ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда икмәкнең социаль төрләрен җитештерүче икмәк пешерү предприятиеләрен субсидияләү лимиты арттырылган. Аларга 1 сортлы ак икмәк, «Сельский» һәм «Дарницкий», яки билгеләнгән рецепт буенча пешерелгән башка төр икмәк керә.

Әгәр элек ипи пешерүчеләр сатылган социаль ипинең 1 килограммына 3 сум исәбеннән субсидия алса, 2 кварталдан субсидия суммасы 4,5 сум тәшкил итәчәк. Әлеге чара бу категориядәге икмәк-күмәч продукциясенә бәяләр үсешен булдырмауга юнәлдерелгән.

Күчемсез милекне арендалауга ничек ташлама алырга ?

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) 3 яшькә кадәрге балалары булган яки ана капиталына ия булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү бирә.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, ана капиталына ия яки хокукы булган Россия гаиләләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә - агымдагы елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Буа районында бу акчалар 600дән артык гаиләгә каралган. Бүгенге көндә 705 гариза бирелгән, шуларның 99 ы – баш тартучылар, 554 е – канәгатьләндерелгән, 52 се – каралуга куелган.

 

2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буынының шәхси истәлеген саклау буенча «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак.

Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала, #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән постны бастыра ала

Форматы: Фото һәм видео

"Татарстанда Үлемсез полк Онлайн" акциясендә катнашу өчен :

 

1. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары яки якыннары турында мәгълүмат һәм фото әзерләргә.

 

2. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының портретын кулланып фото яки видеоролик ясарга.

 

3. Текстны постка әзерләргә. Текст үз эченә алырга тиеш:

Бөек Ватан сугышы ветераны белән бәйле шәхси тарих

Бөек Ватан сугышында катнашучы турында кыскача мәгълүмат (исеме, фамилиясе, гаскәрләре яки эшчәнлеге, сугышта катнашу еллары), булган очракта, башка кызыклы мәгълүмат)

4. ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрендә постны бастырырга.

5. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштырырга кирәк

Бүген Россия Федерациясе Янгын сагы көне!

Буа муниципаль районының янгынга каршы хезмәтенең барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Янгын сүндерүчеләр һөнәре — чын мәгънәсендә батыр һөнәр, ул күптән бөтенхалык хөрмәтенә лаек. Бу чын ир-атлар һәм чын профессионаллар эше. Экстремаль шартларда эшләү Сезгә аерым таләп куя-кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге белән бәйле карарларны тиз арада кабул итә белү. Осталык, кыюлык, батырлык, куркусызлык, беренче чакыру буенча ярдәмгә килергә әзерлек, катлаулы ситуацияләрдә көйле гамәлләр кыла белү соклану һәм хөрмәт уята.

Бүгенге көндә районда янгын сагы гарнизоны штатында 54 кеше исәпләнә. Быел алар 16 янгын сүндергән, ә узган ел 54 янгын сүндерүдә катнашкан. Аларның фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен район халкы исеменнән эчкерсез рәхмәт бүләк булып тора.

Сезнең көндәлек киеренке хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Югары һөнәри осталыгыгыз, ныклыгыгыз һәм максатыгызга тугрылыгыгыз, куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итүгә ярдәм итәр һәм гадәттән тыш хәлләрдә ышанычлы яклану булыр дип ышанам. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның кайгыртуын һәм аңлавын, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм гади кеше бәхете телибез.

Хрмәтле салым түләүчеләр!

2012 елның 29 июнендәге 97-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан йөкләнгән керемгә (ЕНВД) бердәм салым рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

ЕНВД кулланган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин:

* салым салуның гадиләштерелгән системасына.

• үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда 15 хезмәткәрне җәлеп итүче шәхси эшмәкәрләр салым салуның патент системасына күчәргә мөмкин;

• ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр һөнәри керемгә салым куллануга күчәргә мөмкин.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәтелгән режимнарны кулланганда ЕНВД (оешмалар табышына салым (НДФЛ), өстәмә кыйммәткә салым, оешмалар (физик затлар) милкенә салым кебек үк салым түләүдән азат ителәләр.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәүне дәвам итәргә.

Элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә:

- туганнарга, дусларыга барудан тыелырга, аларны үз йортыңда кабул итмәскә;

- компаниядә тыгыз аралашудан, урамда йөрү һәм пикниклардан баш тартырга;

- хроник соматик авырулар белән (60 яшьтән өлкәнрәкләр) риск төркемнәрендә булган затларны куркыныч астына куймаска;

- аралашу һәм бәйрәм белән котлау өчен заманча дистанцион элемтә чараларын кулланыгыз.

Җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт Думасының хисап комиссиясе рәисе, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Гыйльметдинов Илдар Ирек улы сайлаучылар белән электрон почта аша эшли. Районның һәр кешесе үз соравын gilmut16@mail.ru адреслы электрон почтага ирекле рәвештә яза ала.

Гадиләштерелгән формада дача амнистиясе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булуын дәвам итә, дип искәртте татарстанлыларга ведомство экспертлары һәм дачага хокукны ничек теркәү турында сөйләделәр.

Россиядә дача амнистиясен узган ел озайтканнар, әмма аның кайбер аермалары бар. Гражданнарга, алдагы дача амнистиясеннән аермалы буларак, быелгысы бакчачылык өчен җир кишәрлекләрендә төзелгән күчемсез милек объектларына гына кагылды.

Төзелешкә хокукны рәсмиләштерергә теләгән җир кишәрлекләренә ия булучыларга җир документын һәм төзелешнең техник планын тапшырырга кирәк. Техник планны әзерләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул объектка декларация яки проект документациясе нигезендә техник план төзиячәк. Теркәү органына КФҮ аша документларны шәхсән, почта аша һәм электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Шулай ук хокукны теркәү өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак.

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасын гамәлгә ашыруны озайтты. Хәзер ул 2025 елга кадәр эшләячәк.

Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан аграрийларга күрсәтелә торган барлык дәүләт ярдәме төрләре дә дәвам иттереләчәк. Болар-үсемлекчелек, терлекчелек, ит терлекчелеген үстерү, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәм итү, техник һәм технологик модернизацияләү, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International