ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Боерган урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары авыл китапханәсенә ил, республика, авылның тарихи үткәне белән танышу өчен “Боерган авылы документларда һәм фотосурәтләрдә " дип исемләнгән тарихи сәгатькә килделәр. Китапханәче балаларга 1920-2020 еллар аралыгында кече Ватаныбызда булган вакыйгалар турында сөйләде. Укучылар диварга эленгән тарихи фотосурәтләрне җентекләп, зур кызыксыну белән карады. Сөйләшелгән истәлекләрне хәтердә калдырып, яшь буынга әлеге тема буенча бай эчтәлекле презентация дә тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Буа муниципаль районында булды. Аның сәфәренең төп максаты-2019 елда министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә үткәрү һәм 2020 елга бурычлар кую, шулай ук 2019 ел өчен күмәк шартнамәләрнең үтәлешен карау һәм 2020 елга шартнамәләр төзү яки озайту иде.
Киңәшмә башланыр алдыннан Равил Кузюров Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты. Очрашу кысаларында алар урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Буа шәһәре Лицей - интернатының (сәләтле балалар мәктәбе) 10 сыйныф укучылары Н.Игошина һәм Р. Гафарова инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты җиңүчеләре булдылар. Укытучылары Э.Ф. Әбҗәлилова. Укычыларны һәм укытучыларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә айлык хезмәт хакының (өстәмәләр, өстәлмәләр, премияләр һ.б.), бу чорда тулысынча эш вакыты нормасын эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән гомуми суммасы билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Янтуган урта мәктәбендә яшүсмерләр белән очрашу үткәрделәр.
Белгечләр яшь буынга авыр, кырыс сугыш чоры турында сөйләделәр, Таня Савичева көндәлегендә сакланган блокадалы Ленинград турындагы хатирәләр белән таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңладылар, аларның берсе дә бу еллар афәтенә битараф калмады.
Мондый чаралар яшьләрдә патриотизм, Бөек тарихи халыкның үткәненә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән гаризалар җыюны дәвам итә.
2019 елда республика бюджетыннан 1:2 нисбәтендә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренең эчке инфраструктура объектларын ремонтлауны финанслашуга 83,6 млн сум бүлеп бирелгән. Бакчачыларның 32,8 км суүткәргеч, 19,4 км эчке юлларны, электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга тотылган чыгымнары капланган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.
Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» масштаблы проектында тавыш бирү башланды. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" матбугат агентлыгы.
21 февральгә кадәр теләгән һәркем легендар бренд өчен тавыш бирә ала. Үз фикереңчә, легендар дип санаган брендка тавышны сылтама буенча бирергә мөмкин.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын ала алалар. Бу акчаларны чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.
Агымдагы елда гектарына 70 килограммнан артык тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечләр булган районнарга активлашырга кирәк.
Тулаем алганда, республика буенча 15 гыйнварга тәэсир итүче матдәгә 54 682 тоннадан артык яисә 19,5 кг тәэсир итүче матдә сатып алынган, бу 2019 ел күрсәткечләреннән бераз югарырак. Узган елның шушы датасына республикада тупланган ресурслар гектарына 17,1 кг д.в. тәшкил иткән.
2019 елда Татарстанда Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районның Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узды. Бу хакта 17 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары « Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасы буенча «баланы ничек бар шулай кабул итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты-ата-аналарда балага карата адекват позиция формалаштыру.
Белгечләр тарафыннан баланың нормаль үсешенә йогынты ясый торган фундаменталь кеше ихтыяҗларының роле турында лекция укылды. Шулай ук ата-аналар белән балалар мөмкинлекләре һәм ихтыяҗлары турында берничә психологик күнегүләр үткәрелде.