Дуңгызларда африка чумасы - йорт һәм кыргый дуңгызларда югары контагиоз вируслы авыру. Дуңгыз балалары вирусны йоктырганда үлем 100% тәшкил итә. Вирус бик тотрыклы. Термик эшкәртүгә дучар ителмәгән барлык дуңгыз продуктларында да саклана. Зарарланган азык, аслык, тирес, үләксәләр һәм терлек чалу продуктлары (ит, ит продуктлары, кан), шулай ук талпаннар аша тапшырыла. Авыруның беренче билгеләре: 1. температура 41,5-42 градуска кадәр кискен күтәрелә. 2. аппетитның кимүе, 3. мускул көче кимү( парезлар), арткы кул-аяклар параличы 4. ашкайнату процесслары бозылу 5. тиредәге клетчаткадагы тире асты шешәләре, кан агымнары. 6. хайваннарның кискен үлеме. Кызганычка каршы, бу чирне дәвалау һәм профилактикалау чаралары юк. Исегездә тотыгыз! Дуңгызларда африка чумасы йоктырмасын өчен терлек азыгының сыйфатын, хайваннарның иммун системасы торышын күзәтеп торырга кирәк. Биналарда дезинфекция, дератизация үткәрергә. Дезинфекцияләнмәгән яңа инвентарьны да кулланырга ярамый. Терлек азыгын дуңгыз африка чумасы теркәлмәгән төбәкләрдән сатып алырга кирәк. Терлек азыгын ашатыр алдыннан термик эшкәртү үткәрергә. Дуңгызларның башка терлек-туар, күрше фермалар, хуҗалыклар белән элемтәгә керүенә юл куймаска кирәк. Дуңгызларны берникадәр вакыт карантинда тотып, хәйваннарны ветеринария документлары белән генә сатып алыгыз.
2019 елның 3 июненнән 2020 елның 29 февраленә кадәр Федераль салым хезмәте «физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " 2015 елның 8 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларациянең өченче этабы кысаларында махсус декларацияләр кабул итә.
Декларант шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша теләсә кайсы территориаль салым органында яки Россия Федераль салым хезмәтенең үзәк аппаратында махсус декларация тапшырырга хокуклы.
Декларация ике нөсхәдә бирелә.
Хөрмәтле оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре!
Җайга салынулы оешмаларның 2020 елның I-II кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе өчен материаллар әзерләү кысаларында Сезгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетына (алга таба-Дәүләт комитетына) 2020 елның 17 февраленә кадәр2019 елгы эш йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең көтелгән күрсәткечләре турында мәгълүматны Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы һәм торак- коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның Бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша (ЕИАС) ЕИАС шаблоннары форматында
Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Закон һәм кыйммәтләр» программасы буенча «Балигъ булмаганнарның хокукый җаваплылыгы»темасына төркемле дәресләр үткәрделәр. Чаралар Кайбыч һәм Кыят урта гомуми белем бирү мәктәпләренең социаль участокларында узды.
Чараның максаты - балаларның үз гамәлләре өчен хокукый грамоталылыгын һәм җаваплылыгын арттыру, яшүсмерләрдә булган хокук бозулар өчен җаваплылык турындагы күзаллауларны актуальләштерү.
Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди еллардан башлана һәм төрле җинаятьләр кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды бу әңгәмәдә. Очрашуда алган белемнәрен балалар «Балигъ булмаган балалар хокукый җаваплылыкка тартыламы?» дигән дискуссия барышында ныгыттылар. Чара ахырында «яшүсмерләр арасында хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән социаль ролик күрсәтелде. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белән таныштылар һәм әлеге тематика буенча белешмәлекләр алдылар.
Әлеге чараларны башка мәктәпләрдә дә системалы уздыру районыбыз яшьләре арасында хокукый җаваплылыкны тоюны арттырыр иде дигән уйда калабыз.
Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләрен беренче гомумшәһәр планеркасына җыйды. «Эшлекле дүшәмбе»дә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, алдагы көннәргә бурычларны билгеләделәр.
«Эшлекле дүшәмбе»не традицияне дәвам итеп бүләкләү тантанасыннан башладылар. Үз хезмәтләрен нәтиҗәле башкаручыларны барлаганнан соң, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Хәсәновның Буа районындагы һәм Буа шәһәрендәге оператив хәлләр турындагы чыгышы тыңланды. Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев үзара салым акчаларын җыю буенча эшне оештыру турында мәгълүмат бирде. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев шәһәрнең Яңа ел бизәлешенә йомгак ясады һәм инде киләсе 2021 елга шәһәрне бәйрәмчә бизәү планнары белән уртаклашты.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районында Буа үзәк хастаханәсе, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны хастаханәгә автотранспорт белән китерү буенча эшне дәвам итә. Бу эшнең максаты - планлы дәвалау-диагностика чараларын, диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен тормышка ашыру.
Өлкәннәрне «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре хастаханәгә «социаль такси»LADA KUB моделе автомобилендә план-график нигезендә озата бара.
2019 елда барлыгы 1 345 өлкән яшьтәге гражданга әлеге хезмәт күрсәтелгән. Ә 2020 елда бу саннарны арттыру максаты, 65 яшьтән өлкәнрәк булган 3 732 кешене Буа үзәк хастаханәсенә озату планлаштырылган.
2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан җир законнарын үтәү буенча 9 меңнән артык тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 8 мең ярым очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта ачыклану күрсәткече элеккечә югары дәрәҗәдә кала бирә. Шулай ук җир законнарын бозу очракларын бетерү күрсәткече дә югары дәрәҗәдә саклана -98% тан артык.
2020 елның 1 гыйнварыннан:
- хисап бирү бурычы гамәлдән чыгарылды;
- еллык бухгалтер хисабы салым органнарына электрон документ рәвешендә электрон документ аша гына тапшырыла.
Электрон документ әйләнеше операторлары Исемлеге Сезнең Инспекциянең мәгълүмат стендында урнаштырылган.
Әгәр сез кече эшмәкәрлек субъекты (исемлек буенча уртача саны 100 кешедән артмаган һәм керем 800 млн сумнан да артмаган) икән, бухгалтерлык хисабы Сезнең тарафтан тапшырыла:
2020 елда-электрон документ рәвешендә-электрон документ әйләнеше операторы аша яисә кәгазь документ рәвешендә;
2021 елдан - электрон документ әйләнеше операторы аша гына .
2019 елда Татарстанда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Кудряшов хәбәр итте. Киңәшмәне республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин уздырды.
"2019 ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләр тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил итте. Ел дәвамында дүрт район — Чистай, Менделеевск, Ютазы, Актаныш районнары буенча динамиканың югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә. Ел нәтиҗәләре буенча алар барысы да йөз процент күрсәткечләргә иреште», — дип искәртте «Татар-информ» матбугат агентлыгы Владимир Кудряшов чыгышын.
Буа муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә Идел алды зонасы семинар-киңәшмәсе узды, анда «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Ю.В. Еров Ю. җитәкчелегендә җиде районның орлыкчылык хуҗалыклары катнашты. Семинарның темасы «2020 елда оригиналь элиталы орлыкларны җитештерү һәм сату үзенчәлекләре». Бу чарада орлыкчылык хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы формированиеләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.