Росагролизингның ташламалы программалары буенча техника белән тәэмин итү 100 мең берәмлеккә җитте. "Юбилейлы" лизинг алучы исеменә Буа районыннан Кадыйров Фәнил Фәһим улы лаек булды.
Аны яңа техника белән котларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Росагролизинг» АҖ маркетинг һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Артур Дәүләтшин, «Пегас-Агро» ҖЧҖнең сату бүлеге башлыгы Сергей Тявкин килделәр.
Белоруссия җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсе 2020 елның 16 июнендә эшли башлаячак һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Белоруссиянең алдынгы предприятиеләре продукциясен һәм азык-төлек продуктларын тәкъдим итәчәк. Чара сәнәгатьнең төрле тармакларына багышланган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә Белоруссия продукциясен һәм эшлекле даирәләргә хезмәтләр күрсәтүне презентацияләүгә юнәлдерелгән Made in Belarus Online виртуаль махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен ачачак.
Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, әлеге программа буенча техника сатып алу өчен татарстанлылардан агымдагы елның апреленнән башлап 400дән артык заявка кергән.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген Буа, Кайбыч, Чүпрәле районнары буенча 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 8123 бала 10 мең сум күләмендә акча алган.
Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 81 млн. 230 мең сум тәшкил иткән.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап эшләүче 161 200 татарстанлы хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау белән мәшгуль. Аларның 82% ы кәгазь вариантны саклап калырга, ә 18% ы электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә карар кылган
2 июньдә ТНВ телеканалында «Манзара» иртәнге мәгълүмати-танып-белү программасында Татарстан Росреестры эксперты Алсу Сафина онлайн-интервью бирәчәк.
«Манзара» программасын «ТНВ» телеканалында 6.00 сәгатьтә Татар телендә карагыз. Программаның кабатлануын «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында 16.10 сәгатьтә карарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Яшь буалыларны һәм аларның әти-әниләрен иң шатлыклы, якты, җәйге бәйрәм белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов тәбрик итә.
Татарстанда «Безнең фермер» дигән уникаль кибет ачылды. Мәйданчык ваклап сәүдә итүгә исәпләнгән һәм В2В форматында эшләячәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сәүдә мәйданының эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.