Ел саен 15 мартта халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Мәгърифәтчелек чаралары бөтен дөнья буйлап, шул исәптән Россия Федерациясендә дә уза.
Хөрмәтле Буа муниципаль районы көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
2020 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан кулланучылар өчен «The Sustainable Consumer» - «Рациональ кулланучы» девизы астында «кайнар линия» телефоны оештырылды .
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне Сез кайнар линия телефоны аша ала аласыз: Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге 8( 843) 221 90 16, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә 8( 843) 714 58 78, шулай ук Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә 8( 843) 743-29-93
Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә Буа ш. Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча 2020 елның 19 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Роспотребнадзор яңа коронавирус йогышын (COVID-19) профилактикалау буенча киңәшләр бирде.
Балалар һәм наркотиклар.... Бу хәзерге җәмгыятьтә иң куркыныч күренешләрнең берсе. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, күп санлы бәхетсезлек – үлем һәм җинаятьләр нәкъ менә наркотикларга бәйле. Билгеле булганча, наркомания- ул иң чын чир. Теләсә нинди авыру буларак, наркоманияне булдырмый кала белергә кирәк.
2020 елның 13 мартында «Җирлекара үзәк китапханә» Буа ветеринария техникумы студентлары өчен “ЮК дип әйтә бел” исеме астында прокуратура, медицина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре белән очрашу уздырды.
Медицина хезмәткәре «Наркотиклар турында бөтен дөреслек» дигән темага әңгәмә үткәрде. Прокуратура хезмәткәре яшүсмерләр арасында наркомания проблемасының кискенлегенә игътибар итте, полиция бүлекчәләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә ачыкланган җинаятьләр статистикасы турында сөйләде, наркотикларга бәйле гражданнар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук прокурор ярдәмчесе үсмерләргә наркотиклар сатып алу, саклау, җитештерү һәм сату өчен җәза бирү турында да мәгълүмат бирде.
Китапханә хезмәткәрләре наркоманиягә каршы социаль роликлар карауны оештырдылар. Очрашу ахырында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү
бүлеге белгече балаларга «Сайлау һәрвакыт синең артында» дигән темага буклетлар таратты.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, наркотикларга тискәре караш формалаштыралар, үзләренә карата абруйлары һәм ихтирамлы мөнәсәбәт уята.
Бүген Буада 2000-2002 елгы яшүсмерләр һәм яшьүсмер кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге старт алды.
Рациональ, балансланган, тулы кыйммәтле, сыйфатлы һәм куркынычсыз туклану гармонияле үсеш, физик һәм нерв-психик үсеш, эшкә сәләтлелекне һәм өлгерешне арттыру, физик һәм акыл үсеше, балалар һәм яшүсмерләр организмының барлык яшь чорында балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле шарт булып тора.
Буада шәһәр эчендәге юлларны ремонтлау белән "Дорсервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы шөгыльләнәчәк. Асфальт-бетон катламын җәю һава шартлары җылыну белән башланачак.