итү өлкәләрендә, социаль учреждениеләрдә хезмәт куялар, балалар үстерәләр, картлар турында кайгырталар, йорт учагы утын сакларга өлгереп, мөһим иҗтимагый эш башкаралар.